Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

САНДУГАЧЫМ, КАЙТТЫҢМЫ?!

Дата написания: 
28 апреля 2022

Инсур МӨСӘННИФ
Сандугачым, кайттыңмы?!

Таң атарга әле шактый ерак…
Ачып куйдым иңгә тәрәзне…
Кинәт шунда, ватып төн тынлыгын,
Бер таныш моң җанны тетрәтте!

Быел әле тәүге ишетүем…
Сары сандугачым, кайттыңмы?!
Нинди илдә* булдың, син дә саг(ы)нып,
Сары сагышларга баттыңмы?

Нинди яңа моңнар отып кайттың,
Әллә искесенә тугрымы?
Үтенәмен, кал син үзгәрмичә,
Безгә тансык шушы – борынгы…

Алда матур май һәм җәй айлары…
Шулай көн дә таңның алында,
Кыш, көзләргә җитәр моңың туплап,
Озатып калсам иде быел да…
.. .. .. .. ....
Каршы алсам иде тагын да…

* Сандугачлар Һиндстанда, Китай, Япония, Корея, Индонезиядә кышлый, шушы кечкенә кошчыклар җылы якларга барып җитү һәм кире кайту өчен искиткеч зур араларны очып үтә.
28.04.2022.