Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Стихи на татарском языке (16+)

Дата написания:
17.03.2024

Инсур МӨСӘННИФ
ГОМЕРЛЕК СУГЫШ

Тагын кайтты тимер табут безгә,
Чираттагы... инде ничәнче...
Тагын тели барча якыннары:
“Аллакаем, түзем бирсәңче...”

“Аның өчен сугыш тәмамланды,
Ул – бәхетле”, – диләр... Дөрестер.
Әмма, ныклап уйлап караганда,
Дөрес түгел кебек ничектер...

Дата написания:
08.03.2024

Инсур МӨСӘННИФ
ӘНКӘЙЛӘРНЕҢ ҮГЕТ-НӘСЫЙХӘТЕ

Сәфәр чыксам, әнкәй, мәрхүмәкәй,
Әйтә иде миңа карап бер:
«Юлда, улым, төрле кеше очрый,
Алдың-артың, зинһар, карап йөр».

Тагын өсти иде: «И Илаһым,
Дошманнарга рәхим-шәфкать бир...»
«Кеше ризыкларын насыйп итмә,
Хәләл ризык, хәләл нигъмәт бир»

Дата написания:
07.03.2024

Инсур МӨСӘННИФ
АЛДАП, КАЧТЫҢ...

Озатырга чыккан идем –
Аерыла алмадым.
Бераз гына озатам, дип,
Күз дә йоммый алдадым!

Ничек итеп аерылыйм –
Син шундый гүзәл идең!
Нинди михнәт китерсәң дә,
“Ыһ” дими, түзә идем!

Дата написания:
03.03.2024

Инсур Мөсәнниф
Язмыш һәм җәза...

Язмышны күктә язалардыр...
Тик безгә төшә җәзалары...
25.07.2017.

Дата написания:
03.03.2024

Инсур МӨСӘННИФ
ЕЛЛАР

Бик картайган инде бабай,
Биле дә нык бөкрәйгән,
Җыерчыклар бозган йөзен,
Аяклар да кәкрәйгән:

Әйтерсең лә, алты потлы*
Зур гер салган җилкәгә...
Менә-менә авар төсле
Хәтта талгын җилдә дә...

Дата написания:
25.02.2024

Инсур МӨСӘННИФ
ЯЗ ҖИТӘ

Бүген Кояш аяз күктән
Җылы, матур карады!
Сизелә бит яз җиткәне –
Кышкы юллар карайды.

Күз алдыма китердем дә
Барлык пычрак агарны,
Хәтта шушы уйдан гына
Минем күңел агарды!
25.02.2024

Дата написания:
12.01.2024

Инсур МУСАННИФ
ЯШЬЛЕГЕМ БОЛЫНЫ

Уйларымда кайттым әле
Яшьлегем болынына...
Болын тулы гөл-чәчәктер –
Табарсың ярыңны да...

Эзләп шулай яшьлек эзен,
Болынны мин буйладым...
Тап-такыр болын күреп,
Шашынды хис-уйларым.

Дата написания:
08.02.2024

Инсур МӨСӘННИФ
ТӘМУГТА ДА КАТЫ МӘХШӘР, ДИЛӘР...

Тышта буран, күз ачарлык түгел...
Бер чыгармын, буран һил булгач*.
Җил-давыллар уйный күңелдә дә,
Бөтен дөнья тулы җил булгач.

Дата написания:
23.03.2023

Инсур Мөсәнниф
ВАТАН КАЙДАН БАШЛАНА?
(Автобиографиямнән берничә юл)

С чего начинается Родина?
Михаил Матусовский.

Дата написания:
20.11.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ТОМАН

Бүген иртән тагын томан төшкән...
Берни күрмим «пәрдә» артыннан.
Күзем текләп, карыйм офыкларга...
Офык бер хәл... күрмим якыннан!

Томан артларында ниләр бар да,
Кемнәр нишли, нинди эш кыла?
Ялгыз калдым кебек бу дөньяда...
Була бит ул шулай еш кына...

Дата написания:
12.01.2024

Инсур МӨСӘННИФ
КӨН ДӘ БӘЙРӘМ ӨЕМДӘ

Оныкларым чыршы куйды
Яңа елның алдыннан.
Ясалма гына булса да,
Бәйрәм төсе табында.

Алар китте, чыршы калды
Тәрәзәмнең төбендә.
Инде ничә көн узса да,
Бәйрәм кебек өемдә.

Дата написания:
25.12.2023

Инсур МӨСӘННИФ
КИЧКӘ КӨТ,
яки КАРТЛАР ГЫЙШКЫ
Шаяру

Дата написания:
27.10.2023

Инсур Мөсәнниф
ӘНКӘМ ГӨЛЕ

Әнкәй, син юк инде күптән... күптән...
Үтеп китте ике дистә ел...
Әмма хәтер сине исән саклый,
Һәр киңәшең, сүзең истә гел...

Гөл үстерә идең, төрлесеннән,
Сулар сибә идең иртәнчәк.
Ниләр уйлап сиптең? Мин белмәдем –
Ниләр алып килер киләчәк...

Дата написания:
03.07.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ТӘКЪДИР

Карыннан ук тәкъдир беркемгә дә
Әзерләми юлның “кәттә”сен.
Тар бишектән тап-тар кабергәчә
Ходай сызган юлны үтәсең.

Кая бала чакта, хәтта олыгайгач (!),
Беркем белми ниләр көтәсен.
Нидер өмет итеп каршылыйбыз
Һәрбер көннең алсу иртәсен...

Дата написания:
09.02.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ДӨНЬЯ – КУЛАСА

Бу дөньялар нәкъ куласа:
Бер әйләнә, бер баса.
Бер болгана, бер тулгана,
Тагын китереп баса.

Дата написания:
28.05.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ТАМАША

Замана, замана...
Кланнар талаша,
Кланнар алыша,
Кланнар сугыша,
Үзе бер “тамаша”.

Көтәргә талашны
Була ул кайдан да
Тормышта.
Шулай ук...
Әдәби мәйданда.

Дата написания:
07.05.2023

Инсур МӨСӘННИФ
УТЫР ӘЛЕ, БЕР СӨЙЛӘШЕП АЛЫЙК...

Утыр әле, бер сөйләшеп алыйк,
Тормыш хәле, дөнья турында.
Әнә, күктә ерак яшен яшьни...
Барысы да Аллаһ кулында.

Көн артыннан көннәр уза тора...
Кышлар уза, җитә җылы яз.
Алмагачлар шау чәчәктә тагын.
Ә йөрәкме... анда тулы наз.

Дата написания:
10.02.2023

Инсур Мөсәнниф
МИНЕМ ӨЛЕШ, СИНЕҢ ӨЛЕШ...

Ничә тапкыр инде дошман
Ил чигендә?
Әмма дошман җиңелер ул,
Юк шигем дә!

Ярдәм итәр идем дә бит,
Соң, ни эшлим?!
Каян алыйм Алып кебек
Мин ул көчне?!

Дата написания:
24.04.2023

Инсур МӨСӘННИФ
МИНЕМ ПАРЫМ-СЫҢАРЫМ
Уены-чыны бергә

“Йөрмә болай ялгыз, – диләр, –
Булмый булмас тиң парың.
Җир йөзендә һәркемнең дә
Була бит ул сыңары.

Ялгыз кеше – бәхетсез ул,
Яртылаш тик – булса да.
Хәтта муллык сөендерми,
Өелепләр торса да”

Дата написания:
09.02.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ӘЛЕГӘ ҖИРДӘ КАЛАМ!
Әкияттә дә хакыйкать бар, яки Әкият тә тормыштан алынган (үзем әйткән әйтем).

Аллаһ күктән нык кисәтте:
– Ашык һәм... яз, яз! – диеп. –
Әҗәл сиңа күптән инде
Казый тирән баз, – диеп.

Дата написания:
31.03.2023

Инсур МӨСӘННИФ

ШИГЫРЬЛӘРЕМ – ӨМЕТЕМ

Гади сүздән тезгән, җаным өзгән
Шигырьләрем – бар булмышым;
Уттан суга, судан утка салган
Шигъри юллар – бар торышым.

Гади генә сүзләр шигъри юлга
Әверелсен өчен ни кирәк?
Бу дөньяны матурларга теләп,
Янган, көйгән шагыйрь – мин кирәк.

Дата написания:
29.03.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ТОРМЫШ – СИРАТ КҮПЕРЕ

Бәхетсезмен, дию ярамыйдыр,
Ходай каргар, диеп, куркамын.
Тик бәхетсез генә булмый кеше,
Куймый Алла һәрчак аркасын.

Бәхет, хәсрәт килде аралашып –
Хас та якты көн һәм кара төн.
Әйтерсең лә, көн аралаш кидем
Ап-ак күлмәк һәм... кап-кара тун.

Дата написания:
25.03.2023

Көлегез, файдасы бар, белегез!

Инсур МӨСӘННИФ
БУТАЛДЫ БУ ДӨНЬЯ...
Уены-чыны бергә

Элек: “Дөнья асты өскә килде”, –
Диләр иде картлар, уфтанып.
Ә хәзер без: “...өсте аска килде”, –
Дибез, сүгеп яки сызланып...

Дата написания:
24.03.2023

Инсур МӨСӘННИФ
КАРТЛЫГЫМНЫҢ ЯШЬЛЕГЕ

Автордан. Бу шигырьне яза башлаганда фикерләрем бөтенләй икенче кебек иде. Тик уйларым (Аллаһы Тәгалә?) әллә кая алып кереп китте дә, уйлаганым-ниятемнең киресе диярлек килеп чыкты! Валлаһи-билләһи газим-икмәктер!).

Дата написания:
15.02.2023

Инсур МӨСӘННИФ
СӨЮ УТЫ

Синсез яшәү – миңа тәмуг,
Газап утлары өтә,
Яшим бары бер күрүне
Зарыгып көтә-көтә.

Көтә белү – үзе бәхет,
Сөйгәннәр көтә белә.
Минем өчен кояш балкый
Айлы кич җитсә генә!

Дата написания:
11.01.2023

Инсур МӨСӘННИФ
АТАЙСАЛЫМ

Атайсалым – Башҡортостан,
Атайсал – тыуған яғым,
Бер(е)һе булһа, оло Ватан,
Кесеһе – ҡала, ауыл!

Атайсалдың гүҙәллеге
Һоҡланғыс көн-төнөн дә:
Күлдәрендә аҡҡош йөҙә,
Бөркөт оса күгендә;

Дата написания:
11.01.2023

Инсур МӨСӘННИФ
«ЗАМАНДАШ» ГИМНЫ

«Замандаш»лар – алга, алга!
Замана алга дәшә.
«Замандаш»лар күңелләргә
Изгелек нуры чәчә.

Уйларында зур хәстәрлек,
Тынгы белми беркайчан –
Зур эшләр көтә алардан
Кече һәм олы Ватан.

Дата написания:
09.02.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ЕЛГА БЕР КИЛГӘН ГҮЗӘЛЛЕК
Ир-егетләр бакчасына таш

Гүзәллекне яратамын –
Гүзәллеккә гашыйкмын.
Шуңа ошбу гүзәл Җирдән
Мин китәргә ашыкмыйм.

Гүзәлләргә дә сокланам –
Биргәч, бирә бит Ходай!
Читтән генә сокланамын –
Азгын түгел мин болай...

Дата написания:
23.02.2023

Инсур Мөсәнниф
ВӘСВӘСӘ...*
Я могу устоять против всего, кроме искушения.
Оскар Уайльд, ирландский писатель.

Бу дөньяда вәсвәсә күп.
Адым саен – вәсвәсә!
Коткы, диләр, нәфес, диләр...
Мәгънәсе бер ләбаса!

Дата написания:
23.02.2023

ФИКУС

Дата написания:
14.02.2023

Инсур Мөсәнниф
ОНЫТ...

Карыйм көзгегә:
Бу минем йөзме?!
Ямьсез күрсәтә,
Ваттым сөмсезне!

Ватуын ваттым...
Булды – мең көзге!
Хәзер күрсәтә
Ямьсез мең йөзне!

Сабагы шулдыр:
Булса бер үпкәң,
Меңләтә артыр –
Оныт, күпертмә!
10.02.2023

Дата написания:
09.02.2023

Инсур Мөсәнниф
КЕМ КЕМНЕ?

Дата написания:
10.02.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ЧАРАСЫЗЛЫК

Көн дә, иртән, киләм тәрәзәгә,
Еракларга карыйм омтылып.
Агачларга, җиргә, күккә карыйм,
Яз күрергә анда ымсынып.

Юк әле, юк, җирдә ак кар һаман
Хуҗа булып ята, иркенләп.
Ята җәйрәп, мине мәхрүм итеп
Шау чәчәкле язның күркеннән.

Дата написания:
08.02.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ВАСЫЯТЕМ
Уены-чыны бергә
Ир-атның бөтен бәласе хәмердән...
Үзем әйткән әйтем.

Әгәр ир-ат үлде исә,
Китә гайбәт, и Алла:
“Хи-хи, эчеп үлгәндер ул,
Башка сәбәп бар мәллә!”

Дата написания:
06.02.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ЮРАГАНЫ ЮШ КИЛДЕ

Яшь егеткә чегән кызы
Шулай диеп юрады:
«Судан булыр синең үлем,
Утыз тулыр нибары...»

...Егетебез юраудан соң
Судан каты шөрләде,
Буага да, елгага да,
Куркып, якын килмәде.

Дата написания:
25.01.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ӨЧ КАЕН

Өч каен арасына кереп,
Көтмәгәндә, адаштым.
Горурлыкка баш булмыйча,
Юл беләм, дип алдаштым.

Ярый әле, аңга килеп,
Акыл белән аңлаштык.
Аннан инде дөрес юлны
Зирәкләрдән сораштым.

Дата написания:
19.01.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ДӨНЬЯ ХӘЛЛӘРЕ,
яки Брежнев Бабайны сагыну

Дөньяларга бер бактым да,
Үткәннәргә күз аттым.
Бу дөньялар кая бара?
Тора-торып шаккаттым.

Дөньяларны рәткә салган,
Шул бабайны сагындым.
...Кемдер көлде. Үлеп киткәч,
Өннәре тиз тыгылды.

Дата написания:
14.01.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ШИГЪРИЯТ БРЕЖНЕВЫ

...Ил кичерде төрле хәлләр,
Ленин бабайны күмгәч...
...Тормышка кот керде бераз
Кадерле Ильич килгәч.

...Ул елларда совет халкы
Властьны орышмады,
Басып урам чатларына,
Хәер дә сорашмады...

Дата написания:
15.01.2023

Инсур Мөсәнниф
САЛКЫН

Гыйнвар, гыйнвар….
Тышта салкын
Нибары ун...
Тик күшегәм.
Йөрәгемне илле, алтмыш... җитмеш
Градуслы салкын өшетә.

Дата написания:
08.11.2022

Инсур Мөсәнниф
БАШКИРИН
Рус түгелмен, ләкин россиян мин...
М.Кәрим.

Башкорт түгелмен мин, әмма башкирин мин...
Туган чакта шулай язганнар...
Мин-сабыйдан һич тә сорап тормаганнар,
Чөнки “өстән” шулай кушканнар.
Үтәгәннәр, сүзсез, куштаннар.

Дата написания:
15.01.2023

Инсур Мөсәнниф
ТУМЫЙ КАЛГАН ШИГЫРЬ

Әллә нәрсә булды – хәтер начар...
Бер уй чагылды да – оныттым!
Ә бит матур яңа – сабый шигырь
Туа алыр иде, и, чуртым!

Әйе, һәрбер яңа шигырь миңа
Яңа туган сабый шикелле.
Үсеп, буын ныгытырмы икән,
Менә мон(ы)сы инде икеле...

Дата написания:
12.01.2023

Инсур Мөсәнниф
ҖИЛӘК ҖЫЙДЫМ...

Сәхрәләргә чыктым... Җиләк җыйдым,
Учлап түгел, чүпләп, берәмләп.
Түгел идем анда бер ялгызым –
Күпләр йөрде, көлеп... сөрәнләп...

Җиләк җыйдым шулай – берәмтекләп,
Чиләк тулулары сизелде...
Әмма кайчак, чиләк кинәт авып,
Чәчелде дә... җиләк изелде.

Дата написания:
11.01.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ИКЕ ЙӨЗЛЕ

Дөньяларның асты өскә килде,
Үзгәрмәде бары ике йөзле...
Көндез: “Эчмәгез!”, – дип, нотык укый...
Кичен, кайткач, үзе салмый калмый,
Ким дигәндә, “дүртәр-бишәр йөз”не:
Нотык укый торгач, беткән көче...
10.01.2023

Дата написания:
11.01.2023

Инсур МӨСӘННИФ
БАЛАЧАК ҺӘМ... СУГЫШ

Әй, балачак, калса да ул ерак,
Төшә тора һаман хәтергә.
Кеше хәтеркәе шундый кызык...
Белмим хәтта ниләр әйтергә...

Дөрес, өзек-өтек алар, тик барыбер
Булган, димәк, истә калырлык.
Роман булмаса да, ну, йөз битлек
Җилле повесть язып булырлык.

Дата написания:
11.01.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ХӘЗЕР ҺӘМ ЭЛЕК...

Булды шундый заманалар: аракыга
Чират була иде “су буе”,
“Алкаш” кына түгел, аегы да
Басып торды анда төн буе.

Хәмер саткан тап-тар тәрәзәгә,
Йөзләп-меңләп, куллар сузылды.
Булды, булды, чират торучылар
Чиратларда хәтта суелды.

Дата написания:
08.01.2023

Инсур МӨСӘННИФ
ТУГАН КӨН...

Дата написания:
04.01.2023

Инсур МӨСӘННИФ
АП-АК КАРЛАР ЯУГАН...

Бүген тагын җиргә тылсым яуган –
Басам бик сак ак кар өстенә.
Сокланырга кала бары миңа
Табигатьнең мәгърур көченә.

Кышлар Җиргә сафлык булып килә,
Каплап китә җирнең чүп-чарын.
Оныттырып тора сыман бераз
Бу Җиһанны баскан аһ-зарны.

Дата написания:
03.01.2023

Инсур МӨСӘННИФ
КАР БАБАЙ,
Яки Кыш бабайның Яңа ел маҗаралары...
Уены-чыны бергә

Кыш бабайсыз – Яңа ел ул
Тозсыз аш белән тиңдәш!
Без дә дәштек Кыш бабайны
Тотканнан соң зур киңәш.

Дата написания:
31.12.2022

Инсур МӨСӘННИФ
ТАГЫН БЕР ЕЛ УЗДЫ...

Таң ата да, кичләр була...
Янә дә бер ел үтте.
Көн-таң атса, өметләнеп,
Алда нәрсәдер көттем...

Күрдем анда нәрсәләрдер,
Күрәсе тагын күпме...
Дошман артты... Дуслар артты...
Булырлар тагын күпме...

Дата написания:
22.12.2022

Инсур МӨСӘННИФ
ДИВАНДА

Шик юк, әйе, бәхет бар ул –
Мин бәхет кошын тоттым!
Лотерея уйный торгач,
Мильён сум акча оттым!

Байларның эш байларча –
Киттем тәүдә Дубайга.
Аннан язылдым Байденга,
Күрешербез бу айда.

Дата написания:
21.12.2022

Инсур МӨСӘННИФ
ТӘҮГЕ СӨЮ
Шаяру катыш

Олыгайган саен уйлар арта...
Чолгап ала хатирәләр.
Арттан калмый алар, ниләр кылма,
Көндез, төнен, кич, иртәләр...

Әмма кызык бер хәл: тәүге сөю,
Искә төшеп, баш катыра...
Нәкъ шул инде гади бер сәбәбе
Йөрүемнең еш аптырап...

Дата написания:
15.12.2022

Инсур МӨСӘННИФ
АЛАРМЫ? ӘЙЕ, НӘКЪ АЛАР...

Малай, кызлар ярда балык тота,
Ә тирәдә бары олылар.
Бала-чага ала шаярып та,
Шуңа ирләр шактый корылар:

– Шаулашмагыз, балык куркытасыз,
Я, китегез башка урынга!
Бу өлкәннәр, ахры, оныткандыр
Ничек үсүләре турында.

Дата написания:
14.12.2022

Инсур МӨСӘННИФ

СӘЯХӘТКӘ ЧЫГАМ
Шаярыш катыш

Мода чыкты – чит илләргә
Сәяхәткә китәләр...
Чит-ятларны баетырга
Акча сарыф итәләр.

(Күп әкият искә төшә...
“Сәяхәтче бака”* да...
Алисаның маҗарасы**...
Радищев – баш калада***).

Дата написания:
12.12.2022

Инсур МӨСӘННИФ
ХУШ – ИСӘНМЕ...

Йорт алдымда каен үсә,
Берәү түгел, берничә.
Бүген тагын исәнләштем,
Хушлашкан идем кичә.

Бәхиллегем бирәмен дә
Шушы ап-ак каенга,
Төнен ятып, күзем йомам,
Уем борып уенга...

