Инсур МӨСӘННИФ
МӘГАРӘНЕ КЕМ КАЗЫГАН?
Рәдиф Тимершинга аз-маз ияреп
Йомшак туфрак ерып, далаларда
Йөри торгач, зур бер Йомран,
Тау-таш арасына килеп чыккан
Һәм аптырап карап торган.
«Монда ничек кенә көн күрермен?
Бу ташларга тешем үтмәс...
Кая гына качыйм җил-давылдан?!
Өн казырга гом(е)рем җитмәс...»
Йөри торгач шунда, башын иеп,
Күреп калган тау тишеген.
Һәркем керә ала, кунакчылдыр –
Ябык түгел бит ишеге.
Килеп кергәч, тирә-якка карап,
Аптыраган һәм шаккаткан,
Хәтта сызгыруын да оныткан –
Сокланудан тел шартлаткан:
Ул киңлеге һәм дә биеклеге!
Йөз мең йомран сыя ала,
Хәтта аты-ние белән патша
Меңлек гаскәр җыя ала!
Дөрес, тамчы тама, инеш ага...
Түбә тишек, ахры, монда...
Иң мөһиме – җил юк, давыл үтми,
Калганнары, һи, ерунда!
Йөри торгач шулай, бер уй төшкән
Йомран дигән йомры башка:
«Кем казыган мондый мәгарәне?!
Теше үткән ничек ташка?!
Мондый эшкә бары йомран халкы
Маһирдыр һәм сәләтледер!
Мондый мәгарәне казыган зат
Минем нәсел-нәсәбемдер!»
Ләкин йомран, гөнаһ шомлыгымы,
Йөри торгач бик «җилләнеп»,
Артык һаваланып, мавыгудан,
Сизмәгән... зур су килгәнен.
Һәм су, ватып-изеп зур ташларны,
Сытып узган йомранны да.
Ә мәгарә, ташкын юып узгач,
Киңәя төшкән, ди, тагын да!
30.03.-03.04.2023