Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ИНТЕРНЕТТА СУГЫШ БАРА

Дата написания: 
19 ноября 2022

Инсур Мөсәнниф
Интернетта сугыш бара...

Замананың шаукымнары шактый хәзер,
Чутлап китсәң, җитмәс кәгазь дә!
Явызлыкның берсе – интернеттыр, анда
Барысы да бар – кекс, вәгазь дә!

Интернетта кайный каты шау-шу, алыш,
Читтә торсын “Сугыш һәм солых”!*
Бер каршы сүз “кыстырсаңмы”, секундында
Кемдер бирә сиңа шәп “под дых”.

Беркайчан да таныш-белеш булмаганнар
Сүз атыша, сүгә, көрәшә;
Җаннан гомер бакый юып бетермәслек
Нәҗес сыман пычрак өләшә.

Булды гөнаһ – андый “сугыш-алыш”ларга
Мин дә бит кысылгалаштырдым,
Шуның аркасында, картлач, кәефемне
Көненә алтмыш алыштырдым.

Хәзер язмыйм, ләм-мим, дәшмим (“дәшмәү – алтын” –
Искә төште татар мәкале),
Кем әйтмешли, соң булса да, җиңде акыл:
– Акылың һәм кулыңны тый, авызың тый –
Су (чәй) кап: “ноу коммент – ноу проблем”.

* “Сугыш һәм солых” – Л.Толстойның роман-эпопеясы.
19.11.2022