Дата написания:
12.12.2022

Инсур МӨСӘННИФ
ДӨНЬЯ ҺӘМ КЕШЕ

Бу дөньяда күп инде ул
Кызыклар, кызганычлар...
Кеше җанын өтеп тора
Әрнүләр, сызланулар...

Бу дөньяда күп инде ул
Көлкеләр, явызлыклар...
Юл чатында көтеп тора
Ялгызлык, ялгышлыклар...

Дата написания:
11.12.2022

Инсур МӨСӘННИФ
ТОРМЫШ БУРАНЫ

Тагын буран... Тагын карлар өйгән
“Каф тау арты”* усал “җеннәре”.
Әллә, янә, бүсеп, тишелгәнме
“Ходайның” “зур” мамык “мендәре”?.

Әле генә һава аяз иде,
Кояш көлә иде, күз кысып.
Көрәкләрне әле генә куйдык...
Каян чыкты буран, котырып?

Дата написания:
09.12.2022

Инсур Мөсәнниф
КАРЫЙМ КӨН ДӘ ЯКТЫ КОЯШКА...

Җан барлыгын галим-голәмәләр
Күптән инде әйтеп калдырган...
Әмма кеше җаны кая китә,
Вафат булгач, кабер казылгач?

Укыган бар: кеше җаны бары
Кояшның ул тик бер очкыны.
Җаннан җанга күчеп, кире кайта,
Җирдә яшәсен, дип, токымы.

Дата написания:
08.12.2022

Инсур Мөсәнниф
УЙЛАР (ДУМЫ)

Кеше шундый: уйсыз тора алмый,
Күң(е)ле нечкә булса, бигрәк тә...
Әллә нинди уйлар уелып китә,
Кошлар сайраса да тирәктә.

Әйе, кеше уйсыз тора алмый,
Ә шагыйрьләр инде бигрәк тә...
Уйлар ирек – каләм, кәгазь даулый,
Кала алмый читлек-йөрәктә.

Дата написания:
09.12.2022

Инсур Мөсәнниф
ТӘҮГЕ КАР ҺӘМ... ТӘМӘКЕЧЕ (18+)*

Иртән торып, карыйм ачык тәрәзәдән...
Барлык дөнья акка төренгән!
Ник бер кара булсын! Я Илаһым, Аллам!
Күктән Җиргә энҗе түгелгән!

Дата написания:
08.12.2022

Инсур Мөсәнниф
КӨТЕЛМӘГӘН КУНАК
Детектив

Беркөн берәү ишек шакый,
Куркып, аптырап киттем.
Беркемне дә көтми идем,
Шуңа калтырап киттем.

Ишек ачсам, бер карт тора,
Чал чәчләре көмештәй.
Җыерчыклар баскан йөзен,
Тормыш бөккән – бирешкән...

Дата написания:
06.12.2022

Инсур Мөсәнниф
БӘХЕТ МИКӘН, ӘЛЛӘ БӘХЕТСЕЗЛЕК...

Туган җирен адәм сайлап алмый:
Туа кеше шәһәр, авылда.
Туу бер хәл, аннан яшәү кирәк,
Бирешмичә барлык давылга.

Тарихта бар төрле вакыйгалар,
Бүген дә ул шул ук – катлаулы...
Газап катыш бәхет, дияр идем
Тормыш юлларыннан атлауны.

Дата написания:
22.11.2022

Инсур Мөсәнниф
БАЛА – БӘГЫРЬ ИТЕ

Үлем түшәгендә ята ана...
Җиткән гомер көзләре...
Балалары яш(е)рен елашалар,
Читкә борып йөзләрен.

Ана өчен бала – бәгырь ите,
Сызлый һәрчак йөрәге.
Үлем түшәгендә булсын,
Кайгыртмыйча түзәме?

Дата написания:
21.11.2022

Инсур Мөсәнниф
КИТМИМЕН МИН

Ни эшләп ятасың монда,
Син Казанга кит, диләр.
Чыгар китап, якташларың*
Артларыннан җит, диләр.

Кая китим?! Көтми мине
Казанда бер кемем дә.
Кем су салыр авызыма
Җаным чыккан көнемдә?

Дата написания:
19.11.2022

Инсур Мөсәнниф
Интернетта сугыш бара...

Замананың шаукымнары шактый хәзер,
Чутлап китсәң, җитмәс кәгазь дә!
Явызлыкның берсе – интернеттыр, анда
Барысы да бар – кекс, вәгазь дә!

Дата написания:
09.11.2022

Инсур МӨСӘННИФ
БӘЛА БАШЫ ХАКЫНДА ХАКЫЙКАТЬ
Уены-чыны бергә

Ир затының бар бәласе нидә –
Кайчак йөри кызыл йөз белән,
Атлый алмый яки төз генә?
Бар бәласе – артык мавыгуда
Исерткеч һәм... хатын-кыз белән.

Дата написания:
09.11.2022

Инсур МӨСӘННИФ
БЕЗ ҮЗГӘРСЕН ӨЧЕН...

Авырлык, я бәла килә калса,
Без Аллаһтан ярдәм сорыйбыз:
– Үзгәрт, – дибез, – зинһар, хәлебезне,
Юкса бетәбез бит, корыйбыз...

Дата написания:
27.10.2022

Инсур МӨСӘННИФ
БЕРЧАК КИТӘ КЕШЕ...

Берчак китә кеше шушы Җирдән,
Йомыладыр якты күзләре.
Аның белән китә мәңгелеккә
Әйтелмәгән җылы сүзләре.

Берчак китә кеше гүзәл Җирдән,
Югаладыр якты эзләре.
Аның белән китә мәңгелеккә
Кылынмаган изге эшләре.

Дата написания:
26.10.2022

Инсур МӨСӘННИФ
БЕЗ НИГӘ ЮЛӘР ТҮГЕЛ?

Нинди кайгы кичермәгән
Бу Җирдә кемнәр генә.
Бер хәсрәтсез яшидер ул
Бары тик юләр генә.

Бер уйласаң, менә алар
Җирдә бит иң бәхетле.
Кайгырмыйлар – чөнки алар
Бу дөньяны аңламыйлар,
Көлсәләр дә нихәтле...

Дата написания:
02.10.2022

Инсур Мөсәнниф
ӘЛЕ КИЧТӘН ГЕНӘ...

Әле кичтән генә каен яшел иде,
Ә иртәнгә инде саргайган...
Кызганмый һәм аямыйча, каты салкын
Матурлыгын аның ник алган?

Җирне әле озак матурлармын, дигән
Өметләргә тулы иде бит...
Усал бу салкыннар кайдан гына килде,
Кичтән генә җылы иде бит?..

Дата написания:
07.10.2022

Инсур Мөсәнниф
Сыйныфташлар очрашуы
Уены-чыны бергә

“Уң булыр – соң булмас!”, – диештек тә,
Алтмыш еллар узгачтын.
Без дә очрашырга булдык әле –
Каткан сөякләрне кузгаттык.

Күпләр вафат инде, шунлыктан да
Чакырдык якыннарын,
Исән икән, хәләл җефетләрен,
Әтиләрен, кыз-улларын...

Дата написания:
16.08.2022

Инсур Мөсәнниф
КЕШЕ ҺӘМ... ЧЕРКИ ЯЗМЫШЫ

Тарсынып бу тынчу дөньялардан,
Тәрәзәмне ачтым җилләргә...
Кай арада кереп тулган черки,
Колак төпләремдә безләргә.

Кечкенәдер, әмма канатлы бит –
Кайсы, каһәр, качып котыла.
Ә син булсаң аннан җитез(е)рәк,
Юк ителә “дошман” – сытыла.

Дата написания:
08.08.2022

Инсур Мөсәнниф
КЕШЕЛӘР ИРТӘН УЯНЫР...

Звёзды нас ждут сегодня -
Видишь их яркий свет.
Люди проснутся завтра,
А нас уже нет...
"Вместе мы не случайно" җыры, "Мираж" төркеме репертуарыннан.

Дата написания:
05.08.2022

Инсур Мөсәнниф
КАЙЧАК...

Аллаһыга башым иеп,
Изге юлда йөргәлим.
Әрвахларны искә алып,
Зиратларга кергәлим.

Урамдагы йолкышларга
Хәерләр дә биргәлим.
Өстәлем мул булсын, диеп.
Тырмалыйм һәм сөргәлим.

Дата написания:
11.07.2022

Инсур МӨСӘННИФ
БЕЗ ДӘ ШУЛ ЮЛДА...
(Зиратта)

– Хәлләр ничек? – диеп, сорап тормыйм,
Чөнки беләм – Сез азатсыз!
Ә без – коллар.
Кай җирләргә генә алып керми
Һәм дә алып чыкмый кайчак
Барган юллар.

Дата написания:
31.05.2022

Инсур Мөсәнниф
Сабый чакка кайтып барам
Уены-чыны бергә
Картайгач, сабый акылы керә, ди.
Халык әйтеме.

Өлкәнәйдем инде, һәр ел саен
Арта бара еллар саны.
Ә картайгач, кайбер адәмнәргә
Керә, диләр, сабый аңы…

Дата написания:
29.05.2022

Инсур Мөсәнниф
Эт һәм бүре

Дошман алар бүген – эт һәм бүре…
Әйтә алмыйм нигә икәнен…
Бары фараз гына итә алам –
Дөрес булыр микән әйткәнем…

Ә бит алар борын заманнарда
Аерылмас туган булганнар.
Бүген исә этләр йортта яши,
Ә бүреләр яши урманда.

Дата написания:
24.05.2022

Инсур Мөсәнниф
БАЛТА ҺӘМ САП
Мәсәл диярлек

И мактанды яп-яшь балта:
«Мин тиз һәм шәп ярам, әнә,
Күпме әзер утын ята!
Кышка җитәр бу әрдәнә!»

Хуҗа саксыз селтәндеме –
Сабы сынды яшь балтаның.
Җирдә ята сап һәм балта…
Утын түмәр килеш калды.

Дата написания:
28.04.2022

Инсур МӨСӘННИФ
ҮКЕНМӘ ҮТКӘНЕҢӘ

Яшьлегемне кайтарырга иде...
Тоташ түгел... Кайбер мизгелен.
Җитәр иде миңа бары шул да
Нык тотарга яшьлек тезгенен.

Эләктерсәм, һич җибәрмәс идем...
Ычкындыру кая инде ул!
Мәңге шунда торып калыр идем,
Егет сүзе – кыя инде ул!

Дата написания:
28.04.2022

Инсур МӨСӘННИФ
БҮӘ БУЕ – ЕЛАК ТАЛДЫР

Бүә* буе талкайлары
Суга иелеп сыкрый.
Бүә язын шуңа таша –
Таллар сыгылып елый.

Сулар китә, сулар ага,
Мәңге кайтмаска китә…
Таллар, елап, карап кала,
Китүләр җанын өтә…

Дата написания:
28.04.2022

Инсур МӨСӘННИФ
Сандугачым, кайттыңмы?!

Таң атарга әле шактый ерак…
Ачып куйдым иңгә тәрәзне…
Кинәт шунда, ватып төн тынлыгын,
Бер таныш моң җанны тетрәтте!

Быел әле тәүге ишетүем…
Сары сандугачым, кайттыңмы?!
Нинди илдә* булдың, син дә саг(ы)нып,
Сары сагышларга баттыңмы?

Дата написания:
27.04.2022

Инсур Мөсәнниф
ҖАН ӨТКЕЧ
Кыз монологы (шуклык катыш)

Күреп калса, күз ачтырмый,
Ярдәм итми үтенеч –
Арткаемнан адым калмый,
И, йөри шул җан өткеч.

Күрә алмыйм, нәфрәтләнәм,
Нишлим, түземем беткәч!
Нәфрәтләрем арта төште,
Кочып, суырып үпкәч!

Дата написания:
23.04.2022

Инсур Мөсәнниф
ЙОЛДЫЗЛАР

Әле генә күктә йолдыз иде,
Җем-җем итә иде, күз кысып,
“Төн бит”, – дими, кинәт болыт басты,
Күкне телде яшен, котырып.

Йолдызлар да төште калтыранып,
Җитте мәллә, диеп, кыямәт,
Ишеттем мин күктән авазларын:
“Я Ходаем, бу ни галәмәт!”

Дата написания:
21.04.2022

Инсур Мөсәнниф
Гомерем сәхифәләре
Эксперименталь шигырь

Түбәндә – истигъфарым*:
Гомерем баскычлары,
Серемнең ачкычлары...
Тормышым үкенече,
Үткәннең көенече...
Дөньяның сөенече...

Дата написания:
23.04.2022

Инсур Мөсәнниф
Кар бөртеге

Саксыз кагылдым да мин агачка,
Өсләремә карлар ишелде.
Яка гына түгел, куеныма
Тулды карның энҗе ишесе.

Кар, дигәч тә... җансыз түгел, ахры,
Аларның да җылы эзләве,
Аптыратадыр әле кар бөртеген
Моны кешеләрнең сизмәве.

Дата написания:
25.04.2022

Инсур Мөсәнниф
***
Кайчак кеше, башын ташка орыр булып,
Бер күрергә, диеп, җан ата...
Сөю-мәхәббәтнең бар хикмәте шунда:
Кан тартмаса ни – җан тарта.
23.04.2022.

Дата написания:
23.04.2022

Инсур Мөсәнниф
Кем белән сөйләшим...
Уен катыш

“Кайчак син бит үзалдыңа
Сөйләнәсең”, – диләр...
Үзем сизмим, буладыр да,
Картлык бит, я – юләр...

Хәер, төрле чаклар була...
Яхшы кеше күрсәм,
Гәпләшергә бик яратам...
Анда мине күрсәң!

Дата написания:
23.04.2022

Инсур Мөсәнниф
Алло!

Дата написания:
24.04.2022

Инсур Мөсәнниф
ТАНЫШ КАРГА

Әле таң да яңа гына атты,
Килеп җиткән тәрәз каршыма.
Әй, йөренә инде, һай, тәкәббер,
Казына да, үзе ашана.

Таныш карга – яз да, көз дә килә,
Җимле урын тапкан, ахрысы.
Җимле инде, мин бит күгәрченгә
Сибеп торам бодай, тарысын...

Дата написания:
25.04.2022

Инсур Мөсәнниф
МИН КИТӘРМЕН, АХРЫ...

Мин китәрмен, ахры, сез калырсыз...
Калырсыз тик менә күпмегә?
Мин аптырыйм, күпме явызлык бар,
Дөнья дигән шушы чүплектә.

Барыбыз да китәчәкбез инде,
Нигә сиңа шундый явызлык?
Кидерер дә идем, ләкин булмый
Атка кидергәндәй авызлык.

Дата написания:
25.04.2022

Инсур Мөсәнниф
Тозлы аш

Җиткән кызның, аш пешергәч,
Ашы бик тозлы булса,
Елмая иде әниләр:
“Гашыйк булган бу бала!..”

Белгәннәрдер, шәт, әниләр –
Кайчандыр яшь булганнар…
Ярын сайлап, гашыйк булып,
Матур гаилә корганнар.

Дата написания:
25.04.2022

Инсур Мөсәнниф
ТАЯК "АТ"ЛАР

Сабый акылымы керә, истән чыкмый
Таяк “атлы” самый* балачак!
Хәтеремдә байтак вакыйгалар,
алар
Мин үлгәнче җанда калачак...

Дата написания:
24.04.2022

Инсур Мөсәнниф
ҮТКӘНЕҢНЕ УЙЛАП, УФТАНМА СИН...
Чордашыма

Үткәнеңне уйлап, уфтанма син,
Бар(ы)сы дөрес булган ул чакта.
Хәзер генә, озак еллар узгач,
Тоеладыр булып зур хата.

Дата написания:
18.04.2022

Инсур Мөсәнниф
***
Вакыт уза, үтә, чаба...
Кая китә? Белми идем:
“Синең белән бергә, янәш
Мәңгелеккә китәм...”, – диде.
18.04.2022.

Дата написания:
20.04.2022

Инсур Мөсәнниф
ФЕВРАЛЬ-АПРЕЛЬ, 2022

Тышта “шыбыр-шыбыр”. Яңгыр, ахры.
Ул уятты.
Бу ни хәлдер, хәтта үзем белмим,
Куркып яттым.

Тышта кап-кара төн. Болыт – кара.
Асфальт – кара.
Болыт озаккадыр… Белмим, кайчан
Ул тарала…

Дата написания:
19.03.2022

Инсур Мөсәнниф
КҮҢЕЛКӘЕМ БИГРӘК НЕЧКӘ,,,
(Үлгәнче язып калыйм)

Сабый гак(ы)лы керә, диләр,
Олыгайгач-картайгач.
Хактыр, ахры, бер дә юкка
Үпкәләгәч, елагач...

Күңелкәем бигрәк нечкә,
Җырлар тыңлыйм да, елыйм...
Нечкә булгач, нечкә инде...
Соң, инде ниләр кылыйм?!

Дата написания:
22.03.2022

Инсур Мөсәнниф
Чыгарбызмы бу саздан?*...

Дөньяларны басып китте
Урыс телле... “башкортлар”
Милләт өчен “көя” торгач,
Әйләнделәр манкортка.

Татарлар да һич калышмый –
Хак бит инде, үчекмәң!
Бу “хикмәт”кә йөрәк өшеп,
Җан болай да күшеккән.

Дата написания:
19.03.2022

Инсур Мөсәнниф
Әлллә яз, әллә кыш...

Яз язлыкка, әмма кыеклардан
Тамчы таммый әле һаман да.
Яз сулышын тоеп, шатландырып,
Чәчәк атмый гөлем – яран да...

Сизми булмас, бәлки, сизәләрдер –
Ак бураннар, ахры, калгандыр.
Тик табигать аңлап бетми кебек
Йөрәкләр һәм җаннар талганны.

Дата написания:
19.03.2022

Инсур Мөсәнниф
Мәңгелек сөю бармы?..

Кулын куеп каш өстенә,
Капка төптә бер абзый,
Сәгать буе, кузгалмыйча,
Авыл очына карый:

“Ай-һай, бигрәк озакладың,
Көттерәсең бит, җаный!”
...Күптән вафат хатынының
Кайтуын көтә абзый.

Дата написания:
09.03.2022

Инсур Мөсәнниф
Эт тормышы

Без барыбыз – тере җан иясе:
Кешеме син, яки этсеңме...
Көрәшәбез, язмыш безне сугып
Ексын яки арттан этсенме...

Бигрәк тупас, диеп, ачуланма,
Болар бар(ы)сы тормыш, чынлыкта.
Өйдән чыккан чакта син белмисең,
Нинди этләр көтә тыкрыкта.

Дата написания:
06.03.2022

Инсур Мөсәнниф
Кала бары хәтер...

Алданудан, ялгышыңнан,
Кайчакларда язмышыңнан
Хәтер кала...
Нәҗип Исламов, “Хәтер кала”

Алдыбызда иксез-чиксез
тормыш-дала...
Тигәнәкләр һәм... кешеләр
аяк чала.
Егып сала.

Дата написания:
23.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Яз килде...
“Яз!”, – диде...
Уен катыш

Ниһаять! Яз! Яз! Тәүге көн
Тамчы тама түбәдән!
Шатлыкларга шатлык өстәп,
Тамчы тама... түшәмнән!

(Тәүге шатлыгы шул инде –
Бүген Ирләр бәйрәме.
Түбәдә котлау билгесе –
Боз сөңгеләр бәйләме).

Дата написания:
20.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Иҗат лабораториясе
Шагыйрьләрнең сүнмәс өмете,
яки Үлгәнче язып калыйм...

Чыгынчы нәрсә ул илһам –
Аны булмый йөгәнләп.
Кайчак ай буе килми ул,
Кайчак килә төнлә дә...

Дата написания:
20.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Карайган кар хакында сәер уйлар

Урамнарда кар карая...
Ишек кага яз – март та...
Нигә тәүдә пычрак чыга?
Уйлап торам шул хакта.

Нигә шундук үлән шытмый,
Җимереп кар катламын?
Кар астында тормыш бар бит,
Көртләр ничә кат ятсын...

Дата написания:
14.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Кыргый алмагач

Йорт алдында үсә иде
Бер төп кыргый алмагач.
Ике күрше кисте аны,
Мирга* сыя алмагач...

Янәсе дә, кояш төшми,
Тәрәзәне ышыклый...
Кискәннән соң хәмер йотты,
Тәмләп кенә, ашыкмый...

Дата написания:
20.02.2021

Рафаэль ХАНГӘРӘЕВ, Казан – Арча
Иҗатымны укучы дустыма

Дата написания:
09.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Яшен

Кеше гомере дә яшенгә тиң:
Ялтлап ала һәм дә югала,
Җуелырга Галәм зиһененнән...
Мәңгелеккә таба юл ала...

Тик яшеннең була төрлеләре.
Аҗагандай, була тынычы.
Һәм артыннан күкләр күкрәгәне,
Хәтта үзгәрткәне тормышны!

Дата написания:
09.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Кай төше яман?

