Инсур Мөсәнниф
Төшенә күр!
Р.Миңнуллинга ияреп
Юкка икәнен аңлыймын,
Тик әйтми түзә алмыймын.
Бик еш хәмер “төшермә” – гүр!
Соң булса да, төшенә күр!
Син “төшермә” көн, бары – бер!
Көн бары – бер.
Бер генә, бер.
Төшенә күр –
Алда гүр... гүр...
Әллә күптән эш узганмы?
Аек көнең кызганычмы?
Шешә төбе – караңгы гүр!
Соң булса да, төшенә күр.
Сүзсез син. Сиңа – барыбер?
Гүр – барыбер?
Төн – барыбер?
Төшенә күр –
Көтә гүр... гүр...
Башка берни сорамыймын,
Юкка икәнен аңлыймын.
Кием, тәнең, күңелең – кер.
Чистарырга вакыттыр бер.
Селте сорый күңелең, күр!
Төшенә күр,
Алдыңда – гүр.
Алда – хәмер,
Димәк, кабер
Әзер... әзер...
25.01.1995.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Төшенә күр! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 103-104 бб.