Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЧАРАСЫЗЛЫК

Дата написания: 
10 февраля 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ЧАРАСЫЗЛЫК

Көн дә, иртән, киләм тәрәзәгә,
Еракларга карыйм омтылып.
Агачларга, җиргә, күккә карыйм,
Яз күрергә анда ымсынып.

Юк әле, юк, җирдә ак кар һаман
Хуҗа булып ята, иркенләп.
Ята җәйрәп, мине мәхрүм итеп
Шау чәчәкле язның күркеннән.

Ничек кенә якты булса да бит,
Кышкы кояш Җирне җылытмый.
Күңелдә дә шуңа буран, ахры,
Әнә, тагын күкне болытлый...

...Кышың җиткәч, үткән язларыңны
Яшә иде дә ни юксынмый...
Ә табигать... аның үз кануны...
Барсың ни дә аңа, юксың ни...
9.02.2023.