Үз гаебен танмый, Дөнья каргау
Кемдер өчен – бу иң шәп гадәт...
Алар сүзен кире кага-кага,
Бетә хәтта кайчак көч-гайрәт!

Ае, кояшы бар, кар һәм яңгыры,
Иртәләрен төшә чык, томан.
Диңгез, чишмәсе бар, елгалары...
Бу Дөньяның кай төше яман?

Дата написания:
06.02.2022

Инсур Мөсәнниф
ҮЗ АГАЧЫМ
Мин – бер кечкенә кошы үз агачымның,
Ә анда – үз тармагым һәм оям.
Дүрт тарафка да ачык ул, шунлыктан мин
Чорның барлык давыл, җилен тоям.

Дата написания:
09.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Яңа чемодан алдым
Уены-чыны янәшә

Карап торам читтән кешеләргә –
Кем һөнәре ныграк абруйлы,
Кайчан карасаң да, төз гәүдәле,
Ходай бирмәсә дә сын, буйны?

Дата написания:
09.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Юатты
Уены-чыны бергә

Күрше егет китә армияга.
Елап, әнисенең сыны катты...
Төрле уйлар аңын чуалтты.
Күрше Әсма әби, моны күреп:
– Кайтыр, кайтыр! – диеп юатты.
...Чынга ашты, бер елдан кайтты!

Дата написания:
09.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Шуңа да ул...

Нигә бик еш искә төшә авыл,
Куе үлән баскан сукмаклар?
Кендекләр бит күптән аерылган,
Туганнар да инде Сак-Соклар*...

Тәүге сөйгән ярлар, чишмә буе,
Күрше абый һәм дә апалар...
Барысы да, йөрәк чеметтереп,
Хәтеребездә кире кайталар...

Дата написания:
06.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Яшьтәшләр
Уенчалап

Ары-бире сугыламын,
Фатирымда – ялгызым.
Хәзер болай йөрмәс идем,
Ник булмады балдызым?!

Тирә-юньдә тере җан юк,
Әңгәмәдәш – компьютер.
Тик “үпкәли”, әлегә мин –
Бу өлкәдә “пионер”.

Дата написания:
05.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Үксез ятим*

Ярты үксез ятим үстем.
Булмады шул яклаучым.
Ә арада: “Әткәй!”, – диеп,
Булды өйгә чабучы.

Рәнҗетсә дә мине кемдер,
Качып кына үкседем.
“Үксез” сүзе – “үксү”дән ул,
Моны мин бик тиз белдем.

Дата написания:
03.02.2022

Инсур Мөсәнниф
Чистартасы иде...

Бүген тагын иртә уяттылар –
Тракторлар урам чистарта,
Чөнки һәр көн, иртән исән торсак,
Анда метр ярым кар ята!

Кыш – кыш инде, “эшли” үзенекен,
Әле җиле чыга, бураны...
Холкы кырыс “шаян” табигатьнең,
Үзгәртсәң дә күпме син аны...

Дата написания:
26.01.2022

Айлар үтә, гомерләр дә уза...

Айлар арты айлар алышына,
Гомер уза... уза ашыгып.
Ә без исә, алда бәхет көтеп,
Яшибез, әй, һаман ашкынып.

Менә гыйнвар, ак сакаллы сабый,
Чыгып бара инде ишектән.
Февраль ае, аны ашыктырып,
Төшеп килә карлы бишектән...

Дата написания:
13.01.2022

Инсур Мөсәнниф
***
Ап-ак кәгазь... Ерак офык,
Билгесезлек сагайта...
Алларымда кәгазь түгел,
Билгесез бер юл ята.

Юлым кая барып чыгар –
Тәүге адым ясалды...
Тәүге юллар да язылды...
Йөрәгемне ут алды...

Дата написания:
21.01.2022

Инсур Мөсәнниф
Халәт
Читлектәге гаярь арсланмы ни –
Ары-бире йөрим фатирда.
Хыялларда түгел, чынбарлыкта...
Бу тормышка ничек кайтырга?

Бәлки, җанга тынгы табармын, дип,
Эчеп карыйм чәй дә, кофе да.
Дога укыйм татар-католикча –
Булам мөселман да, кяфердә.

Дата написания:
13.01.2022

Инсур Мөсәнниф
Янә кулга каләм алам...

Алам кулга кәгазь, каләм...
Йөрәгем ник җилкенә?
Теләгем шул – изге инде,
Теләгем гади генә.

Ап-ак кәгазь кыштырдавы
Үзе үк миңа шигъри:
Ак кар сыман, сыкрап, әллә
Серен сөйли, әллә иңри...

Дата написания:
17.01.2022

Инсур Мөсәнниф
Уза шул…

Әй, зар елыйбыз:
– Яшьлегем узды...
– Җитте картлыгым...
– Чабата тузды...

Күпме зарланма,
Орышма аны,
Уза яшьлекләр –
Тормыш кануны.

Яшьлеге чурт с ним –
Күпмегә сузма,
Күпме тартышма...
Картлык та уза.
17.01.2022.

Дата написания:
15.01.2022

Инсур Мөсәнниф
Иҗат каза-мазалары
Тел чарлау

Инде ни хакында язарга да
Һич белгән юк, эш харап...
Барлык темаларны җиде ятлар
Бетергәннәр бит урлап!

Фани дөньяларда ниләр булса,
Беткән инде язылып.
Әнә, ята, дөнья малы кебек,
Чәчелеп һәм казалып.

Дата написания:
15.01.2022

Инсур Мөсәнниф
Мәхәббәт шуклыклары,
яки Кыз зары
Тел чарлау (бер шигырьне укыганнан соң)

Шулкадәр яратадыр инде,
Уйлап-нитеп тормаган –
Ишек алдан, кер бавыннан
Лифчигымны урлаган!

Дата написания:
13.01.2022

Инсур Мөсәнниф
Күчмә чор
Шаяру катыш

Бары тик бездә генә –
Береннән ундүртенә
Яңа елга күченәбез
Кызарына-бүртенә.

Борын һәм йөзләр кызыл –
Барыбыз да Кыш бабай.
Я булмаса, Карсылудыр,
Бу мөһим түгел алай.

Дата написания:
13.01.2022

Инсур Мөсәнниф
Ахырзаман
(Хөппениса түти зары)

Көне-төне оныкам
Компьютерда утыра.
Көлә, мышный, сүгенә,
Әллә инде котыра.

Шылтырата дустына:
– Кердем, – диеп, – почтага.
Үзе өйдән чыкмады,
Ничек керсен?! Әстәга...

Дата написания:
09.01.2022

Инсур Мөсәнниф
Эпидемиягә уфтанмый –
шагыйрьләр көлүдән туктамый
Уены-чыны бергә

Күргән юк урамны да –
Чыктым ишек алдына,
Тиз генә карандым да,
Бастым подъезд янына.

Ә тышта карлар ява,
Күктә йолдызлар яна,
Сулыйм – шундый саф һава,
Кислород түгел – дәва.

Дата написания:
01.01.2022

Инсур Мөсәнниф
Сакчы
...Таң да ата, мин йокламыйм әле,
Күземдә юк йокы тамчысы.
Тынгы бирми Сезнең өчен көю,
Борчуларның ачы камчысы.

Барлык дөнья талган йокыларга,
Сабыйлар да йоклый, өлкәннәр...
Тик яхшы төш керсә иде сезгә,
Чынга ашса иде көткәннәр.

Дата написания:
21.12.2021

Инсур Мөсәнниф
Чишмә янындагы уйлар

Ышанмасам да йөрәкнең
Януын басуына,
Тик күңелне тыеп булмый,
Киләм чишмә суына.

Чишмә суы ага акрын,
Әмма ага да ага.
Аны тыеп булмагандай,
Гомер дә шулай ага.

Дата написания:
21.11.2021

Инсур Мөсәнниф
Укучыма, иҗатым белән танышып баручыларга МӨРӘҖӘГАТЕМ.

Дата написания:
22.11.2021

Инсур Мөсәнниф
Ике «мин»леләр

Дата написания:
21.11.2021

Инсур Мөсәнниф
Көзге кыш

Календарьда әле көз генә бит...
Ә иртәнгә яткан кар юрганы...
...Күрмәгәнмен, чигәмә дә көмеш
Кайдан килеп сарыганын...

Нигә яуды карлар шулай иртә,
Миңа әле ике утыз гына...
Ник учагым пыскый, кабыналмый,
Нигә чыга төтен утсыз гына?

Дата написания:
14.11.2021

Инсур Мөсәнниф
Каян чыккан...
Агыйделнең аръягында
Борылыш та борылыш.
Үзе рәхәт, үзе кыен,
Каян чыккан бу тормыш?
14.11.2021.

Дата написания:
07.11.2021

Инсур МӨСӘННИФ
Билгесез ерак буынга хат
Поэма

Дата написания:
10.09.2021

Инсур Мөсәнниф
Парнас*
Уены-чыны бергә

Тау башына карап, үҗәт үрмәлим мин –
Үрмәләргә әле көч җитә.
Алда инде әллә ниләр көтмәсә дә,
Алга әйдәп, нинди көч этә?

Дата написания:
10.09.2021

Инсур Мөсәнниф
Кайчан?..

Басты хайван, мал еллары –
Йолдызнамәләргә кара...
Ә вакыйга, бар хәбәрләр –
Берсеннән-берсе кара...

Кара болыт, кара давыл,
Карадан да кара төтен...
Болыт китеп, Кояш чыгып,
Яктырырмы икән бер көн?

Дата написания:
10.09.2021

Инсур Мөсәнниф
Сай акыллы мин...

Кемнәргәдер Ходай биргән инде
Иксез-чиксез тирән акыллар.
Алар сүзе генә чын хакыйкать,
Ә башкалар – сарык, маймыллар.

Тирән акыллылар – Ходай яратканнар –
Бал һәм майда гына йөзәләр,
Хәтта буа, күлгә бармыйча да,
Алтын балык кына сөзәләр.

Дата написания:
12.08.2021

Инсур Мөсәнниф
Яндырам
Бу гомернең бардыр мизгелләре –
Сөйләсәң дә, кеше ышанмас...
Учак яктым әле, утын табып,
Түз йөрәгем, түзче, шашынма:

Сөю канатлары биргән хатлар
Тик көл булып күккә талпына...
Бүген көл ул, тик кайчандыр
Торгандыр бит гомер хакына.

Дата написания:
09.07.2021

Инсур Мөсәнниф
Әниләр

Әниләрнең күңелләре матур –
Язын чәчәк аткан гөл сыман.
Балаларын, читкә какмый берсен,
Бергә җыйган тату ил сыман.

Әниләрнең күңелләре җылы –
Йолдызлы һәм айлы кич сыман.
Барыбызны кочып яратырлык
Бар дөньядай олы хис сыйган.

Дата написания:
15.07.2021

Инсур Мөсәнниф
Тоткын тулпар
Озак торды атым, чапмады...
Рәис Ханнанов, “Озак торды атым, чапмады...”

Озак торды тулпар, чапмады,
Бары башын гына чайкады.
Читлектәге тоткын-бичара
Бер урында ярсып таптанды...

Дата написания:
14.06.2021

Инсур Мөсәнниф
Гөлбакчамда
Уены-чыны бергә

Мин җәйләрне көтеп алам –
Иң яраткан мизгелем!
Шул бәхетле мәлне көтеп,
И очына күңелем!

Минем бакча – гөлләр иле,
Хәтта оҗмах бакчасы.
Хуҗа монда бары үзем –
Мин бит аның патшасы!

Дата написания:
12.06.2021

Инсур Мөсәнниф
Ятим чишмәләр

Болын читләрендә, аланнарда,
Урманнарда ятим чишмәләр...
Кеше эзе төшми сукмагына,
Суын бары кошлар эчәләр.

Хәзер инде чиләк, көянтә юк,
Өйгә килә хәзер сулар да...
Чишмәләрне ләм һәм балчык баскан,
Көчләре юк һава суларга...

Дата написания:
08.06.2021

Инсур Мөсәнниф
Җилләр булып исәрмен...

Барысы да уза, үтә...
Гомер дә шулай...
Бары хәтер генә тынмый,
Көн һәм төн дулый...

Учак яна, көле кала...
Көлне җил ала...
Очса да көл һаваларга,
Урыны... кала...

Дата написания:
29.04.2021

Инсур Мөсәнниф
Тала... Тала!
Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Татар халык җыры.

Татар җырлары бик матур,
Тыңласаң да һәммәсен...
Әмма үзләренчә аңлый
Байлар аның мәгънәсен.

Дата написания:
19.04.2021

Инсур Мөсәнниф
Куаныч

Минем өчен олы бәйрәм бүген:
Исән-саумын – менә уяндым.
Тәрәзәмне ачтым, янә Кояш
Нурларына чумып, куандым.

Яз аеның бары бер көнедер...
Башкалары кебек бер көндер...
Төнгә кадәр әле ничә сәгать!
Кичерәсе шатлык күпмедер?!

Дата написания:
12.04.2021

Инсур Мөсәнниф
Хыял йөртәдер кешене...

Хыялларым канат кага әле:
Алдадыр шатлыклар тоясым!
Баема тик, өметем Кояшы,
Бардыр бит ал нурлар коясың...

Күңелемнең бар үҗәт чит-ятлар
Үрмәли алмаган кыясы,
Очлары тиядер болытларга,
Ә анда Чал Бөркет оясы.

Дата написания:
12.04.2021

Инсур Мөсәнниф
Серле Җиһан

...Бик еш баксам да мин зәңгәр күккә
Уйга баткан чакларымда,
Тәүге тапкыр шигырь язам, ахры,
Космос – Галәм хакларында.

Иксез-чиксез Җиһан артларында
Беркем белми ниләр барын...
Төннәр җитсә, хәтта таңнар атса,
Карыйм күккә янә... тагын...

Дата написания:
05.04.2021

Инсур Мөсәнниф
1 апрельдән соң уйланулар

Берсе әйтә – Көлке көне,
Икенчесе – Алдау көне...
Белмим кайсын сайларга да –
Аптырашта калган көнем...

Диваналар да шулай ук
Бәйрәм итә икән әле
Шук апрельнең тәү көнендә –
Һушкайларым киткән мәле!

Дата написания:
17.03.2021

Инсур Мөсәнниф
Карт буйдак зары
Уены-чыны бергә

Өйләнергә булдым әле –
Өлгереп җиттем бугай,
Җитмешне уздым бит инде,
Күпме йөрермен шулай.

Кызлар сайлыйм – булгач, булсын,
Җирдә, дим, иң чибәре.
Тын алышы – сулыш түгел,
Булсын оҗмах җилләре.

Дата написания:
14.03.2021

Инсур Мөсәнниф
Аклы-каралы дөнья...

Ай, бу дөнья, вай, бу дөнья! –
Бер каргадым, бер сөйдем:
Я бер агын, я карасын,
Я бер сорысын күрдем.

Без, кешеләр, шулай инде,
Күрәбез тик бер якны.
Башкалар ни уйласа да,
Бары тик без, без хаклы!

Дата написания:
17.03.2021

Инсур Мөсәнниф
Шигърияткә һәм әдәбияткә МӘДХИЯ
Эксперименталь шигырь

Җирдә бардыр шундый кодрәтле, серле сүзләр –
сихри нур чәчкәне:
Хәтерләтә алар тере су – чык тамчылы
могҗиза-чәчкәне.

Дата написания:
14.03.2021

Инсур Мөсәнниф
Кичер, әнкәй...

Онытмыймын сине, газиз Әнкәм,
Гомеркәйләр күпме үтсә дә...
Мине Җирдә бер ялгызым ташлап,
Мәңгелеккә, ерак китсәң дә...

Зиратларга килсәм, елап алам,
Калды үкенечләр, вәгъдәләр...
Еларга тик кала инде безгә....
Кичерегез, безне, әнкәйләр...

Дата написания:
23.02.2021

Инсур Мөсәнниф
УЛ БИТ ХУҖА*
Уены-чыны бергә

Кемнәргәдер – һәр көн бәйрәм,
Бәхетлеләр! – яши «гөрләп»
...Гата абзый кайткан тагын
Кичәгедәй, «кыек төяп».

Шешә «күле» бик сай, әмма
«Кораб»ны нык чайкалдыра,
Чайкалдыру бер хәл әле –
Акылдан нык тайпылдыра.

Дата написания:
23.02.2021

Инсур Мөсәнниф
Чын ир-егетләр бәйрәме
Уены-чыны бергә

Ирләрнең дә хәзер бар бәйрәме –
Егерме өче бу февральнең.
Күпләр хәтерлидер озак вакыт
Шатлык-тантанасын бу мәлнең.

Дата написания:
22.02.2021

Инсур Мөсәнниф
УРМАННАРГА КЕРСӘМ...

Урманнарга керәм… Шаклар катам,
Әллә урман бар ул, әллә юк…
Читтән караганда, ул бар кебек,
Эчкә үтсәң, аңлар хәл дә юк...

Ярты урман, череп, авып ята,
Соңрак авар, ахры, калганы...
Үзгәртепме әйтсәк туры сүзне –
Иле нинди, шундый урманы.

Дата написания:
20.02.2021

Инсур Мөсәнниф
«Коры» шагыйрь

Шигырьләрең бигрәк «коры», диләр,
Кайда, диләр, нечкә хисләрең?
Чут-чут сайрамыйлар кошларың да,
Ник айсыз соң синең кичләрең?

Тормыш шулай кырыс булган, ахры,
Язмыш шулай язган маңгайга.
Ә язмыштан качып китеп булмый,
Барсаң да син әллә кайларга.

Дата написания:
22.02.2021

Инсур Мөсәнниф
МЕНӘ ШУЛАЙ
Атнабайча диярлек
Көн дә иртән «Великая Русь» дип,
Уяталар урыс чаңнары.
Менә тагын урыс кышы җитте,
Көрәп ява урыс карлары.

Дата написания:
20.02.2021

Инсур Мөсәнниф, Яңавыл каласы
ҖИР ХӘСРӘТЕ

Кече яшьтән беләм, Җир әйләнә, ди,
Тәүлеккә бер тапкыр күчәре тирәли,
Шул ук вакытта елга бер – Кояш тирәли...
Аптырыйм, ничекләр «баш-күзе» әйләнми...

Дата написания:
18.02.2021

Инсур Мөсәнниф
Заманына күрә кияве
Уены-чыны бергә
«Биш бөртек кыз үстердек без:
Берсеннән-берсе чибәр!»
Мәхмүт Хөсәен, «Яшәсен кияүләрем!»
Биш сылу кыз тапты хатын...
Үсеп, буйга җиттеләр.
Унсигезләре тулуга

Дата написания:
17.02.2021

Инсур Мөсәнниф
21нче гасыр авылы
Ночь, улица, фонарь, аптека...
Александр Блок.

Төн, урам, багана, ут,
Аерма шунда – аптека юк...
Юк кибет, юллар да...
Эш тә юк пар кулларга...

Дата написания:
17.02.2021

Инсур Мөсәнниф
Үзем белән бергә үләләр
«... кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр»
Муса Җәлил.

Шигырьләр бар – ваткан төрмәләрне (!)...
Диварлар да киртә булмаган...
Алар бүген – байрак көрәшләрдә,
Рухи көче һич тә сулмаган...

Дата написания:
16.02.2021

Инсур Мөсәнниф
Төчкерү
Уены-чыны бергә

Чыктым тышка, яз җитә бит,
Тышта матур, күңелле!
Хәтта чыпчык «сайравы» да
Күтәрәдер күңелне!

Кояш та шук, нуры белән
Кытыклады борынны.
Сизми калдым төчкергәнне
Яңгыратып урамны!

Дата написания:
16.02.2021

Инсур Мөсәнниф
Уянам да, куанам!

Мендәремне әвеш-тәвеш итәм,
Мин йокларга инде җыендым...
Алдашуны белмим, әйтәм инде:
Көне буе ыгы-зыгы килеп,
Мин, дусларым, Сездән арыдым...

Дата написания:
14.02.2021

Инсур Мөсәнниф
Соңгы яфрак-2

Өзелмичә, кышны чыкты
Фикердәшем – соңгы яфрак...
Тәрәз аша, үрнәк булып,
Көч бирде ул миңа кайчак...

Тартышты ул дөнья белән,
Бирешмичә усал җилгә.
Кечкенә шул бер яфракка
Бу үҗәтлек каян килгән?!

Дата написания:
13.02.2021

Инсур Мөсәнниф
Сәлам, егетләр!
Иртән торам, башым иеп, сәлам бирәм:
– Сәлам сезгә, сәлам, егетләр!
Сәлам сезгә илем, халкым батырлары,
Ныкмы әле сезнең беләкләр?

Бармы әле шушы фани дөньяларда
Алпамыша, Алып кебекләр?
Калды мәллә бары явыз хуҗасының
Әм(е)рен үтәр юха көчекләр?

Дата написания:
08.02.2021

Татарча
Инсур Мөсәнниф
Ураннар гимны

Төягебез гөл бакчасы –
Елга, болын, урманнар,
Гомер бакый хезмәт салып,
Яши монда ураннар.

