Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КАЙЧАК...

Дата написания: 
05 августа 2022

Инсур Мөсәнниф
КАЙЧАК...

Аллаһыга башым иеп,
Изге юлда йөргәлим.
Әрвахларны искә алып,
Зиратларга кергәлим.

Урамдагы йолкышларга
Хәерләр дә биргәлим.
Өстәлем мул булсын, диеп.
Тырмалыйм һәм сөргәлим.

Юктан гына кызык табып,
Юләр кебек көлгәлим.
Гүзәллекләр алдында мин
Хәтта тез дә чүккәлим!

Илһам канат кагынганда,
Галәмнәрдә очкалыйм.
Күңел иркен – яратам, дип,
Бар дөньяны кочкалыйм!

Кирәкме бу, яки юкмы,
Озын юллар үткәлим.
Авыр сүзләр ишеткәндә
Юкка гына үпкәлим...

Кемне тормыш бик рәнҗеткән –
Күз яшьләрен сөрткәлим.
Ишек алда бар кошларга
Җим - көнбагыш сипкәлим.

Әллә ниләр хыял итеп,
Күктән “манный” көткәлим...
Хилаф эшләр кылма, диеп,
Намусымны төрткәлим...

Кайчак... уйлар басып алып,
Хәтер җебен сүткәлим...
Бәлки, бераз яхшырыр, дип,
Бар дөньяны сүккәлим.

Чөнки дөнья – үги ата –
Кирәкне дә биргәли:
Кайчак чәчтән сыйпап куя,
Кайчак кыйный, бәргәли.

Бу – тормышның үзе, беләм,
Язмышымны тиргәмим.
Әле кибән очланмаган...
Кирәк әле Җиргә мин!
2-5.08.2022.