Инсур Мөсәнниф
КӨЗ
Йөрәгемне өзеп, салып сагышларга,
Ымсындыра тышта* алтын көз...
Кайтып балачакның көзләренә,
Яфрак диңгезенә чум да, йөз!
Шул ук көзләр алар, бер уйласаң...
Җилләр иссә, яфрак давылы...
Бары элек шатлык алып килсә,
Хәзер кайчак хәсрәт-кайгылы...
Әмма кайчак уйнак җилләр, килеп,
Чал чәчемне шаян, шук тарый...
Ымсынган да була шулчак йөрәк,
Әмма, кайда инде, тиз арый...
Элек чапсам яфрак диңгезендә,
Бүген басып торам тын гына.
Җил сызгыра бары тирә-якта...
Атлар идем... аяк абына...
Абынсам да, ярый, сөрлексәм дә,
Сабый чакка кайтыйм чак кына...
Аяк аста, бәлки, чокыр бардыр...
Шуңа... адым ясыйм... сак кына.
Ник сак кына? Басып, рәнҗетермен
Алтын яфракларның берәрсен...
Рәнҗемәсен... Көзнең матурлыгын
Алар әле озак сөйләсен...
*Тыш (диалект) – урам.
1-4.10.2020