Беркайчан да сынатмаган
Батыр кавем ураннар,
Илне яклап яу чыгарга
Һәрчаҡ әзер торганнар.

Дата написания:
10.11.2021

Инсур Мөсәнниф
Үле җаннар пандемиясе

Машиналар уза уңга... сулга,
Герле сәгать теле кебек –
Көннәр буе урам күзәтәмен,
Сары йорттан, тиле кебек.

Сары төстә бүген бөтен илем...
Йортлары да шул сарыдан –
Кайчандыр ул башка төстә иде,
Буядылар югарыдан.

Дата написания:
13.11.2020

Инсур Мөсәнниф
Гомер юлы ахыры

Ул кайчандыр чык тамчысы иде...
Кояш нуры төште, күккә очты...
Инде менә, кар бөртеге булып
Кире төшеп, туган җирен кочты...

Һәр нәрсә дә гади Табигатьтә:
Бу – әйләнешедер бары суның...
Ахыры бит шулай тәмамлана,
Озын, кыска булсын, барлык юлның...

Дата написания:
08.02.2021

Инсур Мөсәнниф
Һаман шыр наданмын

Акыл керү түгел – туу белән
Бик зур «гыйльми эш»кә тотындым
(Тик әлегә берни аңламадым:
Әллә оттым, әллә отылдым).

«Фәнни эш»ем шуннан гыйбарәттер:
Кеше дигән затны өйрәндем...
Шушы эштә байтак типкәләндем...
Әле сүндем, әле көйрәдем...

Дата написания:
26.01.2021

Инсур Мөсәнниф
Елның дүрт фасылы

Һәр елның бар дүрт фасылы...
Һәр фасылның – үз асылы.

Табигатьтә кыш. Салкын кыш!
– Өшетә бит, җил «ыж» да «ыж»!

Табигатьтә яз. Назлы яз!
– Тагын баткак. Һәркайда саз!

Табигатьтә җәй. Җылы җәй!
– Кояш өтә. Әлләлә-әй!

Дата написания:
25.01.2021

Инсур Мөсәнниф
Миллион ел элек…

Һәркем кичкән инде бу дөньядан,
Калмам торып мин дә... Ай Алла!
– Ә мин каян килдем бу дөньяга? –
Сорау бирәм, сиңа, Ходама.

Дата написания:
20.01.2021

Инсур Мөсәнниф
Җәйне көтәм

Әле бары кыш уртасы гына...
Алда тора февраль айлары...
Ак булса да, салкын карлар һич тә
Аңлый алмый синең зарларны...

Шуңа оҗмах көтәм – барлык дөнья
Чәчәк тулы ямьле җәйләрне,
Хәтта ачы давыл, бераз тынып,
Сине тыңлый торган мәлләрне...

Дата написания:
20.01.2021

Инсур Мөсәнниф
Гаилә көймәсе...

Гаилә көймәсе... димәк,
Йөзә анда ике кеше.
Берсе уңнан торып ишә,
Сулдан ишә икенчесе.

Әмма кайчак бу көймәгә
Килеп керә берәү әрсез.
Утырадыр уң яккамы,
Әллә сулга, бу – билгесез.

Дата написания:
13.01.2021

Инсур Мөсәнниф
Бүген сиңа алтмыш...
(Тормыш иптәшем Зәйнәп Мәҗит кызы истәлегенә)

Дата написания:
11.01.2021

Инсур Мөсәнниф
Нәфес хаклы, ахры...
Уены-чыны бергә
(уразадан соң колбаса ашап утырган карчыкны күргәч)

Ачлык игълан иттем үз-үземә:
«Ашый-ашый инде надоел.
Туяр көнең бармы икән синең,
Тыгынасың инде ничә ел!»

Дата написания:
09.01.2021

ЙӨГӘМӘШ ТАУ

Инсур Мөсәнниф сүзләре
Әнис Шәймәрданов көе

1. Йөгәмәш тау, синең хакта
Серен саклый һәр йөрәк.
Яшьлек узган тавыбызга
Ник кайтабыз бик сирәк?
Язлар килгәч, тау битендә
Якты янды учаклар –
Мәңге яши күңелләрдә
Гашыйк булган шул чаклар.

Дата написания:
08.01.2021

Инсур Мөсәнниф
Туган чакта кеше белми әле...

Туган чакта кеше белми әле
бу дөньяның янгын икәнлеген...
Кайчак утлар дөрләп янмаса да,
күренмәсә дә зур ут-ялкыны,
бу янгыннар талгын икәнме гел?

Дата написания:
02.01.2021

Инсур Мөсәнниф
Яңа ел белән!

Иске елның соңгы секундлары
Уйсыз-хиссез алга чабалар...
Кемдер инде күптән табын корган,
Кемдер әле чаба кабалан...

Их, әйтәсе килә барыгызга
Матур-матур изге теләкләр!
Һәм бирәсем килә һәммәгезгә
Кочак-кочак матур чәчәкләр!

Дата написания:
26.12.2020

Инсур Мөсәнниф
Тормыш атым

Тормыш атым, алларыңа ни салыйм соң –
Солы, печән юктыр арбамда.
Ходай нәрсә бирсә, алда шул ризыктыр –
Яши атым коры саламда.

Дата написания:
06.12.2020

Инсур Мөсәнниф
Акыл кайчан керә?
Шаяру

Сабый туганда акылы
Була, ди, табанында...
Халык сүзе бу... Хактыр, дим,
Бусы да, калганы да...

Алтмыш-җитмештә генә ул
Җитә, ди, килеп башка...
Белмим, бәлки, бу ялгыштыр...
Юк андый язу ташта...

Дата написания:
01.12.2020

Инсур Мөсәнниф
Авылкаем, авылдашлар...

Таммаса да кендек каным,
Синдә – минем тәүге адым...
Үстердең – син!
Уралкаем*,
Мәңге сине мин мактадым...

Авылдашлар, әйтим әле,
Мең рәхмәтем тагын Сезгә!
Китмәде дә, һәм китмәс тә –
Иман нуры йөзегездә!

Дата написания:
26.11.2020

Шаян дулкында
Инсур Мөсәнниф
Матри, малай, үкенерсең әле!
Шундый темага язылган шигырьләрне укыганнан, җырларны тыңлаганнан соң ирексездән туган тел чарлау-шаяру

«Ташлап киттең мине,
Ә мин сөям сине,
Исеңә төшәр әле...
Мин кичергән хәлләр,
Узу белән еллар,
Башыңа төшәр әле.

Дата написания:
25.11.2020

Инсур Мөсәнниф
Әҗәл даруы
Шаяру

Беркайчан да булмаганча,
Яшәргә телим!
Эзләп әҗәл даруларын,
Кайларга җилим?!

«Андый дару бу дөньяда
Юк ул, юк, – диләр. –
Эзлиләр, тик табалмыйлар
Барлык галимнәр».

Дата написания:
26.11.2020

Инсур Мөсәнниф
ЧЫДАСАҢ, ТҮЗӘРГӘ БУЛА...

...Тырышсаң, хәтта ки тимерне,
Бакырны изәргә була!
– ...Хәлең ничек? – дип сорасагыз,
Чыдасаң, түзәргә була.

Су бик салкын, дип, курыкмасаң,
Бәкедә йөзәргә була!
– ...Хәлең ничек? – дип сорасагыз,
Чыдасаң, түзәргә була.

Дата написания:
23.11.2020

Инсур Мөсәнниф
ЗАМАНА

Хәзер машинасыз кеше дә юк –
Шаукымыдыр инде заманның...
Заман башка – заң да башка, дигән
Сүзләре рас килде бабамның.

Машина бит хәзер – зиннәт түгел,
Юл йөрүнең бары бер төре...
Дөрес, без сулаган һавалар да...
Бензин һәм соляр сөреме.

Дата написания:
12.11.2020

Инсур Мөсәнниф
Зиратта
Әнкәм Тәгъзимә Габдулхак кызы (11.12.1933-12.12.2004) кабере янында

Лә Илаһы иллалланы укып,
Зират туфрагына сак басам.
Ирексездән ага күз яшьләрем,
Чардуганга килеп тотынсам.

Дата написания:
10.11.2020

Инсур Мөсәнниф
Кешедә дә агач язмышлары

Агачта да кеше язмышлары:
Еш кисәләр аны... Ә картайса,
Үзе ава талгын җилләрдә дә...
Я аудара давыл, җил-гарасат...

Була инде яшен суккан чак та...
Ә агачны бөксәң, шартлап сына,
Я кәкрәя...
Я төз баса горур –
Кире кайта тәүге фасылына...

Дата написания:
06.11.2020

Инсур Мөсәнниф
Шаян дулкында
Озак яшәү сере...

Язучылар һәм дә шагыйрьләр
Озын һәм озак яши!
Шигырь һәм хикәя языгыз,
Булмасагыз да даһи!

Килми торыр Газраил,
Әйе, әйе, шул җаһил!
Ярлыкыйдыр Илаһи!
Билләһи һәм валлаһи!
Инсур Мөсәнниф.
4-6.11.2020

Дата написания:
21.03.2021

Инсур Мөсәнниф
Шомырт

Шаулый табигатьтә ямьле язлар...
Асфальтны да тиште үләннәр.
...Кара муеллар да, калышмыйча,
Күлмәкләрен актан киделәр.

Кичереп хис давылларын,
Җилләр иссә, аны үптеләр.
Ал таңнарда янып сөйделәр дә...
Бар дөньяны акка күмделәр.

Дата написания:
14.05.2020

СЫЕРЛАР ҺӘМ ШИГЪРИЯТ*
[Изге Корьәндә дә «Сыер» («Бәкара») һәм «Шагыйрьләр» («Шүгәрау») сүрәләре бар (ә «шигърият» сүзе «шагыйрь» сүзеннән ясалган)].

Поэма
Диптих

СЫЕРЛАР
Мин очраттым аны зур шәһәрдә,
ООО җитәкчесе ул – яңа бай.
Элек рәис иде бер колхозда,
Хәзер «шәхси хуҗа», «шәп малай».

Дата написания:
28.10.2020

Инсур Мөсәнниф
Соңгы яфрак-1

И тартыша җилләр белән
Агачтагы соңгы яфрак...
Тартышса да, өзелер ул...
Булыр аннан соры туфрак.

Бергә үскән иптәшләре
Күптән инде җирдә ята.
Кайберләре янәшәдә,
Кайберләре читтә ята...

Дата написания:
04.10.2020

Инсур Мөсәнниф
Көз

Йөрәгемне өзеп, салып сагышларга,
Ымсындыра тышта* алтын көз...
Кайтып балачакның көзләренә,
Яфрак диңгезенә чум да, йөз!

Шул ук көзләр алар, бер уйласаң...
Җилләр иссә, яфрак давылы...
Бары элек шатлык алып килсә,
Хәзер кайчак хәсрәт-кайгылы...

Дата написания:
01.10.2020

Инсур Мөсәнниф
Күптән шигырь язганым юк...

Күптән каләм алганым юк...
Язасым килә болай...
Тик эш минем теләктәме?
Телидер шулай Ходай...
Телидер Ходай... шулай...

Дата написания:
22.09.2020

Инсур Мөсәнниф
Чишмә зары

Мин ирекле булып туган идем,
Ирегемне минем будылар:
Дөньям чикләп, бикләп, өсләремә,
Сарайсыман будка кордылар.

Хәзер барысы да битлек кия –
Үз ишләре кебек иттеләр.
Суларымны мактап сөйләп, мине
Дүрт диварга ябып киттеләр...

Дата написания:
14.09.2020

Инсур Мөсәнниф
Чыбыркылы тормыш

Дата написания:
09.09.2020

Инсур Мөсәнниф
Күңелдәге ташкын

Ни чакыра? – киләм язлар саен
Дәрья суы ташып акканда...
Ә җир, назлы кояш нурын көтеп,
Аяк аста изрәп ятканда...

Ел да көтәм шушы хозур чорны,
Өмет белән көтәм... көлкеле...
Әйтерсең лә, шашкын дәрья суы
Аңлый минем боек күңелне.

Дата написания:
01.09.2020

Инсур Мөсәнниф
Юрау

Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр...
Илдар Юзиев, "Мәтрүшкәләр"

Ромашкалар, ап-ак ромашкалар,
Җилфердиләр акрын җилләрдә...
Газиз җирдән кемнәр аерылган,
Сәлам юллыйм туган илләрдән.

Дата написания:
31.08.2020

Инсур Мөсәнниф
Гафу сорыйм

Кемдер китә җирдән бик вакытсыз.
Сорау туа, бәлки, бик урынсыз:
Бик вакытсыз, бик тә... Ни сәбәпле?
Тәкъдирме бу? Яки кем гаепле?

Дата написания:
24.08.2020

Инсур Мөсәнниф
Җир белән күк арасында

Аякларым атлый киләчәккә,
Үткәннәргә тарта хәтерем...
Киләчәк – юк. Кая омтылырга...
Чыга бара инде кәкерем*.

Киләчәк һәм үткән авыр юллар...
Арасында әле БҮГЕН бар.
Очар идем, җилпеп канатларым, –
Күз ташлаган соры күгем тар.

Дата написания:
20.08.2020

Инсур Мөсәнниф

Кояш – хас та кеше икән!
Бер җыр тыңлаганнан соң башымда туган пародия (шигырьнең юлларын китермим, авторын әйтмим)

Яңгыр ява башлар алдан
Кояш кинәт... югала.
Әле генә күктә була,
Аннан кая... юл ала?

Дата написания:
13.07.2020

Инсур Мөсәнниф
Ярым ай

Бүген күктә... ярым ай...
Кайда синең ярың, Ай?
Кайда синең яртың, Ай?
...Бүген күктә... ярым ай...

Бүген июль... Кайнар ай...
Кайда минем ярым, Ай?
Кайда минем яртым, Ай?
...Кара әле, ярым ай,

Дата написания:
27.08.2020

Инсур Мөсәнниф
“Шагыйрь бит ул”, – диләр...

“Шигырь яза бит ул”, – диләр кайчак...
Төрле була бары мәгънәсе...
Кемдер әйтә зур соклану катыш,
Кемдер исә көлә, янәсе.

Дата написания:
24.08.2020

Инсур Мөсәнниф

Синең соңгы бүләк...

Синең соңгы бүләк – күлмәгемдә
Кара белән сары аралаш...
Белгәнсеңдер, шулай юрагач...
Чөнки бүген, синсез тормышымда, –
Кайгы белән сагыш аралаш.

Дата написания:
09.08.2020

Инсур Мөсәнниф

Шайтан таягы

Бүген төштә бик зур кырда йөрдем,
Бихисап күп матур чәчкә күрдем!

Берсен өзим, диеп, мин үрелдем...
Шайтан таягына... аһ, төртелдем...

Авыртудан әрнеп, уяндым да,
Як-ягыма сакчыл карандым да,

Мондый төшкә бераз сәерсенеп,
Чуалтмыйм, дип, хәтер җебен,

Дата написания:
05.07.2020

Инсур Мөсәнниф
Кушкаен

Олы юлда, юл чатында
Үсә иде куш каен.
Аларга мин башым идем:
“Булыгызчы дускаем”.

Каеннарның берсе шунда
Әйтте миңа көрсенеп:
“Парсыз безгә иш булалмый,
Бездән читтә йөр син, – дип. –

Дата написания:
28.06.2020

Инсур Мөсәнниф

Барсың, берсең. Әмма...
(М.Гафури белән сөйләшү)

Юктырсың ла, алла!.. (Зарыйлык*)
М.Гафури.

“Юктырсың ла, алла!.. Әгәр булсаң,
Сабыр итмәс идең бу эшкә,
Бөтен кодрәтеңне баглап куймас
Идең җирдә алтын-көмешкә...”

Дата написания:
20.06.2020

Инсур Мөсәнниф
Көзге
Уены-чыны бергә

Көзгегә карыйм... ә аннан
Карап тора бер ят карт.
Кирәген бирим, дип омтылсам –
Бар буыннар “шарт” та “шарт”...

Кара әле, бу көзге бит...
Борынгы бит, картайган...
Мине, көнләп яшьлегемнән,
Картайтадыр, һай, шайтан!

Дата написания:
24.05.2020

Инсур Мөсәнниф
Сындыралар...

Язлар җитеп, бар агачлар
Ап-ак чәчәк атты исә,
Ботарлыйлар, сындыралар –
Исем китә моны күрсәм...

Аһ, сиреньнәр... Зәңгәрен дә,
Сындыралар акларын да...
“Нигә???”, - дисәң, һәрберебез
Сәбәп таба акланырга...

Дата написания:
18.05.2020

Инсур Мөсәнниф
Терсәк якын да бит...

Әйтерсең лә, кияү көткән яшь киленнәр –
Хәтта куаклар да актан киенгәннәр...

Әмма һәр нәрсәнең чиге, вакыты бар,
Җәй айлары яз айларын ашыктыра:

Ефәк туй күлмәген салды бар агачлар –
Кара күзле шомырт, чия, алмагачлар...

Дата написания:
16.05.2020

Инсур Мөсәнниф
Карт һәм егет

Көчле, гаярь бер яшь кенә егет
Хәлсез картны каты рәнҗетте:
Тизрәк алга үтү өчен аны
Этте, төртте һәм “дер” селкетте...
Усал сүзләр белән өркетте...

Дата написания:
05.12.1994

Инсур Мөсәнниф
Фатихамды бирәм һиңә
Пародия

Бәндәләрҙе риҙыҡ йөрөтә, ти,
Һине мөхәббәтем йөрөтөр.
Фатихамды бирәм сәфәреңә,
Юлдар ғына һине ир итер.
Фаҡиһа Туғыҙбаева, «Фатихамды бирәм һиңә».

Дата написания:
14.07.1994

Инсур Мөсәнниф
Эһ-һе-һе
Пародия

Дата написания:
09.05.2020

Инсур Мөсәнниф
Мәңгелек яу

Һәр ел саен язлар кабатлана...
Тагын үтеп китте Җиңү язы...
Җиңүчеләр сафы сирәгәйде –
Каршылады аны бик-бик азы...

Миллионнар калды яу кырында,
Кемдер күрде Җиңү әләмнәрен.
Алар алып кайтты Туган илгә
Шәһитләрнең* соңгы сәламнәрен...

Дата написания:
03.05.2020

Инсур Мөсәнниф
Урак һәм Чүкеч...

Элек бар дөньяга хуҗа иде
Инде “мәрхүм” Урак һәм Чүкеч.
Хәзер исә кыра бар нәрсәне
Дөньяга баш Дурак һәм Кукиш...
Чөнки хәзер алар – куш һәм иш.
Аларда бүген – бар табыш, көч...

Дата написания:
16.04.2020

Инсур Мөсәнниф
2020 ел хатирәләре*

Барысын да күрдем, дия алмыйм һич тә...
Мәскәүдә дә хәтта булмадым...
Чит ил нәрсә була, анысын да белмим,
Диңгез суына да чуммадым.

Дата написания:
16.04.2020

Инсур Мөсәнниф
Мәскәү*, Кирмән**

«Мәскәү! Мәскәү – башкалабыз!” – диеп,
Элек халык ничек горурланды!
Күмәк-күмәк, төркем белән барып,
Кызыл мәйданына хозурланды.

Кирмән сүзен ишеткәндә инде
Әзер иде хәтта чукынырга!
Мәскәү әйтсә, хет төн уртасында
Әзер иде эшкә тотынырга.

Дата написания:
16.04.2020

Инсур Мөсәнниф
Кояш туа

Ник кызарып чыга кайчак Кояш?
Кайчак чыга хәтта алсу булып.
Кайчак чыга уйнап-көлеп, кайчак –
Болыт артларыннан моңсу булып.

Таң ата да Кояш чыга, дибез...
Шулай күренә ул бары моннан.
Кояш туа көн дә сабый кебек –
Галәм-Җиһан карыныннан.
15-16.04.2020.

Дата написания:
16.04.2020

Инсур Мөсәнниф
ҖИМЕРЕК МИРАС

Күптән яз булды бит инде,
Тик бүген тагын буран!
Бетмәгән буран булды бу,
Һич туктый белми торган!

Дүрт көн элек кенә яуды,
Ул бит чак эреп бетте.
Язкай, тизрәк килче инде,
Без сине күпме көттек!

Дата написания:
16.04.2020

Инсур Мөсәнниф
Миннән алда уз, әйдә!

Һай бу чиратларны!.. Көтә-көтә,
Кайчак гарык булып бетәсең.
Кемдер, этеп-төртеп, узып китә...
Без бит гади кеше – көтәсең.

Их, әйтәсе килә шундый чакта
(Әдәп белән инде, сүгенми),
Мәңге-мәңге онытмаслык итеп,
Ходай биргәненә күпсенми:

Дата написания:
10.02.2020

Инсур Мөсәнниф
Һаман бер балык башы...

Бөек Русьтә һәрбер түрә
Алтынга тиң – бик яхшы!
Алар начар, дип, кемгәдер
Сүз әйтеп кара каршы!

