Инсур Мөсәнниф
Урыс кызы
Сиңа гашыйк булмый мөмкин түгел,
Их, чукынган урыс кызыкай.
Чибәрсең дә үзең, яшьлек тә бар,
Мөмкин түгел сиңа кызыкмый.
Бар җирең дә килгән – буең-сының,
Күкрәкләрең, кашың, иренең...
Аякларың нинди - әйтеп тормыйм...
Нечкәлеге, каһәр, билеңнең...
Валлаһи, дим, мин курыкмас идем,
Каршы чыксын, әйдә, бар дөнья,
Үрчетәсең урыс, бетә татар,
Дисә дияр иде... йа, Хода...
Валлаһи, дим, мин өйләнер идем
Һәм үрчетер идем урыслар –
Яшьлегендә шулай чибәр булган,
“Койрыгың”ны бик тиз “боргычлар”
Хатын дигән усал борыч бар.
Һәм “балалар” дигән бурыч бар.
3-4.10.1995.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Урыс кызы. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 27-28 бит.
2) Инсур Мөсәнниф. Урыс кызы. Шигырь. "Бәләбәй хәбәрләре", 7.03.2000, №27.
3) Мөсәнниф Инсур. Урыс кызы Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 113-114 бб.