Инсур МӨСӘННИФ
ТОРМЫШ БУРАНЫ
Тагын буран... Тагын карлар өйгән
“Каф тау арты”* усал “җеннәре”.
Әллә, янә, бүсеп, тишелгәнме
“Ходайның” “зур” мамык “мендәре”?.
Әле генә һава аяз иде,
Кояш көлә иде, күз кысып.
Көрәкләрне әле генә куйдык...
Каян чыкты буран, котырып?
Ажгыр буран дулый дөньяларда,
Болыт басты якты көннәрне...
Теш ыржайтып, кеше җаны аулый
Диңгез арты явыз җеннәре...
Әле генә бар дөньялар матур,
Аяз иде күге тормышның.
Их, дим, бездән торса иде язмыш,
Һәм шулай ук... һава торышы.
Әле генә, көрәп, чистартасың –
Өя тора буран карларны...
Буранлы шул хәтәр көнгә охшаш
Без атлаган тормыш юллары.
Ера-ера тормыш бураннарын,
Көн артыннан көнне үтәбез...
Аяз көнгә өмет итә-итә,
Без көтәбез әле, көтәбез...
Нык теләсәң, хыял чынга аша –
Көче шундый, диләр, хыялның!
Телик, телик бергә, һәм җиңәрбез
Буран салган хәтәр зыянны!
* Биредә Г.Тукайның “Буран” шигыренә ишарә ясала.
10-11.12.2022.