Берсе начар сүз әйттермәс,
Өзгәләп ташлар хәтта!..
Күрергә, дип, чаба халык
Түрәләр килгән чакта.

Дата написания:
29.01.2020

Эскәмия

Ишек алда – эскәмия...
Күп нәрсәгә шаһиттыр...
Ул үзе дә күршедәге
Чибәр кызга гашыйктыр...

Күпне күргән, күп сер белә,
Барсын таный йөзеннән...
Син дә анда утырдың бит,
Кышларын да, көзен дә.

Дата написания:
04.04.2020

Инсур Мөсәнниф
ҖИЛСЕЗ ДАВЫЛ

Пыр туздырды афәт бөтен илне...
Утырып та булмый, йоклап та...
Тыныч... сугыш бара, үз-үземне
Инде сизәм кебек окопта.

Ракеталар сыман, әмер ява,
Иртән генә түгел, төнен дә.
Китмәсә ярый ла баш - “түбә”без...
Кыйгаеп, яисә төтенләп...

Дата написания:
25.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Укучыма сүз ахырында

Сезнең алда китап... Тик ошармы?
Шушы сорау килә уема.
Бар тормышым сыеп беткән аңа –
Яздым аны гомер буена...

Бу шигырьләр, юк, юк, һич кенә дә,
Классиклыкка дәгъва итмидер.
Мирас булып калсын әле, дидем,
Көч түгелгәч инде күпмедер...

Дата написания:
03.04.2020

Инсур Мөсәнниф
ЮК, ТАШЛЫЙСЫ КИЛМИ!

Табышмаклар байтак бу дөньяда –
Дилеммасы, теоремасы...
Галәм, дөнья, сөю, бала-чага...
Болар барсы – Тормыш темасы.

Шул Тормышны сөйрәп бару өчен
Кирәк шактый ныклы арбасы...
...Бер уйласаң, Тормыш – Шигърият ул,
Шул ук ритм, образ, рифмасы...

Дата написания:
30.03.2020

Инсур Мөсәнниф
ШИГЪРИЯТ ЯТЬМӘСЕ

Шигъриятнең вак-вак ятьмәсе...
Шигъриятнең иләк ятьмәсе...
Шигъриятнең хәтәр ятьмәсе...
Эләктем мин, әттәгенәсе!
Бик килә бит нидер әйтәсе!
Җир йөрешен чүт шәбәйтәсе...

Тик исемем дә, шәрифем дә,
Мине Җирдә тоткан шөребем дә,

Дата написания:
30.03.2020

Инсур Мөсәнниф
КҮСЕ ЕЛЫ АФӘТЛӘРЕ

Күсе елы җитә, дигәч, бик нык куркып,
И дусларым, киткән идем куырылып!

Кара ел килерен күңлем сизде алдан...
Хәер, минем сизенүдән нинди файда?!

Хәтта кисәттем дә әле киң челтәрдә:
Әзер булырга кирәк, дип, хәтәргә!

Дата написания:
28.03.2020

Инсур Мөсәнниф
ТЕЛЕФОН
Уены-чыны бергә

“Әллә нинди чир купкан, ди,
Бушап калган кибетләр!” –
Шулай диеп шылтыратты
Ахирәтем Гөлбәдәр.

“Син бардыңмы, нәрсә алдың?” –
Тагын сорау – утызлап...
Нишлим инде, җыендым да,
Чыгып киттем тыз-бызлап.

Дата написания:
26.03.2020

Инсур Мөсәнниф
ЙӨГӘМӘШ ТАУ ҮРДӘГЕ
Риваять

Инде бик күптән, борын-борын заманда
Кәҗәләр – командир булганда,
Ябалакны – сакчы, күркәне – үрәтник*
Итеп сайлап куйган чорларда,

Дата написания:
21.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Флюгерлар

Татарчасын белмим, ул ничектер,
Флюгер, диләр... монысы урысча...
Ә урыска кергән нимесләрдән...
Шуңа басым төшми татарча.

Хәтта рифма табып булмый аңа,
Басым төшә бездә азакка...
...Кайсы якка җил иссә дә, флюгер
Борыла ул көньяк, төньякка...

Дата написания:
18.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Кем чиратын бирә?!

Бу дөньяда барсы да бар...
Бар шагыйрьләр... язучы...
Бардыр инде бер-берсенә
Качып чокыр казучы;

Бүләк, исем бирегез, дип,
Теләнеп кул сузучы,
Башкаларны читкә этеп,
Бар чиратсыз узучы.

Дата написания:
18.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Күктәгеләр

Кайбер каләмчеләр шулкадәр дә
Этәрелгән Күккә югары,
Алар инде мәңге Җиргә төшмәс,
Аерылган Җирдән юллары...

Хәтта барлыгы да онытылган –
(Чөнки Күктә!) күрми беркем дә...
(Кунак ашы – кара каршы инде –
Үзләре бит күрми берсен дә).

Дата написания:
17.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Таңнар вакытсыз аткан чак

Уналтыда идең... Дәртең тулган...
Мин дә яшь чибәр егет.
Капка төптә үбешүләр
Тик кичә булган кебек...

Хәтеремдә, син еладың,
Мин бер суырып үпкәч...
Инде чутлап та тормадым,
Синең күз яшең кипкәч...

Дата написания:
17.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Әнкәй күргән барыбер!
Кыз зары

Йөри арттан адым калмый,
Арып беттем, җиләдем,
Кичә тагын сизми калдым,
Арттан килеп җиткәнен.

Кочаклавы гына җитми,
Үбәргә дип үрелә.
(...Әнкәй мине көтә, ахры,
Тәрәзәдән күренә).

Дата написания:
17.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Бер айдан...
Уены-чыны бергә

“Каты авыруга дучар булдым:
Сөю, гыйшыктан чирлим”, – дисең.
Даруы бар аның, улым! Өйлән!
Бер айдан шундук терелерсең.
16-17.03.2020.

Дата написания:
16.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Шук яз

“Тук-тук, тук-тук”... Ачык тәрәзәмә
Әйтерсең лә, кемдер шук шакый...
Аңлыйм бераз, тәндә җан бар әле –
Тышта шук яз... Яз! Кояш балкый.

Яз шаярта, тагын кем булсын соң...
Менә тагын... “тук” кабатлана...
Аптырагач, карыйм тәрәзәдән...
Ә андамы, туган, ә анда!..

Дата написания:
14.04.2020

Инсур Мөсәнниф
Сез исәннәр әле, сез тере!

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!..

...Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Муса Җәлил, «Җырларым».

Дата написания:
14.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Юк

Кемдер... кайда гына юк:
Айда дисәң – айда юк,

Тере дисәң – санда юк,
Анда дисәң – анда юк,

Үле дисәң – гүрдә юк.
Кунак дисәң – түрдә юк.

Сездә дисәң – сездә юк,
Кеше дисәң – сүздә юк.

Күрим дисәң – күздә юк...
...Сөйлим дисәң – сүз дә юк.

Дата написания:
14.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Шушымы инде?..

Карларны кояш эретте,
Аннан яуды яңгыры.
Үләннәр дә чыгар инде,
И рәхмәтләр яугыры!..

Тик белмим шул чыгар микән,
Шик туа бит күңелдә...
Үләнгә ирек бирерме –
Пычрак ята бар җирдә...

Дата написания:
14.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Йөз елга хушыгыз!
Шаяру

Арыдым мин, и туганнар,
Нидән, үзем дә белмим.
Язам, сызам, кабат язам,
Сызам, бозам һәм көйлим.

Шул булдымы инде тормыш,
“Почмаксыз”, я “өчкырсыз”...
Китәм, ахры, хушлашамын,
Йөз елдан очрашырбыз.

Дата написания:
13.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Үзеңне куй минем урынга...
Бер каләмдәшкә

Син дә шигырьләр язасың,
Һәм мин дә шигырь язам.
Мин бу телдә, син ул телдә...
Тиешме безгә җәза?

Синең уйча, тик син хаклы,
Хаклы тик син язарга!
Ни дигән сүз була инде?
Тиештер мин – туктарга!

Дата написания:
13.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Сәер хәл...

Сәер – кара карга күрә калсам,
Кара-каршы хисләр уяна...
Тик аларны мондый төскә Алла,
Үзе сайлап, үзе буяган!

Кара – кайгы төсе, әмма монда
Ни гаебе бар соң аларның?..
Агы булгач, тиеш карасы да...
Очы-кырые юк уйларның...

Дата написания:
12.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Бармы күтәргәнең?..

Танышым бар – шактый озак йөрде,
Ятим, буйдак булып, өйләнми...
Ә бит гаиләсез дөнья бармый,
Хатын-кызсыз тормыш көйләнми.

Физик кимчелеге юк-юклыкка,
Имгәнсә дә, бала чагында...
Тик күтәрә алмый авыр нәрсә,
Ә монысы инде ерунда.

Дата написания:
12.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Кояш белән мин дә сөйләштем!

...Я крикнул солнцу:
"Погоди!
послушай, златолобо,
чем так,
без дела заходить,
ко мне
на чай зашло бы!"
В.Маяковский, “Необычайное приключение, бывшее с Владимиром Маяковским летом на даче”

Дата написания:
12.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Имән
Шаяру

Күп шагыйрьләр, кача-поса,
Зарын сөйли агачка.
Агач сүзсез тыңлый белә,
Ник сереңне ачмаска?

Гайбәт сөйләп тә йөрми ул,
Чәйнәп җиде буының...
Кинәт ташлап та китмидер,
Дус булудан суынып.

Дата написания:
10.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Бүлеш әле

Миңа синнән берни кирәк түгел –
Үтенечне әйтәм, йомышны.
Илле “яшьлек” йорт һәм фатирым бар,
Хан сарайларына торышлы.

Тормыш көтәр өчен байлыгым да,
Кем әйтмешли, тулы касәдер...
Бары күз тимәсен булганына,
Миллион ул, белмим, нәрсәдер...

Дата написания:
09.03.2020

Инсур Мөсәнниф

ЗӘҺӘРЛЕК
Чынбарлык

...Зәһәр кеше иде, гомер буе
Яшәде ул кеше куркытып.
Зәһәр чәчте, вазифасыннан
Түбәннәрне усал кычкыртып.

Дата написания:
07.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Экспромт

Гыйззәтле вә хөрмәтле,
Шөһрәтле вә кодрәтле
Җирдәге ай, йолдызлар –
Ханымнар һәм яшь кызлар,
Сигезенче март белән!
Нибары бер шарт белән –
Мәңге гүзәл калыгыз,
Яздан үрнәк алыгыз!
7.03.2020.

Дата написания:
05.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Шагыйрьләр
Уены-чыны бергә

Җитмеш төрле һөнәр белә
ошбу Җирнең шагыйрьләре,
Шагыйрьләр бит, о-о-о, алармы,
барлык эшнең маһирлары!

Кирәк икән, “эһ” тә дими,
бар дөньяны коткаралар,
Гаеп эшләр кыла калсаң,
хөкемдарлык башкаралар:

Дата написания:
04.03.2020

Инсур Мөсәнниф
Үпкәләмим хәзер...

Беркемгә дә хәзер үпкәләмим,
Үпкәләүдән юктыр бер файда...
Уйлап кара әле, үпкәләшкәч,
Ул кайда да хәзер, син кайда...

“Үпкәләсәң, үпкә аша, балам”, –
Диләр иде элек олылар.
Колак салыйк алар сүзләренә,
Өлкәннәр һәм онык-оланнар...

Дата написания:
29.02.2020

Инсур Мөсәнниф
Бөек шагыйрьләр бар.
Бөек шигырьләр кая?!

Булды заман, шагыйрьләрне
Закон, орган тыя килде,
Барсы язган барлык шигырь
Бер калыпка сыя иде...

Ә шагыйрьләр язды, язды,
Карый-карый артын-алдын...
Шул чүп тавы арасында
Алтын бөртек күр(е)неп калды...

Дата написания:
29.02.2020

Инсур Мөсәнниф
Күрәзәчелек

Ике мең дә егерменче... Февраль ае...
Егерме тугыз бит календарьда...
Кәбисә ел... Башка килә ШУНДЫЙ уйлар!..
Әллә әйтәләрме югарыдан?

Дата написания:
25.02.2020

Инсур Мөсәнниф
Карт алмагач
Баллада

Ташландык һәм хуҗасыз йорт
Тора авыл читендә.
Үсә бары карт алмагач...
Капка да юк, читән дә...

Тыныч инеш аръягында
Туза юлның тузаны...
Күренәдер ары-бире
Машиналар узганы –

Дата написания:
25.02.2020

Инсур Мөсәнниф
Гафу сора...

Тибрәләләр талгын җилдә
Басу, кыр чәчәкләре...
Болыннарда хуш ис бөрки
Аларның сеңелләре...

Язын шытып, җәйдә үсеп,
Белми алар көз килгәнен...
Күрәм кайчак, көз дә җитми,
Бик вакытсыз өзелгәнен...

Үсәләр бит, димәк, алар
Кеше кебек җаннан тора...

Дата написания:
25.02.2020

Инсур Мөсәнниф
Шөкер итик

Әллә читтән кемдер (әллә үзем?)
Күз тидерде, бугай, бәхетемә...
Ансы алай түгел, монысы да...
Әле очрыйм ләчтитенә...

Хәер... инде Җирдә мин булмасам,
Булмас иде бересе дә...
Яманы да, яхшысы да,
Монысы да, тегесе дә...

Дата написания:
21.02.2020

Инсур Мөсәнниф
Кичер мине

Кичер мине, иркәм, барлык гаеп
Тик миндә, үземдә...
“Бәлки, мин дә гаепледер”, – диеп,
Сызланма, өзелмә...

“Гаепсезләр булмый ул”, – дип,
Батма син сагышка.
“Гөнаһсызлар юк ул”, – диеп,
Уйлама ялгыш та.

Дата написания:
19.02.2020

Инсур Мөсәнниф
Вөҗдан газабы

Тәүге тапкыр, кыюлыгым җыеп,
Чыктым менә бүген мин урамга...
Сызгаладым нидер, әмма һаман
Барысы да әле каралама*...

Кешелеккә файда китерерлек
Бүген, ахры, берни эшләмәдем,
Язылмады яңа шигырем дә –
Тулпар** атым ярсып кешнәмәде...

Дата написания:
16.02.2020

Инсур Мөсәнниф
Күпме Җирдә көннәрең?..

“Бары тик ул гына гаепле, ул гына!!!”
Булсын мәҗлес, яки гаетме* –
Әгәр хатын үлсә, ирне битәрлиләр,
Ире үлсә, хатын гаепле...

Дата написания:
16.02.2020

Инсур Мөсәнниф
“Зомби”лар*...

Элек киноларда гына күрдек
Зомби кебек кара көчләрне...
Хәзер, әнә, алар урам тулган,
Өндә күрәм хәзер мәхшәрне.

Әнә бара берәү... Кулын алга сузган,
Ә кулында аның тиле ...фон.
Аннан исә боерык килә микән,
Килә микән әллә берәр моң...

Дата написания:
11.02.2020

Инсур Мөсәнниф
Беркатлылык

Аяк баса кеше якты дөньяларга...
Холык-сыйфат салган биштәр белән.
Әйе, анда барсы бардыр, кайсы хәтта
Күктән бәлки артык җибәрелгән...

Дата написания:
10.02.2020

Инсур Мөсәнниф
Заманча шигърият
Бераз дидактика

Шигырь ясый, яза, сыза
Леди һәм әфәнделәр...
Йөз, меңәрләп туа тора
Рифмалы мәкаләләр...

Чүп-чар шигырь тулы бүген
Интернет “битләре”ндә.
Рифма булса, ритмы юктыр,
Ритмы булса, рифма юктыр
Аларның күпләрендә.

Дата написания:
16.01.2020

Каргалар заманы

Күккә карыйм, күккә багам –
Оча бары каргалар.
Кая булган көтү-көтү
Элек очкан пар кошлар?

Кая булган күгәрченнәр,
Шул тынычлык кошлары?
Күгәрчен, дим, чыпчыкларның
Күренми бит очканы...

Дата написания:
13.01.2020

Инсур Мөсәнниф
Тормыш

Барам тормыш юлларыннан,
Кулларымда – чемодан.
Беркемгә дә күренми ул,
Белми читләр һәм туган.

...Миндә генә түгел алар,
Бар, бар алар синдә дә!
Алар һәрчак синең кулда –
Көндезен дә, төнлә дә!

Дата написания:
05.01.2020

Инсур Мөсәнниф
Фонтан буласым килә

Дата написания:
02.01.2020

Инсур Мөсәнниф
Каберегез бүген ни хәлдә?

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Байтак Геройларның кабере бүген ташландык хәлдә. Бу шигырьне мин туган көнемдә яздым... Миллионлаган совет солдатлары, ә күпләр үз гомере бәрабәренә, Җиңү яуламаса, мин булыр идемме икән? Син булыр идеңме икән?

Дата написания:
20.01.2020

Инсур Мөсәнниф
Бер көнлек гомер

Азмы икән, әллә инде күпме –
Тагын бер көн гомеркәем үтте...
БЕР саны ул зур да түгел кебек...
Бу бит бары бер календарь бите...

Дата написания:
13.01.2020

Инсур Мөсәнниф
Бераз гына мактаганнар иде...
Уены-чыны бергә

Бераз гына мине мактаганнар иде,
Җирдә купты әллә зилзилә –
Аннан да, моннан да исә гайбәт* җиле,
Ә алардан ямьсез ис килә...

Дата написания:
01.01.2020

Инсур Мөсәнниф
Бүген таңда, 1 гыйнварда...

Кемгә сөйлим инде, Сезгә генә
Серем чишим әле, дусларым,
Мин бит бүген таңда, көтмәгәндә,
Миллионер булып уяндым!

Дусларымнан алдым алты нульле
Шәп котлаулар Яңа ел белән!
Матур теләк иде һәрберсендә,
Алтын чуклар белән чигелгән!

Дата написания:
31.12.2019

Инсур Мөсәнниф
Үзтәнкыйть

Шигырь – газиз бала кебек...
Туа башлый икән, куалый.
Аннан чыга тормыш диңгезенә...
Туган икән – инде үзаллы.

Матур булса, инде куанасың!
Төгәлсезлек китсә, эш харап...
Каләм башын чәйнәп утырганда,
Утырганмын икән ни карап...

Дата написания:
30.12.2019

Инсур Мөсәнниф
Хайвани халәт

Һәр ел саен берәр хайван елы...
Утырамын шуңа шаккатып.
Һәр елыбыз я шуышып уза,
Я дулаган атны атлатып.

Өргән булабыз ул... Эт өрсә дә,
Бүре, сарык ашап, йөри ул.
Сарык тиреләрен сата-сата,
Ике куллап акча көри ул.

Дата написания:
29.12.2019

Инсур Мөсәнниф
Төн пәрдәсе аша
Билгесез шагыйрьдән рус теленнән тәрҗемә

Төн пәрдәсен читкә ачып куеп,
Томан аша таңга сузам кулым –
Барлык сагышларым он(ы)тып, көтәм
Тәрәз аша якты кояш нурын.

Дата написания:
29.12.2019

Инсур Мөсәнниф
Бабай, әйдә, танцыга
Уены-чыны бергә

Тагын яшьти* килеп кергән,
Яшьти минем хыялый:
Кайбер чакта “баш түбәсе
Киткән” чагы булгалый.

– Өйдә яту бик җиләтте,
Әйдә, гуляйть итәбез.
Танцы була, кызлар күп, ди,
Танышырбыз, нитәрбез... –

Дата написания:
16.12.2019

Инсур Мөсәнниф
Бәхет
“Яңа елда яңа бәхет телим!”
Миңа шундый теләк телиләр.
Былтыргысы әле үтмәде бит!
Әллә инде шуны белмиләр.

Ява микән күктән чиксез бәхет?
Бу дөньяда алай булмыйдыр…
Яздырмасын Ходай биргәненнән,
Ул бит аны өеп куймыйдыр.

Дата написания:
26.10.2019

Инсур Мөсәнниф
Кире кайтам әле мин!
Уены-чыны бергә

“Үлде бит бу!”, – диеп, сөенмәгез
(Сөенүче булса – күрермен!).
Кинәт үлеп киткән очракта да,
Кайтам әле Җиргә кире мин!..

Дата написания:
23.10.2019

Инсур Мөсәнниф
Өзелгән гөлләр...

Әниләре сипкән орлыклардан
Тамыр җибәрә дә язларын,
Киң болында үсә иде алар...
Җил иркәли иде таҗларын...

Күбәләкләр кунып, канат җилпи,
Бал кортлары оча, тирәләп.
Хуш ис сибә, ачып бар таҗларын,
Яуган чакта яңгыр, сибәләп.

Дата написания:
19.10.2019

Инсур Мөсәнниф
Бирегезче миңа...

Сорыйм әле сездән, әй, кешеләр
(Кемдер үтәр бәлки гозерне):
Бирегезче миңа яңа дәфтәр,
Чиста биттән башлыйм гомерне.

