Инсур МӨСӘННИФ
БАРЫ ТИК ГРАММ БЕЛӘН
Уены-чыны бергә
Сәпи иртән күзен ачса,
Бар тирә-як шом тулы.
Кичә күбрәк «ниткән», ахры,
Шайтан, гөнаһ шомлыгы!
Ай-һай... идән тулы ята,
Тәгәрәшеп, шешәләр...
Хатыны йөри тузынып:
– Әй, бу ирләр эчәләәәәәр!
– Соң... бит кичә син үзең дә,
Кунак булып кайттың бит!
Йөз граммсыз булмагандыр,
Мине алмый, качтың бит!
– Без, ни... кичә утырдык бит
Кызлар гына җыелып,
Эчсәк инде, йөз граммлап,
Чама белеп, тыелып!
– Без дә кичә ирләр белән
Азатлыкны юдык бит!
Эчтәге бар шайтаннарны
Аракылап кудык бит!
Шешәгә дә литр сыймый,
Уйлап кара, утырып,
Анда бары биш йөз грамм,
Көт, салырлар тутырып!
Без дә литрлап эчмибез ул,
Ни сөйлисең, ыстырам!
Рюмкага бит литр сыймый,
Сыя алтмыш дүрт грамм!
6-7.02.2023