Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

СЕЗ – ҮЗЕГЕЗ БҮЛӘК...

Дата написания: 
25 июня 2024

Инсур МӨСӘННИФ
СЕЗ – ҮЗЕГЕЗ БҮЛӘК,
яки 85 яшьлек юбилеемны* көткәндә сагышлы юмор катыш

“Үзең бүләк” (яки “Син – үзең бүләк”) җыры** сүзләренең
авторы Уран Кинҗәбулатовка ияреп

Нигә икән мәктәп хатирәсе
Килеп кушыла минем моңнарга?
Очрашудан көткән шатлык хисем
Сыяр микән шушы юлларга?

Бер сөйләшсәк, якты кичерештән
Күңелемдә сагыш сүрелер.
Сезгә булган барлык хөрмәт хисем
Нурлар булып Җиргә түгелер.

Мәктәп елларыбыз бергә үткән...
Юбилейга килү – бу әдәп.
Аллаһ каршысына барасы бар...
Очрашулар – үзе зур савап.

Яшь бара, дип, юк-бар сәбәп табып,
Картлык алларында тезләнмәң!
Юбилейга көтмим зур-зур бүләк
(Юбилейлар булсын – тик шул теләк!):
Миңа башка бүләк эзләмәң:

Алтын түгел, түгел асыл ташлар,
Сез үзегез – бүләк, сыйныфташлар!
* Авторга 85 яшь 2043 елның 2 гыйнварында тула.
** Көй авторы – Роза Сәхәветдинова.
19-25.06.2024