Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КАР БӨРТЕГЕ

Дата написания: 
23 апреля 2022

Инсур Мөсәнниф
Кар бөртеге

Саксыз кагылдым да мин агачка,
Өсләремә карлар ишелде.
Яка гына түгел, куеныма
Тулды карның энҗе ишесе.

Кар, дигәч тә... җансыз түгел, ахры,
Аларның да җылы эзләве,
Аптыратадыр әле кар бөртеген
Моны кешеләрнең сизмәве.

Хәтта елан җылы ярата, ди,
Тик күп сорамый, ди, чагарга.
Бер ияләшсәме куеныңа,..
Кар түгел ул, эреп, агарга.

Ә кар – елан түгел, ул бары... боз,
Тик рәвеше генә икенче.
...Елан – елан инде, холкы шундый,
Кар да эзли икән җылы урын –
Куеныма кергәч, эреде.
23.04.2022.