Дөрес, читкә куймыйм искесен дә –
Тиеш ул да ярдәм итәргә:
Максатларга тизрәк җитү өчен
Хаталарны читләп үтәргә.

Дата написания:
05.09.2019

Инсур Мөсәнниф
Бер җаныма һич тә тынгы тапмыйм...

Кая сугылырга белмим кайчак –
Җанга һич тә тынгы тапмыйм.
Кырын төшеп, күктән йолдыз санап,
Кул кушырып, тик тә ятмыйм...

Дата написания:
30.08.2019

Инсур Мөсәнниф
Онытыла...

Онытыла барысы да:
Яхшысы да, яманы да.
Онытыла вәгъдәләр дә...
Кемнәрнеңдер янавы да...

“Яхшылыгың онытмам”, – дип,
Антлар итеп, әйтәбез дә,
Ике-өч көн узды исә,
Күрмичә дә үтәбез лә...

Дата написания:
27.04.2019

Инсур Мөсәнниф
Йөрәк

Аптыратты йөрәк – ялкауланды:
Ике көн эшли дә, тузына...
Кайчак өч көн эшли, әмма инде
Ялы да өч көнгә сузыла.

“Тынычлан, – дим, – алда мәшәкать күп,
Менә эшләр җитә бакчада.
Дөнья болай гына бармас әле,
Артыр пенсия дә – акча да.

Дата написания:
16.04.2019

Инсур Мөсәнниф
Уфа чибәрләре
Н.Нәҗмигә ияреп

Уфа студентлары...
Чиксез хыяллары,
Без — сөюгә туймас исәрләр.
...Уфа чибәрләре
Безне, сөйгәннәрен,
Кире кайта-кайта сөйләрләр.

Дата написания:
24.03.2019

Инсур Мөсәнниф
Аллам сакласын!

Аллам сакласын –
Елан чакмасын:

Дус дигәне дә,
Шыр юләре дә...

Аяклысы да,
Таяклысы да...

Куштаннары да,
Ристаннары да,

Ярышканы да,
Калышканы да,

Ысылдаган да,
Каркылдаган да,

Шуышканы да,
Куышканы да,

Дата написания:
16.07.2019

Инсур Мөсәнниф
Әллә сабан туе, әллә шайтан туе...

Җәй дә җитте. Алдан әзерләндек –
Килеп җитте сабан туе...
Сабан туе... Әмма телгә килә
Рифма булып “шайтан туе”.

Бу – тик рифма... Монда зур һәм олуг
Бәйрәмнең юк бер гаебе.
Шундый рифма туа, күзаллагач
Бар булмышын ил хәленең.

Дата написания:
15.07.2019

Инсур Мөсәнниф
Дөньяны күзәтүләрдән

Күп яшәдем җирдә. Күпне күрдем...
Шуңа сорарга да хакым бар!
Яшь чагында кызлар чибәр була...
Каян чыга ямьсез хатыннар?
10.06.-15.07.2019.

Дата написания:
01.04.2019

Инсур Мөсәнниф
Тормыш тора нидән?

Безнең тормыш тора нидән?
Тормыш тора эштән, сүздән...

Тормыш тора шатлыклардан,
Кайчак тора кытлыклардан...

Тормыш тора балкышлардан,
Тормыш тора алкышлардан,

Тормыш тора сагышлардан,
Тормыш тора ялгышлардан,

Дата написания:
28.03.2019

Инсур Мөсәнниф
Сабый

“И бәхетле сабый чаклар!..” –
Сөйгән сүзе картларның...
...Әмма әле кемнәрнеңдер
Нәкъ шул гүзәл чаклары...

Сабый көлә, чөнки әни
Менә бит ул – янәшә!
Башка берни кирәк түгел,
Әни көлсә, сөйләшсә!

Дата написания:
21.03.2019

Инсур Мөсәнниф
Март ахыры
В.Высоцкийны укыгач

Җирдә – туң боз, ята боз – түбәмдә,
Аска тишим микән, өскәме?
Өметсез, ди, шайтан гына, көтәм –
Күкләр бераз гомер өстәрме?

Өстәге боз, эреп, агып кит син,
Астагы боз, бары тик ныгы!
Аяк аста эреп, агып китсәң,
Алып китәр мине агымы!

Дата написания:
27.02.2019

Инсур Мөсәнниф
Яшьлек хатирәсе

Яшь чак иде, мин Күрдемгә*
Нигәдер дип, барган идем,
Анда бер кыз күргән идем,
Күреп, телсез калган идем...

Кыюсызлык харап итте...
Өнсез калып, мин дәшмәдем...
Исемен дә сорамадым...
Авык авыз, и пешмәгән...

Дата написания:
14.12.2018

Инсур Мөсәнниф
Гомер – күз ачып йомган ара

Кодам, 2018 елның 19 декабренда 70 яшен тутырган Благовещен районының имам-хатибы Марат Муллагәрәй улы Гомәровка

Гомер – күзне ачып йомган ара,
Тирән уйга чумып, уйласаң...
Гомер озын микән, кыска микән,
Әгәр җитмеш үрен яуласаң?

Дата написания:
17.11.2018

Инсур Мөсәнниф
Куркам

Мин бик куркак кеше: куркам,
Иртән таң атмас, диеп.
Төнен нурлы ай калыкмас,
Я кояш батмас, диеп.

Мин бик куркак кеше: куркам,
Балам ни хәлдә, диеп.
Туй, бәйрәмдә салют булса,
Сугышмы әллә, диеп.

Дата написания:
14.12.2018

Инсур Мөсәнниф
Ялган дустан саклан...

“Их, дускаем, дускаем, дип,
Сер сөйләмә дустыңа.
Дустыңның да дусты булыр,
Ул да сөйләр дустына”.
Халык авыз иҗаты.

Дата написания:
31.10.2018

Инсур Мөсәнниф
Син үзең...

Берәр бәйрәм җитте исә,
Миңа бүләк бирәсең...
Мин сөенсен, шатлансын дип,
Йөрисеңдер, күрәсең...

Яңгыр яуса, болытларны
Куарга да әзерсең:
Бер тамчысы төшмәсен, дип,
Җил чакырып йөрерсең.

Дата написания:
20.10.2018

Инсур Мөсәнниф
Ир-егет еламый, диләр...

Күземнән кайнар яшь бәреп чыкты бүген...
Ир кеше булсам да...
Акты ул яңактан...

Карлы-бозлы болыт баскан иде күгем,
Күз яшем кусам да,
Түгелде яңадан...

Ирләр дә елый шул... (мин риза – еласын!)
Сәбәбе нидәме? –
Җанда боз, кар иде.

Дата написания:
22.10.2018

Инсур Мөсәнниф
Сагыш

Ярты гомерем быел узды елга буйда –
Балык кармакладым, тырышып.
Кемдер, яхшы шөгыль дип, ай-һай бик мактады...
Ташлаучылар булды орышып...

Елга, яр буйларында башка төрле уйлар
Килеп керә синнән сорамый.
Алар анда бик үткен яки даһи була,
Я әйтергә һич тә ярамый.

Дата написания:
14.10.2018

Инсур Мөсәнниф
“Язма әле сагыш хакында...”

“Язма әле сагыш тулы шигырь...
Яз матурны, ныклап уйла да...
Шуның өчен шагыйрь бит син, туган,
Сагыш тулы сүзләр кулланма!

...Тышта бит кыш, ап-ак карлар ява,
Күңелләргә өсти яктылык.
Сагыш өчен буран сәбәп түгел!
Түгелгәндәй җиргә тик шатлык.

Дата написания:
13.10.2018

Инсур Мөсәнниф
Сары яфрак

Сары яфрак ак каеннан
Өзелде дә очты ары.
Җилдән узып, кая барсын,
Яфрак кына ул нибары.

Безне дә бит язмыш-җилләр –
Куып йөртә дөнья буйлап:
Өзеп ала, йолкып ала,
Илтеп ташлый, тормый сорап.

Дата написания:
13.10.2018

Инсур Мөсәнниф
Без бәләкәй чакта...
***
Без бәләкәй чакта таулар биек иде,
Без сокландык карап түбәннән.
Баш күтәрә биреп, өскә караганда
Бүрек төшә иде түбәдән!!!

Дата написания:
18.09.2018

Инсур Мөсәнниф
Исә җилләр...

Дата написания:
09.06.2018

Инсур Мөсәнниф
Илдарлы Ямады

Бу авылда кемнәр туган, үскән
Бәхетлеләр тормыш юлында.
Ямадыдан олы юлга чыкты
Илдар дигән шагыйрь улы да.

Ямадыда канат ныгытса да,
Шигъри үрләр алга әйдәде;
Әйдәде дә, үткен каләм биреп,
Казан белән аны бәйләде.

Дата написания:
04.06.2018

Инсур Мөсәнниф
Сез кая китәсез, сөйгәннәр?

Кай арада узган җәйләр, көзләр,
Җиремдә янә дә ак кышлар...
Тәрәзәмә төшкән матур бизәк...
Һәм ни гаҗәп – йөзә аккошлар...

Йөзә алар горур, йөзә янәш,
Тугрылыкта – сихри көчләре...
Көнләшәме әллә шушы пардан –
Дулкынлана күлнең өсләре.

Дата написания:
04.06.2018

Инсур Мөсәнниф
Бүә сагышы

Бүә ага. Башын игән чал таллары,
Ике адым ара – ярларга.
Сирәк кенә каккан дулкыннарга карап,
Агачлар да калган уйларга.

Саллар тулып акты аннан заманында,
Йөзде көтү-көтү балыклар...
Бүген болар бар(ы)сы хатирәдә калган,
Нинди афәтләр соң калыккан?

Дата написания:
07.05.2018

Инсур Мөсәнниф
Яралы йөрәк

Күрәсезме, дуслар,
Хәтта очар кошлар
Парлап сайрый парлы тирәктә!
Сайрауларын тыңлап,
Һаман сине уйлап,
Чыдап булмый янган йөрәккә!

Дата написания:
07.05.2018

Инсур Мөсәнниф
Былбыл һәм мәче

Дата написания:
28.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Ярлыкачы

Ярлыкасын, гафу кылсын мине Ходай,
Шигырь язам, диеп, мактандым...
Сәхнәдәнме, кемдер алдындамы Аны,
Күз дә йоммый, шулай алдадым.

Аллаһ, моны күрми булмас, тик дәшмәде,
Ниләр уйлап, ниләр дигәндер.
Акылына кайтыр бу, дип, өметләнеп,
Берникадәр вакыт биргәндер.

Дата написания:
27.04.2018

Инсур Мусанниф
Көзләремә кил

Гомер көзе җитә һәркемнең дә
Телиме ул, теләмиме...
Онытыла барлык юләрлекләр –
Булсын сагыш, я сөюме...

Яшьлеге дә уза, гомере дә –
Әллә ага бозлар белән,
Әллә гөрләвекләр белән китә...
Әллә агым сулар белән...

Дата написания:
28.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Бардыр әле...

Әйтәсем әйтеп беттемме,
Әйтсәче миңа Ходай...
Ә уйласаң, әйтер фикер
Бар кебек әле болай...

(Гаять шома да түгелдер,
Кытыршы ягы бардыр...
Фикерләрне сыйдырырга,
Я кәгазь бите тардыр...).

Дата написания:
25.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Тормыш кадере ни була?

Язмыштан узмыш юк.
Фаталистларның төп лозунгы.

“Туганнар һәм дуслар, бу тормышның
Кадерләрен берүк белегез –
Гомерләр бик кыска, үтә-китә,
Сыкрап, үкенерсез, үксерсез!..”

Дата написания:
24.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Тамчы-табышмак

Кояш көлә, күзен кыса,
Чык урамга, уйна, ди.
Дустыңны да чакыр әле,
Корабың да куйма, ди.

Кыеклардан өй буена
Тамчы тама тып та тып.
Шул тамчыдан диңгез була –
Карап торам шаккатып:

Дата написания:
23.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Сер ачкычы

Шигырь язган чакларым бар...
Шагыйрь, диләр, хәтта зурлап...
(Күндәммен шул, карышкан юк,
Әйтмәсеннәр бары хурлап...).

Шуңа, ахры, кемнәргәдер,
Тормыш юлым кызыклыдыр,
Кемгә нәрсә: миңа кызык
Кеше булса кызыксыныр...

Дата написания:
16.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Яңа су анасы
Буйдак авыл егете авызыннан
Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына ияреп
Поэма

I

Җәйге көн. Эссе, чыдап булмый. Елга буйга төшеп,
Су коеныйм әле ичмасам, өйдә ятмыйм, сөрсеп.

Дата написания:
11.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Интернет-комедия

Беренче күренеш.

Хатын (үртәлеп, кычкырып диярлек):
Кендек ачып, күкрәк-түш киереп,
Төшәләр бит фотоларга.
Бар законлы ире, бар баласы...
Ни җитми бу дураларга?!

Дата написания:
12.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Якты әле бу дөньялар

Гомеркәйләр бик тиз үтә икән,
Тормышның белегез кадерләрен.
Югыйсә, зиратта, үкендереп,
Тизрәк артыр саны каберләрнең.

Тәңре әйтер: “Юлың тәмам, абзый
(Түтәй, бу сиңа да кагыладыр...),
Җыен ахирәткә, җаның, әнә,
Канатларын җәеп, кагынадыр...”

Дата написания:
11.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Ямьсезләрне кемнәр пар итәр?

Чибәрләрне сөя барысы…
Матурлыгы җәлеп итәдер.
Тик аларны, гүзәл булса да,
Төрле-төрле язмыш көтәдер...

Ни булса да, алар барыбер
Азмы-күпме бәхет кичерә...
Ә ямьсезләр кемне көтә икән
Һәр фасылның айлы кичендә?

Дата написания:
05.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Җавапсыз мәхәббәтем
Шаяру (автобиография түгел)

Яшь идем. Ара-тирә аралаштык,
Кочаклаштык һәм үбештек.
Яшьләр арасында ни генә булмас...
Үпкәләштек һәм килештек...

Дата написания:
04.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Ярты Атнабай

"Плохой тот солдат, который не думает быть генералом,
а еще плоше тот, который слишком думает, что с ним будет."
А.Ф.Погосский.

Язма, тыйнаксызлык бит бу, диеп,
Тыяр иделәр дә, бик тыяр...
Ярый, бу шигырьне мин язмасам,
Я, әйт, башка тагын кем язар?

Дата написания:
06.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Тагын бер яз җитте...

Ишек алда гөрләвекләр ага,
Ботакларда инде бөре бүртте –
Менә тагын, тагын бер яз җитте...
Гөрләвеккә уйчан гына карап,

Балалыкны сагынса да күңел
(Кайтыр идек аңа барыбыз да,
Кирәк түгел хәтта дөньябыз да!)
Инде хәзер кәгазь кораб түгел,

Дата написания:
05.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Ярып алдым...

Теләмәде һич туарга шигырем:
“Кемнәр укыр, юк бит кирәгем дә...”
Каләмемне хирург скальпеле итеп,
Ярып алдым аны йөрәгемнән...
04-5.04.2018.

Дата написания:
06.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Кара гөлчәчәкләр*

Меңәр төрле чәчәк бу дөньяда,
Күрсәң әгәр, күзләр камаша!
Ә минем яраткан чәчәгем
Ал да, ак та түгел, юк, башка...

Кара роза... Кара гөлчәчәк...
Нигә икән сезне яратам?
Кирәк түгел алы, кызылы...
Кара чәчәк диеп җан атам!

Дата написания:
04.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Карлар яуса, көрим әле

Шәһәр ишек алды. Бер эш тә юк,
Таза-сау ир-егет – эчкече.
Подъездда бар идән юуучысы,
Карлар яуса, бардыр көрәүче...

Йөрәк түзәме ни, карлар яуса,
Чыгып, көрәгемә тотындым.
Кем әйтмешли, кеше өчен эшләп,
Әллә оттым, әллә отылдым.

Дата написания:
04.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Капма-каршылыклы дөнья

Бер яхшыга – бер яман.
Халык әйтеме.

Капма-каршылыклы, авыр дөнья...
Ак һәм кара, зәңгәр күк һәм болыт...
Авыр дөнья... капма-каршылыклы...
Шатлык тулы тормыш һәм сорылык...

Дата написания:
03.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Яшьлеккә кайтам!

Алтмышым тулып та бетмәде,
Тәртәне бордым кирегә!
Нигә җитмешкә таба карыйм?!
Барыйм ал борып иллегә!

Бер елдан булыр илле тугыз,
Аннан килә илле сигез!
Тәртәне тибеп сындырам бит,
Еллар, миңа юл бирегез!

Дата написания:
03.04.2018

Инсур Мөсәнниф
“Шигарь”ләр...

“Татарча” диеп аталган “шигарь”ләр күп Интернетта))...
УКЫДЫМ да берничәсен, ут капты, ут йөрәгемә:))
ТАТАРча шигырьләр кая???!!! – барысы диярлек ТАТРча)))...
Һәм тәүге кат үкендем, әй... ник УКЫРГА өйрәнгәнемә)))...
02-03.04.2018.

Дата написания:
02.04.2018

Инсур Мөсәнниф
Хикмәт бары шунда...

Һәркемнең дә ошбу Җирдә
Җаны яткан Эше бар;
Һәр кешенең Ходай биргән
Үз Тиңе, үз Ише бар.

Хикмәт бары тайпылусыз
Максатыңа баруда,
Гомер юлың кичү өчен
(һәм бәхетле үтү өчен)
Ишең, эшең табуда.
2.04.2018.

Дата написания:
31.03.2018

Инсур Мөсәнниф
Эчкече газаплары

Эчмәс иде аракының
Кызылын да, агын да...
Авызына керде исә,
Сорый бит ул тагын да!

Аракының бөкесе ак,
Шешәдә дә ак нәрсә...
Явызлык ак була микән,
Менә кайда мәсьәлә!

Дата написания:
31.03.2018

Инсур Мөсәнниф
Эчүне ташлаган

Дата написания:
24.03.2018

Инсур Мөсәнниф
Без кемгә кирәк?

Дата написания:
22.03.2018

Инсур Мөсәнниф
Тынарсыңмы, йөрәк?

Бу язмыш тагын бер кат
Сыныймы, белмим инде...
Шушындый гүзәл кызны
Соң, ничек сөймим инде?!

Зур гөнаһ – ятны сөю...
Йөрәгем тынарсыңмы?
Үзеңә читтән карап,
Акылың тыңларсыңмы?

Дата написания:
21.03.2018

Инсур Мөсәнниф
Үпкәләмә әле!

Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит;
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит.
Венер Мөхәммәдиев, “Юкка үпкәләмә”

Үзем һич тә аңламыймын,
Кем боза арабызны:
Бәлки кемдер ярдәмләшер
Аңларга хатын-кызны!

Дата написания:
18.03.2018

Инсур Мөсәнниф
Сәер чир

“Чит кешенең тәрәзенә
Беркайчан бакма, балам,
Якыныңнан кемдер үлә,
Моннан сакласын, Аллам!”

Әнкәй, инде мәрхүмәкәй,
Шулай кисәтә иде.
Тормыш, әдәп сабакларын
Шулай өйрәтә иде.

Дата написания:
16.03.2018

Инсур Мөсәнниф
Һәрбер кеше – үзе бер җыр

Җиргә килгән һәр кеше – үзгә,
Кабатланмас яңа бер җыр ул.
Охшамыйча башка берсенә,
Тик яңача Җирдә балкыр ул.

Дата написания:
15.03.2018

Инсур Мөсәнниф
Зарланмыйк әле

Дата написания:
11.03.2018

Инсур Мөсәнниф
Кеше күңелкәе кара урман

Кеше күңелкәе кара урман,
Бар син юл табып кара.
Кеше күңелкәе кара урман,
Бар, син юл салып кара.

Кеше күңелкәе кара урман,
Бүре дә очрар, бәлки.
Кеше күңелкәе кара урман,
Шүрәле кочар, бәлки.

Дата написания:
13.03.2018

Инсур Мөсәнниф
Кайттым әле Күрдемемә
Атнабай монологы

Дата написания:
10.03.2018

Инсур Мөсәнниф
Вакыт күп тә бит...

...Ә без, әнкәй, ифрат ашыгабыз, –
Мәңге бетмәс эшкә тарыктык.
Сезнең безгә әйтер сүзегез бар,
Ә тыңларга безнең вакыт юк.
Вакыт юк.
Ә. Атнабаев, “Вакыт юк”.

Дата написания:
01.03.2018

Язның беренче көне
Трагик юмор

Әйтерсең лә, кемдер төртте кабыргама,
Уяндым да кинәт тертләп, күзем салдым
Телефонда җем-җем янган ут-сәгатькә...
(Хәзер кеше сәгать такмый, сатып алмый).

Дата написания:
28.02.2018

Инсур Мөсәнниф
Кышның соңгы көне

Дата написания:
26.02.2018

Инсур Мөсәнниф
Яхшыга өмет иткәндә...

