Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ялган дустан саклан... (Остерегайся коварного друга)

Дата написания: 
14 декабря 2018

Инсур Мөсәнниф
Ялган дустан саклан...

“Их, дускаем, дускаем, дип,
Сер сөйләмә дустыңа.
Дустыңның да дусты булыр,
Ул да сөйләр дустына”.
Халык авыз иҗаты.

“Дошманнардан һәрчак сакланасың,
Дуслардан саклан, балам...”
Якларгадыр теләп бәлаләрдән,
Шулай ди иде анам...

Теләкләре кабул булды, ахры,
Очрады тик чын дошман.
Ялган дуслар ерак йөрде миннән,
Булмады дошман кочкан.

“Дус” дошманнан Ходай саклагандыр,
Уңдым юлда чын дустан...
Хәер, белмим, дошман – хәйләкәр ул,
Бәлки, кайдадыр поскан...

Әнкәй догалары саклый, ахры,
Белмичә әйтмәс анам...
Инде хәзер үзем үтенәмен:
“Дуслардан саклан, балам...”
16.10.-17.11.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ялган дустан саклан... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 266-267 бб.