Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Гомер – күз ачып йомган ара (Жизнь - мгновение ока)

Дата написания: 
14 декабря 2018

Инсур Мөсәнниф
Гомер – күз ачып йомган ара

Кодам, 2018 елның 19 декабренда 70 яшен тутырган Благовещен районының имам-хатибы Марат Муллагәрәй улы Гомәровка

Гомер – күзне ачып йомган ара,
Тирән уйга чумып, уйласаң...
Гомер озын микән, кыска микән,
Әгәр җитмеш үрен яуласаң?

Анысын тик кеше үзе белә,
Бары үзе ясый йомгаклар:
Авыр булганмы ул, я җиңелме
Озын юллар һәм дә сукмаклар...

Ә бит анда булган барысы да –
Өлешеңә төшкән көмешләр...
Тормыш, хезмәт юлың, зур гаиләң,
Балаларың – татлы җимешләр.

Күңелең һаман яшь, картаймаган,
Көнләшергә була, валлаһи.
Ә бүген син – иман юлларында,
Уйларың бит синең илаһи.

Ни теләргә сиңа киләчәккә?
Очрамасын бәла юлыңда.
Бирсен Ходай саулык һәм тазалык,
Барысы да Аның кулында.

Кемнәр белә, Аллаһ: “Амин!” – дисә,
Бардыр әле гомер, иншалла!
Валлаһидыр, сиңа йөз яшь тулу
Көнен үткәрәсе бар алда!
14.12.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Гомер - күз ачып йомган ара. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 268 б.