Урамда, ну, тышта инде,
“Егерме биш” салкынлык.
Салкын гына түгел, җиле
Өтеп бара, чукынчык!

Ә тәрәзгә кояш карый,
Ике күзен мут кысып.
“Яз җитә бит, кабын әле,
Яшә, янма, – ди, – пыскып”.

Дата написания:
26.02.2018

Инсур Мөсәнниф
Аһ, каеннар...

Ходай биргән, ахры, озын гомер –
Зур болында үсте ялгыз каен,
Әтиме ул, әниме, ник ялгыз –
Белмим дөресен һич тә тәгаен...

Ә төбендә – яшь бер каен кызы,
Назга чумып аның кочагында,
Эреп китеп кояш нурларында,
Шуклана да иде кайчагында...

Дата написания:
25.02.2018

Инсур Мөсәнниф
Кемнәр өйрәтә?

Дата написания:
21.02.2018

Инсур Мөсәнниф
Юлларның бар төрлесе...

Юлларның бар төрлеләре...
Авыры бар, җиңеле...
Хәерлесе, уңышсызы...
Тигезе һәм түгеле...

Юлларның бар төрлеләре...
Ялгыз гына үткәне...
Я юлдашлар очраганы –
Азга яки күпкәме...

Дата написания:
20.02.2018

Инсур Мөсәнниф
Әткәй нигезе

Дата написания:
20.02.2018

Инсур Мөсәнниф
Бурыч

Сискәнеп, төн уртасында
Сикереп торасың да,
Будильникның сәгать угын
Кирегә борасың да,

Кабызып шул компьютерны,
Экранга кадаласың...
Хисләрең һәм уйлар белән
Бергә-бер син каласың...

Дата написания:
16.02.2018

Инсур Мөсәнниф
Атнабай мыегы

Пьесалары сәхнәләрдә гөрләп барды,
Елатты ул барча халыкны.
Тирән уйландырды, тирән хисләндерде...
Алар бар да илдә данлыклы.

Ә гашыйклар, сөйли-көйли шигырьләрен,
Капка төптә таңны аттырды.
Һәм аларны бүген яңа буын ятлый...
Алар бар да илдә данлыклы.

Дата написания:
16.02.2018

Инсур Мөсәнниф
Чишмә башы – Күрдем

Монда, беләм, ташлы чишмәләр күп,
Моннан алар өчәү башлана.
Көнләшәмен шушы күпне күргән
Шома, шаян вак-вак ташларга.

Болытларга карап, ага сулар,
Зур дәрьяга таба ашкына...
Йөрәк сыкратырлык моңнар сала,
Күңелеңне бары ач кына.

Дата написания:
19.10.1995

Инсур Мөсәнниф
Ләхет
Шаярудия

“Ләхетем син...”
“Сөюсез бу тормыш ләхеттер...”
Р.Усманова. “Сагындым мин сине, сагындым”

Дата написания:
06.02.2018

Инсур Мөсәнниф
ЧЫК СИН, ШАГЫЙРЬ, АВЫЛЛАРГА...

Килсә әгәр бик охшыйсың...
Атнабаев агайга,
Мәхәббәтен бар халыкның
Көнен-төнен тоярга,

Ирешергә ихтирамга,
Буй җитмәслек абруйга...
Теләсәң син хөрмәт, шөһрәт...
Бик сусасаң... даннарга...

Дата написания:
05.02.2018

Инсур Мөсәнниф
Әнкәм җыры

Дата написания:
05.02.2018

Инсур Мөсәнниф
Шомырт чәчәкләре

Ап-ак шомырт чәчәкләре
Язларын гына була...
Тирә-як һәм бар дөньябыз
Хуш исләр белән тула.

Муел мәңге чәчәк атар,
Ис сибәр күк тоела...
Әмма алар, ни кызганыч,
Коела шул коела...

Дата написания:
30.01.2018

Инсур Мөсәнниф
Ни яулыйсың һәм даулыйсың?

Дата написания:
21.01.2018

Инсур Мөсәнниф
Тәрәзәмнән көн дә күрәм каен

Дата написания:
18.01.2018

Инсур Мөсәнниф
Алыштырыр идем

Дата написания:
24.12.2017

Инсур Мөсәнниф
Баштанаяк киендергән

Озак еллар читтә йөргәч,
Әсматтәйнең* улы кайткан.
Фырт киенгән, муенына
Озын алтын чылбыр аскан.

Ирләр белән сөйләшкәндә
Мактанып та торды әле.
– Газизем бит – баштанаяк
Киендердем мин әнкәйне...

Дата написания:
27.11.2017

Инсур Мөсәнниф
Җимерек нигез янында

Дата написания:
05.11.2017

Инсур Мөсәнниф
"Кире кайтырлар иде..."
– Инсур бабай, теге дөнья, теге дөнья, диләр,
Ничек икән анда, яхшымы?
- Яхшыдыр инде, балалар, анда начар булса,
Кире кайтыр иде барысы!
5.11.2017.

Дата написания:
03.11.2017

Инсур Мөсәнниф
Сәясәт - пычрак эш...

Сәясәт миңа - чит һәм ят нәрсә,
Укымыйм һәм дә кызыксынмыйм.
Мигә үтеп керергә омтылган
Чит-ят фикергә буйсынмыймын.

Әмма берчак килеп эләктем мин
Җанга чит-ят бер манзарага.
Шундый (гади кеше аңламаган)
Зәхмәт йокты бит заманага...

Дата написания:
03.11.2017

Инсур Мөсәнниф
Тормыш мәгънәсе
.
“Тормыш мәгънәсе. Ул нәрсә була?”, - диеп,
Уйлангандыр бәлки байтаклар.
Мин үзем дә аны һаман ачык белмим –
Бәлки Җирдәге эз, балалар...

Дата написания:
02.11.2017

Инсур Мөсәнниф
Язмыш кая язылган?

Баштан үтте төрле вакыйгалар...
Кичтем утны, салкын суларны...
Бер-бер артлы узды айлар, еллар,
Сизмәдем дә гомер сулганны.

Язмыш микән шулай, ялгыш микән,
Чыгып булмый тормыш сазыннан...
Кешеләрнең, имеш, язмышлары
Маңгаена күктән язылган...

Дата написания:
30.10.2017

Инсур Мөсәнниф
Күңелкәем әрни

Дата написания:
30.10.2017

Инсур Мөсәнниф
Көн арты көн...

Бу яшьләргә картлык мәңге килмәс сыман,
Мәңге яшәр кебек тоела.
...Әмма, көн арты көн, гомер мизгелләре
Сары яфрак сыман коела...
30.10.2017.

Дата написания:
02.10.2017

Инсур Мөсәнниф

Син әле аңламыйсың...

Дата написания:
06.06.2017

Инсур Мөсәнниф
Ишек ачма миңа, шакысам да...

Ишек ачма миңа, шакысам да,
Бу йомшаклык бары минутка...
Салсаң да син гомер буйларына
Мине мәңге сүнмәс бу утка.

Ишек ачма миңа, шакысам да,
Җәй көнендә җиргә кар ятмый!
Иңнәремә ятып еласаң да,
Кайгы-хәсрәтеңне таратмыйм!

Дата написания:
03.06.2017

Анис Шаймарданов
г. Зеленоград (Москва г), Россия
23 мая
Авылдашыма – Мәскәү турында

Дата написания:
07.03.1980

Инсур Мөсәнниф
Өмет

...Караңгы төн. Йоклый авыл
Тәрәзләргә пәрдә ябып.
Ә күктә кара болытлар
Бер-бер артлы уза чабып.
Ай, балкый да, яшеренә, җирне
Бер мизгел нурга күмеп.
...Сине күреп кабынып сүнгән
Нәкъ минем өмет кебек.
7.03.1980.

Дата написания:
09.04.2017

Инсур Мөсәнниф
Уфа юлында

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап.
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап...
Г.Тукай, "Пар ат".

Дата написания:
05.04.2017

Инсур Мөсәнниф

Һәйкәл
Я памятник себе воздвиг нерукотворный...
А.С.Пушкин, "Памятник".

Һәйкәл салдым мин үземә –
Әллә ни зур да түгел.
Хикәя hәм шигырьләрем –
Һәйкәлем нәкъ шул үзе.

Дата написания:
13.08.2002

Инсур Мөсәнниф
Мәхмүтнең әйткәне

— Ун елга бер, шау-гөр килеп,
Халык санын алалар.
Ләкин тәүдә:
«Син — башкорт», — дип,
«Син — татар», — дип,
«Син — манкорт», — дип,
«Син — хәтәр», — дип,
Халык җанын алалар.
13.08.2002.

Дата написания:
09.03.2017

Инсур Мөсәнниф
Әгәр үлсәм...
Шушы темага уенлы-чынлы шигырьләр язган барлык шагыйрьләргә кушылып

Дата написания:
07.03.2017

Инсур Мөсәнниф
Шәп чаклары бар иде...
Социализм чорындагы “яшел елан”га мәдхия

Дата написания:
06.03.2017

Инсур Мөсәнниф
Машинасыз калдылар

Хөппениса бер кибеттә
Шундый хәбәр ишеткән:
“Ун балалы кешеләргә
“ГАЗель” тиеш, ди, икән!”

Ишеткән дә, күңелендә
Ризасызлык баш төрткән.
Ул да моңа бик лаек бит,
Уйлап кара, я, төптән!

Дата написания:
07.02.2017

Инсур Мөсәнниф
Бер дустым бар
Айрат дуска

Безнең дуслыкка да инде байтак гомер –
Кырык биш ел тулып бара бит.
Дөрес, беркайчан да янәш яшәмәдек,
Безнең тормыш – киң кыр-дала бит.

Дата написания:
19.01.2017

Инсур Мөсәнниф
Хәтеремнең чүп-чар савыты

Дата написания:
28.11.2016

Инсур Мөсәнниф
Алла күрсәтмәсен

Адәмне бар (хасил) иткәч, Аллаh,
Гамәлләрен бераз күзәткәч,
Аның сабыйдай шат йөзен күргәч,
Кайбер кимчелеген төзәткәч

(Ягъни аң-зиhен hәм тел-сүз биргәч),
Әйтте: “Ялгыз булыр күңелсез,
Хатын кирәк сиңа, югыйсә бит
Калуың бар тәмам нәселсез.

Дата написания:
06.11.2016

Инсур Мөсәнниф
Кояшлы көннәрдә

Дата написания:
10.08.2016

Инсур Мөсәнниф
Эволюция
(яңача иске такмак)

Байлар, байлар бал эчә,
Урта байлар сыра эчә,
Безнең кебек ярлы мескен
Ярга ятып су эчә.
Халык авыз иҗаты.

Яңа байлар коньяк эчә,
Хәтта комнан бау ишә.
Хәерчеләр ни эшләсен,
Әчетә дә, бал эчә.
10.08.2016.

Дата написания:
19.08.2016

Инсур Мөсәнниф
Әле нәкъ яшьнәр чагым
Мечтать не вредно.
Рус халык әйтеме.

Әй, елларым, артыгыздан
Сез мине чакырмагыз.
Сезнең дә бит чигегез бар,
Бик җитез юрттырмагыз.

Дата написания:
03.08.2016

Инсур Мөсәнниф
Масаймачы, кеше

Дата написания:
23.05.2016

Инсур Мөсәнниф
Кеше күңеле – пыяла

Кеше күңеле – пыяла,
Саксыз кагылсаң, уала.
Халык мәкале.

Дата написания:
20.05.2016

Инсур Мөсәнниф
Алмагачлар шау чәчәктә…

Дата написания:
19.05.2016

Инсур Мөсәнниф
Кояшсыз көннәрдә

Быел күктә Кояш сирәк кунак,
Агыла да болыт агыла.
Җирдә сирәк-мирәк калган кошлар
Хәлсез генә канат кагына.
Көннәр үтә шулай кояш күрми,
Ә күңелгә сагыш үрелә.
Аяк аста пычрак лач-лос килә...
Якты көнгә өмет сүрелә.
22.04.2016-19.05.2016.

Дата написания:
19.05.2016

Инсур Мөсәнниф

Кыйтга*

Эш көне башланды…
Эт көне башланды.
Элек эш – дан иде…
Ә хәзер… кол хисе.
18-19.05.2016.
*Кыйтга - кыска шигырь.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кыйтга. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 178 б.

Дата написания:
19.05.2016

Инсур Мөсәнниф
Каргага мәдхия

Дата написания:
13.04.2016

Инсур* Мөсәнниф

Дөньяны пакьлый алмадым…
...Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
Габдулла Тукай, “Кыйтга”**.

Дата написания:
11.04.2016

Инсур Мөсәнниф
Халык улы
2016 елның 26 апрелендә Г.Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулды

Дата написания:
04.04.2016

Инсур Мөсәнниф
Умырзая

Дата написания:
22.03.2016

Инсур Мөсәнниф
МӘҢГЕЛЕК

Дата написания:
27.02.2016

Инсур Мөсәнниф
Җилкәй, иссәң туган якка...

Рәмзинә Тимеровага ияреп

Җилкәй, иссәң туган якка,
Җиткер сәлам тугайларга,
Җиткер сәлам тургайларга,
Җиткер сәлам туганнарга.

Җилкәй, иссәң туган якка,
Җиткер сәлам болыннарга,
Җиткер сәлам колыннарга,
Җиткер сәлам олыларга.

Дата написания:
29.01.2016

Инсур Мөсәнниф
Туган Җирдә бул солтан!

Дата написания:
02.12.2015

Инсур Мөсәнниф
Черки

Дата написания:
24.08.2015

Инсур Мөсәнниф
Оран

Дата написания:
04.08.2015

Инсур Мөсәнниф
Дәгъва белдермә син үткәннәргә...

Дата написания:
03.08.2015

Инсур Мөсәнниф
Соңгы мәхәббәт
Эльдар Рязановка ияреп

Соңгы мәхәббәт... Саубуллашу һәм
Юату ... Әйтерсең, исерткеч,
Кыл юләрлек, бу – соңгы мөмкинлек,
Сихер, бозым, татлы тилерткеч...

Дата написания:
30.06.2015

Инсур Мөсәнниф
Җирдә кеше туа...

Дата написания:
30.06.2015

Инсур Мөсәнниф
Агач утырттыңмы?

Дата написания:
26.06.2015

Инсур Мөсәнниф
Буталчык дөнья

Дата написания:
23.06.2015

Инсур Мөсәнниф
Курсташлар
БДПИның филология факультетын тәмамлауга 30 ел тулуга багышлана

Дата написания:
12.06.2015

Инсур Мөсәнниф
Сабантуйга кайткач

Дата написания:
19.10.1995

Инсур Мөсәнниф
"Ниндидер бер тантанада..."

...Ниндидер бер тантанада
Зур шагыйрьгә
Бүләк бирделәр.
Мине дә “буш итмәделәр”...
“Яхшырак яз, энем”, - диеп,
Киңәш бирделәр.
19.10.1995.

Дата написания:
04.03.1998

Инсур Мөсәнниф
"Гүзәлләрдән гүзәл, түземледән түзем..."

Гүзәлләрдән гүзәл, түземледән түзем,
Изгеләрдән изге – кеше бармы?
“Балам”, “ирем”, “әткәм” диеп борчылучы –
Атый алам бары хатын-кызны.
4.03.1998-29.03.2016.

Дата написания:
21.02.1994

Инсур Мөсәнниф
Сүзсез генә

Тормыш юлларында очраштык без...
Куллар бирештек тә, икебез
Ике якка киттек.
Әйтерсең лә,
Ике чит җиһан җисеме без.
1994-21.04.2015.

Дата написания:
15.04.2015

Инсур Мөсәнниф
Чират кемдә?

Дата написания:
03.04.2015

Инсур Мөсәнниф
Кагылмагыз

Дата написания:
03.02.2015

Инсур Мөсәнниф
Кайтарыгыз алтмышымны!
Флера апа Хәлфинага
80 яшьлек ханым монологы

Дата написания:
06.12.2013

 

Оглавление

 

Сөю кайтавазы

Кулларыма каләм алам

Дата написания:
04.12.2013

Уважаемые, читатели!

Представляю вашему вниманию цикл стихов «Бер гомер». Эти стихи на татарском языке напечатаны в коллективном сборнике “Тургайлар канат кага” (Уфа, “Китап”, 1996, стр. 7-36) под названием “Бер гомер” с предисловием видного поэта Башкортостана Р.Шаммаса.

 

Үз каләме

Дата написания:
12.11.2014

Инсур Мөсәнниф
Котылды

И урлашты, и урлашты…
Капчыклап та, учлап та.
Фатир тулды акча белән,
Калмады бер почмак та.
Без капчыкта ятмый, диләр -
Һәм, ниһаять, тотылды.
Тотылды да… урланганны
«Төртеп» бик тиз котылды.
12.11.2014.

Дата написания:
15.02.2000

Инсур Мөсәнниф
Яңавыл җыры

Башларыңны горур тотып
Күкрәп яшә, Яңавыл.
Бер көнләшсен, бер уфтансын
Барлык кала, бар авыл.
Бер күрсәң син Яңавылны
Йөрәкләрдә кала ул,
Мәңгелеккә кала ул,
Кала ул, кала ул, кала ул
Яңавыл.

Дата написания:
30.05.2014

Инсур Мөсәнниф
Уралым

Дата написания:
18.04.2014

Инсур Мөсәнниф
Бәхиллек

Дата написания:
28.12.1999

Инсур Мөсәнниф
Пушкин
2019 елда бөтен прогрессив кешелек дөньясы А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулуны билгеләп үтәчәк

Дата написания:
29.12.1999

Инсур Мөсәнниф
Җиңү тылда да яуланган…
1999 елда Яңавыл районы Вәрәшбаш авылында сугыш чорында тылда эшләгән хатын-кыз хезмәтчәннәр хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Дата написания:
26.01.1995

Инсур Мөсәнниф
Акбулат
Поэма

Әфганстан сугышында хәбәрсез югалган 312,
һәлак булган 13833 солдат һәм офицер,
шул исәптән 442 татар егете рухына багышлыйм

Дата написания:
12.04.1994

Инсур Мөсәнниф
Күз яшьләре
Поэма

Дата написания:
08.04.1994

Инсур Мөсәнниф
Төнге уйлар
Поэма

1.
Иртәгә ял – якшәмбе.
Тагын авылга кайттым.
Белим, дип, әнкәй хәлен.
Иске болдырга чыктым.
Бер көйрәтү – исәбем.
Сукты сәгать – төнге бер.
Авылга караш ташлыйм.
Бер яктылык булсачы!
Тәрәзәләр – чаршаулы.
Авыр тынлык боҗрасы.

Дата написания:
29.06.1994

Инсур Мөсәнниф
“Улыкаем, сиңа әйтәм...”
Замана такмаклары

Дата написания:
05.02.1992

Инсур Мөсәнниф
Заманына күрә такмагы

Дата написания:
24.10.1994

Инсур Мөсәнниф
“Яшь язучы” такмаклары

Дата написания:
05.12.1994

Инсур Мөсәнниф
Казлар көтә шагыйрь
Шаяру

...Күктән авыл өсләрендә янган
Таныш йолдызларны эзләем.
Ринат Шакир, “Башларымны искән җилгә куям...”.

...Бер караем әле, әйдә,
Якты йолдыз булып та.
Ринат Шакир, “Сыек кына якты төшә...”.

Дата написания:
12.12.1994

Инсур Мөсәнниф
Җиңмеш
Сатирик Рәдиф Тимершинга дусларча шарж

Дата написания:
13.09.1994

Инсур Мөсәнниф
Кигәвен керде күңелгә - Язмыйча түзиммени?!
Шаяру

Бисмилласыз үскән малайлар дип
Тиргиләрдер безне тиргәвен.
Нишли ала идек, иңебездән
Басып торгач ата фиргавен.
Рәшит Гәрәй, “Күгебезне нурлап”.

Дата написания:
01.12.1994

Инсур Мөсәнниф
Асрамага ал, карга
Шаяру

...Урта урыс калкулыгы булсын,
Түбәнлеге, имеш, булмасын.
Шушы җиргә исем кушмый китсәм,
Исемемне урыс урласын!
Гадел Низам, “Урта урыс түбәнлегендә”.

...Эт җирсесә, җиргә ятып ауный.
Миндә – эт халәте. Их, нишлисе!..
Гадел Низам, “Эт биюе”.

Дата написания:
01.12.1994

Инсур Мөсәнниф
Минлешагыйрь
Шаяру

...Бүген бик күп оста шигырьчеләр
Нәрсә языйм, диеп аптырый.
Мендәремә башны куйганда да,
Каләмемне ерак куймыйм мин.
Уйлар миңа шигырь булып килә,
Рифма белән шәбрәк уйлыйм мин...

Дата написания:
28.03.1993

Инсур Мөсәнниф
Шаржлар – шаярышлар, пародияләр

Шагыйрь Мөхәммәт Закировка

Исемеңне кемнәр куйган,
Исемең матур – Мөхәммәт.
Закиров тауга килмәсә,
Тау үзе килә.
Әйбәт!

Шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйковага

Дата написания:
23.08.1995

Инсур Мөсәнниф
Зур вазифа

Дата написания:
06.12.2000

Инсур Мөсәнниф
«Ни дисәң дә, ул түгел»

Ни дисәң дә, ул түгел,
Хәзер безнең көнкүреш.
Акча юк, дибез, ә көн дә -
Йә ярыш, йә “конкурыс”.
06.12.2000.

Дата написания:
04.10.1995

Инсур Мөсәнниф
Табылырмы бер кәнсә?

Дата написания:
29.09.1994

Инсур Мөсәнниф
Кемнең улы, наканис?!

Мәктәптән Гата
Китергән “бишле”.
Мактана ата:
- Һай, минем улым!
Мәктәптә сабый
Алган “икеле”...
...Хатынга карый:
- Вәт синең улың...
Малай аптырый,
Аңлый алмый һич:
Кемнең улы соң
Гата, наканис?!
29.09.1994.

Дата написания:
05.10.1996

Инсур Мөсәнниф
Ярый әле...

Дата написания:
22.03.1999

Инсур Мөсәнниф
Табигатьнең иләс-миләс чагы...

Дата написания:
06.12.1994

Инсур Мөсәнниф
Миләүшә, Гөлгайшә

Дата написания:
18.07.1994

Инсур Мөсәнниф
Калдың бары хыял булып

Дата написания:
18.04.1994

Инсур Мөсәнниф
Язмышлардан узмыш юк
Зәйнәпкә

Дата написания:
27.11.1996

Инсур Мөсәнниф
Сөю – уен түгел

Дата написания:
15.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Сине күрдем бүген

Дата написания:
15.04.1994

Инсур Мөсәнниф
Бер карашың җитте

Дата написания:
18.12.1996

Инсур Мөсәнниф
Сөю турында легенда

Дата написания:
15.04.1994

Инсур Мөсәнниф
Сүнгән йолдыз

“Сүнгән йолдыз” пьесасына җыр*

Күктә йолдызлар бихисап,
Син, йолдызым, бер генә.
Елмаюың моң-наз тулы,
Күз карашың сер генә.

Кушымта:
Юлларны язмыш аерды,
Төзәлмәс яра салып.
Сөйгән ярым, калдың бары
Сагышлы җырым булып.

Дата написания:
19.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Барганнар – барсыннар...

Барганнар – барсыннар...
Киткәннәр – китсеннәр...
Кайтканнар – кайтсыннар...
Сөйгәннәр – көтсеннәр!
19.09.1995.

Дата написания:
09.03.1994

Инсур Мөсәнниф
Энҗе аулыйм*

Дата написания:
07.12.1996

Инсур Мөсәнниф
Син – минем көзем икән

Дата написания:
16.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Куркам – сүрелермен*

Дата написания:
06.10.1981

Инсур Мөсәнниф
Син кем?

Дата написания:
05.07.1994

Инсур Мөсәнниф
Бер елганың ике яры

Дата написания:
29.09.1994

Инсур Мөсәнниф
Сөю - ул...

- Сөю нәрсә? – дидем ир кешегә.
- Хатын өчен тәмугларны үтү.
- Сөю нәрсә? – дидем мин хатынга.
- Галәмнәрдә янып көлгә калган ирне көтү.
Мостай Кәрим.

Дата написания:
26.08.1994

Инсур Мөсәнниф
Йолдызлар көнләшерлек

Дата написания:
22.07.1994

Инсур Мөсәнниф
Мөмкин түгел

Дата написания:
18.04.1984

Инсур Мөсәнниф
Сөю кайтавазы

Дата написания:
08.05.1985

Инсур Мөсәнниф
Сугыш өчен үстермибез

Дата написания:
05.11.1994

Инсур Мөсәнниф
Тәтешле

Дата написания:
02.02.1987

Инсур Мөсәнниф
Дөнья матур

Дата написания:
17.05.1992

Инсур Мөсәнниф
Сакласа – Алла гына

Дата написания:
05.01.1994

Инсур Мөсәнниф
Кемдер исә...

Дөнья шулай бара инде:
Кемдер эшли;
Кемдер исә тырнак астан
Чүп, кер эзли.
5.01.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кемдер исә... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 50 б.

Дата написания:
26.05.1994

Инсур Мөсәнниф
Хәтәр җирдә - татар

Дата написания:
04.10.1994

Инсур Мөсәнниф
Төнге саташу

Дата написания:
05.08.1994

Инсур Мөсәнниф
Байгыш

Дата написания:
05.05.1994

Инсур Мөсәнниф
Вәгазь

Дата написания:
01.06.1994

Инсур Мөсәнниф
Якташ, китмә

Дата написания:
19.04.1994

Инсур Мөсәнниф
Ни булды миңа?

Дата написания:
13.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Туган яктан читтә

Дата написания:
13.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Кыз һәм чәчкәләр

Дата написания:
19.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Шагыйрь язмышлары

Дата написания:
22.09.1994

Инсур Мөсәнниф
Агәби васыяте
Түтәм Дөрисәгъдәт Габдулхак кызы Габдулхаковага
багышлана. Аны авыл халкы, зурлап, “Агәби” дип йөртте.

Дата написания:
05.10.1996

Инсур Мөсәнниф
Иман кайта

Чыгышы белән Яңавыл районыннан булган
Горький тимер юлы Казан бүлеге ремонт-төзелеш
кооперативы рәисе Риф Зәкәрия улы Фәттахов
туган авылы Вәрәштә мәчет төзетте

Дата написания:
23.08.1994

Инсур Мөсәнниф
Юбилей шигърияте
Соңгы вакытта матбугат битләрендә бик ешайган юбилей шигырьләренә ишарә

Дата написания:
08.12.1994

Инсур Мөсәнниф
Яшәеш хакында фәлсәфә*

Дата написания:
30.05.1994

Инсур Мөсәнниф
Шаһ булганчы читтә...

Дата написания:
07.07.1994

Инсур Мөсәнниф
Кая ашыгабыз?

Чабалар, авалар, яналар
Юлларда машина, “матай”лар.
Зурая ел саен зиратлар –
Өр-яңа каберләр арталар.
Нигә соң ашыга адәмнәр,
Карамый уң-сулны, ал-артны?
Әллә соң, чакырып, бәндәне
Зиратлар үзенә тартамы?
7.07.1994.

Дата написания:
25.01.1995

Инсур Мөсәнниф
Төшенә күр!
Р.Миңнуллинга ияреп

Дата написания:
11.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Ярамый!

Дата написания:
17.01.1995

Инсур Мөсәнниф
Ошый, ошамый
Бер шагыйрьгә

Дата написания:
14.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Түмгәк
Мәсәл

Дата написания:
10.01.1995

Инсур Мөсәнниф
"Малакасус"

Дата написания:
21.03.1995

Инсур Мөсәнниф
Укытучы абый

Йөгәмәш тулы булмаган урта мәктәбендә
озак еллар балаларга белем биргән Бөек Ватан
сугышы ветераны, татар теле һәм әдәбияте
укытучысы Кадим ага Исламгалиевка

Дата написания:
14.12.1994

Инсур Мөсәнниф
Җыр булгач, шундый булсын...

Дата написания:
19.12.1981

Инсур Мөсәнниф
Әнкәйгә хат

Дата написания:
12.10.1996

Инсур Мөсәнниф
Кош теледәй бер хәбәр

Дата написания:
21.12.1994

Инсур Мөсәнниф
Күрше хакы – Алла хакы

Дата написания:
17.10.1995

Инсур Мөсәнниф
Беренче Укытучыма хат (Письмо первой Учительнице)
Рәсимә апа Гыйззәтовага

Дата написания:
05.12.1996

Инсур Мөсәнниф
Яшьлегем

Дата написания:
08.12.1996

Инсур Мөсәнниф
Кулларыма каләм алам

Дата написания:
23.01.1996

Инсур Мөсәнниф
“Көнләшеп тә куям кайчак...”

Көнләшеп тә куям кайчак
Мин шундый кешеләргә -
Үз кабыгына бикләнгән
Ташбака ишеләргә.
Бер кыллары да селкенми,
Ник шунда дөнья бетми...
Бетми?!
Нигә безне һаман
Битарафлык өркетми???
23.01.1996.

Дата написания:
23.01.1996

Инсур Мөсәнниф
Моң тынмасын

Яратам, дип кычкырмыйлар,
Әйтелсен ул шым гына;
Икәү серен җилләр алса,
Күңелләрдә моң тына.
23.01.1996.

Дата написания:
02.04.1996

Инсур Мөсәнниф
Дога

Дата написания:
28.10.1994

Инсур Мөсәнниф
Авылга нигә кайталар?

Шаяру

...Сине ташлап киткән балаларың
Китмәскә дип, кире кайталар.
Туйлар гөрли, яшәрә авыллар,
Җирне ямьләп, туа сабыйлар.
Хәния Фәрхи, “Сагынам сине, Питрәч”.

Дата написания:
24.01.1996

Инсур Мөсәнниф
Ярый әле горурлар бар

Шундый горур кешеләр бар:
Авызы тулы кара кан
Булса да төкермиләр,
Бу тормышның ваклыгына
Төкереп тә бирмиләр,
Канга - кан, дип, үчкә - үч, дип,
Дау күтәреп йөрмиләр.
Горур, диләр...
Алар барга
Дөнья имин, димиләр.
24.01.1996.

Дата написания:
05.01.1995

Инсур Мөсәнниф
Әйтмәгез авыр сүз

Шаяру

Әйтмә, син, авыр сүз, әйтмә, син,
Йөрәк бит болай да яралы.
Рамил Чураголов, “Әйтмә, син, авыр сүз”.

Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем.
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем.
Рамил Чураголов, “Авылкаем”.

Дата написания:
15.07.1994

Инсур Мөсәнниф
Күз тимәсен

Дата написания:
30.01.1995

Инсур Мөсәнниф
Сайлаулар...

Сайлаулар алдыннан:
- Кандидатлар кемнәр?
- Кем булсын – иң-иңнәр!!!
Сайлаулар артыннан:
- Депутатлар кемнәр?
- ...Шул... ни “бе”, ни “ме”ләр...
24-30.01.1995.

Дата написания:
12.05.1994

Инсур Мөсәнниф
Бала-чага гаепле

Дата написания:
06.04.1995

Инсур Мөсәнниф
Исенә төшкән

Дата написания:
08.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Сак һәм Сок

Дата написания:
08.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Үзем генә беләм

Барсы белә сине яратуны,
Үзем генә беләм сәбәбен...
Роберт Миңнуллин.

Барсы белә сине яратканны –
Тик берсе дә белми сәбәбен...
Үзем генә беләм... үзем генә -
Йомшак кулы белән кем такканын
Өзелгәндә җаным сәдәбен.
8.09.1995.

Дата написания:
15.03.1995

Инсур Мөсәнниф
Сөям-күралмыйм

Дата написания:
13.02.1995

Инсур Мөсәнниф
Сөюләрнең иң гөнаһсыз чагы...

Дата написания:
24.08.1994

Инсур Мөсәнниф
Сер – булсын

Дата написания:
24.01.1995

Инсур Мөсәнниф
Саклый белергә кирәк

Дата написания:
04.10.1995

Инсур Мөсәнниф
Урыс кызы

Дата написания:
15.07.1994

Инсур Мөсәнниф
Кайдан килә?

Дата написания:
18.07.1994

Инсур Мөсәнниф
Мин – кунасы агачың

Дата написания:
17.04.1994

Инсур Мөсәнниф
Яңа Мәҗнүн

Дата написания:
04.07.1980

Инсур Мөсәнниф

Бөредә иде сөюем
(үзгәртелгән вариант)

Дата написания:
20.12.1994

Инсур Мөсәнниф
Өнемме бу, төшемме?

Дата написания:
30.06.1994

Инсур Мөсәнниф
Күңелләр яшь әле

Дата написания:
05.11.1994

Инсур Мөсәнниф
Сирень чәчәк атканда

Шундый мәле минем күңелемнең, –
Кайтып таңына яшьлегемнең,
Качып төбенә сиреньнәрнең,
Бер татырга иде сирень тәмен
Синең кайнар иреннәреңнең...
2-5.11.1994.

Дата написания:
08.09.1995

Инсур Мөсәнниф
«...Диләр...”

...Диләр:
“Бүре барыбер урманына карый,
Син салсаң да аны бүреккә”.
Әйтәм:
- Урманыннан сарыгыңа карар,
Җибәр соң син аны иреккә...
8.09.1995.

Дата написания:
22.09.1994

Инсур Мөсәнниф
Гариза

Күп гөнаһалар кылдым, Тәңре,
“Вакыт!” – дисәң,
Менә гариза:
Тамугта урын булмаса, мин
Җирдә яшәп
Торырга риза!
22.09.1994.

Дата написания:
15.07.1995

Инсур Мөсәнниф
Шул җитә

Дата написания:
14.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Җанварлар төрмәсендә
(Тәүге исеме – "Зоопаркта")

Дата написания:
29.09.1994

Инсур Мөсәнниф
Ачы хакыйкать

Шагыйрьләрнең туган якта
Кабере юк.
...Чөнки үзе монда чакта
Кадере юк.
29.09.1994.

Дата написания:
27.11.1995

Инсур Мөсәнниф
Кала...

Падишаһ үлем көтә,
Сулышын чак-чак ала.
Шатлана бары варис:
“Дөнья, - дип, - миңа кала!!!”
Патшаның үз хәле хәл
(Торганы зәгыйфь бала).
Башында гамьсез бер уй:
“Бездән дә... дөнья... кала”.
22-27.11.1995.

Дата написания:
30.09.1994

Инсур Мөсәнниф
Җиләтте...

Дата написания:
13.08.1995

Инсур Мөсәнниф
Шахмат уены

Дата написания:
31.10.1995

Инсур Мөсәнниф
Мең рәхмәт

Тормыш авыр, дибез...
Зарланабыз көн-төн:
- Нигә бер рәхәткә биргән йөз михнәт?
Тик килер шундый көн
Һәм әйтерсең берчак:
- Михнәтең дә, тормыш, нинди зур рәхәт!
Михнәте дә рәхәт...
Гомер беткән чакта
Бу сабагың өчен, тормыш, мең рәхмәт.
31.10.1995.

Дата написания:
02.08.1994

Инсур Мөсәнниф
Әйтә алыр кемнәр

Дата написания:
04.10.1994

Инсур Мөсәнниф
Төрле хәлләр була инде

Дата написания:
11.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Зыян юк

Дата написания:
14.04.1994

Инсур Мөсәнниф
Маңгаеңа ни язган...

Язмыш – аткан ук белән бер:
Кереш, очыш һәм... нокта.
Маңгаеңа ни язган – шул:
Тиенгә, йә... ботакка.
14.04.1994.

Дата написания:
11.09.1995

Инсур Мөсәнниф
Әнкәйгә бер сүз

Агарткандыр тормыш – мин түгел, дим,
Әнкәй, синең бар ак чәчләрең.
Һәм алда да минем кайгылардан
Түгелмәсә иде яшьләрең.
2-11.09.1995.

Дата написания:
01.09.1994

Инсур Мөсәнниф
Этләр

Дата написания:
28.06.1994

Инсур Мөсәнниф
Үзебез нинди...

Дата написания:
07.08.1994

Инсур Мөсәнниф
Сакла, Ходай

Дата написания:
20.02.1995

Инсур Мөсәнниф
Тургай моңы

Күкләргә атылды тургай...
Болытта югалды да,
Яңгыр тамчылары булып,
Моң яуды югарыдан.

Берсе тамды керфегемә...
Җаныма моң уралды.
Икенчесе – йөрәгемә...
Күңелдә җыр яралды.
20.02.1995.

Дата написания:
10.10.1995

Инсур Мөсәнниф
Бер шагыйрь кабере янында

Дата написания:
01.01.1996

Инсур Мөсәнниф
Гомеремнең тагын бер боҗрасы

Гомеремнең тагын бер боҗрасы
Күк читенә, ерак китеп батты.
Офыкларга,
Күңелемә бактым.
Ни югалттым анда һәм ни таптым?
...Бүген башымда бер чал чәч артты...
13-17.03.1995.

Дата написания:
13.03.1995

Инсур Мөсәнниф
Яшьлегенә кайтты

Җилкендереп, тагын язлар җитте,
Таҗын ачты, гөлләр чәчкә атты –
Чал кар-чәчен сыпырып маңгаеннан,
Җир яңадан яшьлегенә кайтты...
7-13.03.1995.

Дата написания:
11.01.1995

Инсур Мөсәнниф
Тимерлектә һаман шагыйрьләр

Шагыйрь – ул тимерче,
Юк, аннан уздыра!
Сүзләрен йөрәктә
Ут итеп кыздыра.
Марат Кәримов, "Шагыйрь – ул тимерче".

Дата написания:
15.12.1995

Инсур Мөсәнниф
Вакыт – дәва

Кара көзләр килде, кара көзләр –
Табигатькә түгел, күңелгә.
Яннарымда әгәр син булганда
Килер иде, бәлки, җиңелгә.
Көзләр үтеп, язлар килер лә ул,
Бар шул әле озак көтәсе.
...Сабырлыклар йөген иңгә йөкләп,
Вакыт күпереннән үтәсе...
15.12.1995.

Дата написания:
30.01.1995

Инсур Мөсәнниф
Алмыйбыз hаман сабак

“Алдың-артың карап йөре,
Онытма хаталарың!..” –
Шулай тәүбә итә-итә,
Ясыйбыз... яңаларын.
Хата эшләп һәм... төзәтеп,
Гөрләп яшәп яткан чак.
...Кисәт кешене, кисәтмә -
Алмыйдыр һаман сабак...
27-30.01.1995.

Дата написания:
21.12.1994

Инсур Мөсәнниф
Ни кирәк соң тагын башка?

Дата написания:
06.04.1995

Инсур Мөсәнниф
Бар бит әле үтәселәр

Дата написания:
18.04.1995

Инсур Мөсәнниф
Уйла, татар баласы

“Җырларың күп синең, моңнарың күп,
Әйдә, җырла, башкортның баласы!”
“Урал” башкорт халык җыры.

Моңнарың күп, зарларың күп,
Моңлан, татар баласы.

Көйләрең күп, җырларың күп,
Җырла, татар баласы.

Гармуның бар, тальяның бар,
Уйна, татар баласы.

Дата написания:
07.04.1995

Инсур Мөсәнниф
Яңавылым, гүзәл җирем*

Дата написания:
17.03.1995

Инсур Мөсәнниф
Бер гомер

Дата написания:
15.12.2011

Инсур Мөсәнниф
Талгын гына карлар ява,

Талгын гына карлар ява,
Күңелне «дерт» тертләтеп -
Гомернең дә әнә шулай
Үткәнен хәтерләтеп.
15.12.2011.

Дата написания:
08.12.2011

Инсур Мөсәнниф
Кыш - үзе шигырь ул

Кыш - үзе шигырь ул,
Язмый ничек түзәсең...
Тормышның гүзәл икәнен
Бары кышын сизәсең...
8.12.2011.

Дата написания:
17.12.2008

Инсур Мөсәнниф
Сагындырып, ялындырып, Яңа ел да килә

Сагындырып, ялындырып, Яңа ел да килә,
Ә урамда, әйтерсең лә — матур, алтын көз.
Мәйдан уртасында тора көяз яшел чыршы,
Яңа елны көтә сабыр гына — горур, төз.
17.12.2008.

Дата написания:
27.12.2007

Инсур Мөсәнниф
Илледә туган буталчык уйлар

Дата написания:
06.08.2007

Инсур Мөсәнниф
Була ул картларда да...

Мәхәббәт яшьләрдә, диләр,
Була ул hәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олгайган көннәрдә дә.
Гата Нуруллин, «Картаямыни соң йөрәк?..».

Дата написания:
10.07.2008

Инсур Мөсәнниф
Яңгыр... Сөю...

Диптих

Яңгыр
Хәтта колаклар пешәрдәй,
Эссе томра көн килде.
Дымга сусаган чәчәкләр
Әлсерәп, башын иде.

Каян чыкты кара болыт —
И койды, койды яңгыр,
Яшьнәде ялт-йолт яшен,
И күкрәде күк ярсып.

Дата написания:
01.04.2005

Инсур Мөсәнниф
Бер "шагыйрь"гә

Шигырьләреңнән күренә —
Син түгелсең акылсыз.
Шулкадәрле оста итеп
Безгә акыл тукыйсың.
Туры әйтми hич хәлем юк,
Тәнкыйтьне, энем, күтәр:
Башка шигырь язмаска да
Синең акылың җитәр.
1.04.2005.

Дата написания:
10.07.2008

Инсур Мөсәнниф
Кайда бакма...

Кайда бакма, Җирдә (Айда!)
Кеше эзләре.
Әйтче, Кешем, җир актарып
Нәрсә эзләдең?
Эзләдеңме, бик тырмашып,
Шулай — бәхетне,
Әллә инде эзләдеңме...
Кара ләхетне?
10.07.2008.