Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
ЯЗ КИЛДЕ...
“ЯЗ!”, – ДИДЕ...
Уен катыш
Ниһаять! Яз! Яз! Тәүге көн
Тамчы тама түбәдән!
Шатлыкларга шатлык өстәп,
Тамчы тама... түшәмнән!
(Тәүге шатлыгы шул инде –
Бүген Ирләр бәйрәме.
Түбәдә котлау билгесе –
Боз сөңгеләр бәйләме).
Һич кайгырмыйм.
“Яз килде!” – дип,
Дәртләндерәм үземне.
Тамчыга карап, дан җырлыйм,
Җәлләмичә сүземне!
Тамчыкаем, там, әйдә, там,
Тавышыңны яратам.
Кәстрүлдәге “чың-чың”ынны
Ишетим, дип, җан атам.
Шылтыраттым... Килмәделәр,
Аларның үз шартыдыр:
Июньнәргә карлар эреп
Бетәр, диеп ятадыр.
Тыңлап ятам исем китеп,
Көндезен дә, төнлә дә.
Ниһаять, җанда, күңелдә...
Тышта да яз, өйдә дә!
23.02.2022.