Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Мөмкин түгел

Дата написания: 
22 июля 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Мөмкин түгел

Ярым башка белән
Парлы булган өчен,
Шуңа көнем һәрчак
Зарлы булган өчен,
Ялгыз төнем кйчак
Шомлы булган өчен,
Белгән барлык җырым
Моңлы булган өчен
Сиңа ниләр әйтим,
Ниләр генә, язмыш?
Менә генә тора
Тел очында каргыш.
Тик... нигәдер рәхәт,
Үтәр кысыр хәсрәт.
Тел очында, язмыш,
Сиңа олы рәхмәт:
Уйларым гел саф,
Гел пакъ булган өчен,
Синең хөкем гадел,
Гел хак булган өчен.
Әгәр бергә булсак,
Инде аны түгел,
Башка бүтән ярны
Уйлар идем бүген,
Ә бу мөмкин түгел!..
Мәзәк инде тормыш,
Аннан битәр күңел...
Кызык итә язмыш.
22.07.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Мөмкин түгел. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 74 б.