Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Беренче Укытучыма хат (Учительница первая моя)

Дата написания: 
17 октября 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Беренче Укытучыма хат (Письмо первой Учительнице)
Рәсимә апа Гыйззәтовага

Ниләр генә димә - сез беренче.
Һәм калырсыз шулай йөрәктә.
Йөрәктәсен йөрәктә дә менә...
Хат язабыз бигрәк сирәк лә...
Бәйрәм көнне генә түгел, бик еш
Алабыз без искә Сезне дә.
Уйламагыз берүк: “Оныттылар...”
Дөнья басты инде безне дә.
Әле акча, әле бакча, диеп,
Шулай яшәп яткан көнебез...
Кайчак хәтта “эш, эш” дия торгач,
Калмый өйгә кайтыр хәлебез.
Онытылмый ул, юк, онытылмый
Укытучыларның тәүгесе.
Бер кайтырбыз әле яныгызга –
Азрак тынса тормыш бәйгесе.
Акланабыз инде, акланабыз...
Башка әйтер сүзләр булмагач:
“Бер кайтырбыз әле, бер кайтырбыз,
Чәчкә аткач язын алмагач...”
Ә хәзергә, мәктәптәге кебек,
Кул күтәреп сорыйм: “Үзегез,
Үзегез соң ни хәлләрдә, апа,
Апа җаным, ничек хәлегез?”
16-17 октябрь, 1995 ел.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Беренче укытучыма хат. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 115 б.