Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТАЯК "АТ"ЛАР

Дата написания: 
25 апреля 2022

Инсур Мөсәнниф
ТАЯК "АТ"ЛАР

Сабый акылымы керә, истән чыкмый
Таяк “атлы” самый* балачак!
Хәтеремдә байтак вакыйгалар,
алар
Мин үлгәнче җанда калачак...

Башкаларын белмим, бары шул “атлар”ны
Искә алам икән нигә мин?
Без үскәндә инде хәтта колхоз атын
Җәфалана идек җигәлми.

Осталыклар инде беткән онытылып,
Ат күрмәгәч, кайдан килсен ул!
Карт атасының ат җиккәнен күрми үскәч,
Бала-чага каян белсен ул!

Карт әтием бер тапкыр да түгел, хәтта
Колхозларга кергән ике кат (!).
Һәрберсендә, күз яшьләрен тыя алмый,
Җигеп, илтеп биргән ике ат,

Шуңа күрә инде безгә ихатада
Калган иде бары ат-таяк.
Тик каннарда әле нидер саклангандыр,
Җаннар булса да бит баш-аяк**.

Күлләвекләр ярып, башын күккә чөеп,
Атлады я чапты “атыбыз”
Орышалар иде: “Яңгыр, баткак та юк,
Бу пычракны каян таптыгыз?!”

Ярый, хәер, таяк кына булсалар да,
Безнең “атлар” әле атлаган...
Хәзер алар да юк... Хәзер бала-чага
Айфон һәм смартфонга... “атланган”

* Самый (диалект) – беркатлы, самими.
** Баш-аяк – йоныннан һ.б. тулысынча арындырып эшкәртелгән (ялангач) мал тиресе.
24-25.04.2022.