Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТУГАН КӨН (ДЕНЬ РОЖДЕНИЯ)

Дата написания: 
08 января 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ТУГАН КӨН...

Туган көн хакында шигырьләр бихисап. Инде мин генә язмый калдым, ахры. Шул кулдан ычкындыруны төзәтергә булдым әле. Дөресен әйтим, туган көн хакында бер генә шигырьне дә яттан белмим (“К сожаленью, день рожденья только раз в году...” дигән юллардан башка, анысын да “лишь раз...” дип хәтерләгәнмен, интернеттан карап төзәттем). Шунлыктан, алдан ук әйтеп куям, бәлки, кабатлау килеп чыгуы да ихтимал. Менә бит, хәтта “И туган көн, и матур көн...” дип башлап киттем! Теләкләр бер үк, диярлек бит ул... Охшашлык булса, кайдандыр чәлдергән икән бу, дип гаепләмәгез инде берүк...

И, туган көн, и, матур көн –
Бу Җиргә син килгән көн!
Әтиеңә, әниеңә
Олы шатлык биргән көн!

Туган көннәр, ни кызганыч,
Елга бер генә килә...
Озын ел буена җитәрлек
Теләк телисе килә!

Туган көндә теләкләр шул:
Көннәрең аяз булсын,
Иртәләрең һәм кичләрең
Бары шатлыкка тулсын!

Якыннарың котлауларга
Күңел җылысын салсын,
Җан җылысы суынмасын,
Көннәр торса да салкын!

Бары сине күрер өчен
Ашкынып таңнар атсын!
Синең көләч йөзләреңә
Көнләшеп, кояш батсын.

Җырсыз гомер – гомер түгел,
Күң(е)леңдә җырлар тусын!
Бары яхшы хатирәләр
Җанга уелып калсын.

Барлык калган гомереңдә
Бәхет озата барсын!
Аллаһ синең юлларыңда
Алдан сукмаклар ярсын!

...Син тугансың шатлык булып,
Балкыган таңнар ныграк,
Яктырган төньяк, көньяк!
Ә гомерең агышыннан
Яхшырсын бөтен дөнья!
5-8.01.2023