Инсур Мөсәнниф
Бурыч
Сискәнеп, төн уртасында
Сикереп торасың да,
Будильникның сәгать угын
Кирегә борасың да,
Кабызып шул компьютерны,
Экранга кадаласың...
Хисләрең һәм уйлар белән
Бергә-бер син каласың...
Нидер туса да башыңда,
Белмисең ни язасың...
Шагыйрь, түзем кабул ит син
Аллаһның бу җәзасын...
Элек каләм белән яздык
Ак кәгазь битләренә...
Тик заманнар бүтән хәзер,
Башкача “этләнергә”...
Ярый, корал – корал инде,
Анысы аңлашыла...
Яз, тик язма акылыңнан,
Калсын тик Аң башыңда...
Шагыйрьләрнең төп бурычы –
Матурлау бу дөньяны.
Бардыр бәлки укыганың –
Искә ал Атнабайны*.
Төп бурычың үтисеңме,
Әйтче, кем, я, син аны?
Әллә инде кул селтәдең,
Чыктыңмы ясин, арып?
...Кемдер әйтер, шелтәләргә,
Янәсе, син кем әле?!
Тынычланчы, сине түгел,
Үземне шелтәләвем!
Синнән түгел, синнән түгел!
Үземнән тик соравым...
Сине түгел, сине түгел!
Үземне камчылавым!..
* Ә.Атнабайның “Матурларга тудым” шигыренә ишарә.
19-20.02.2018.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бурыч. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 209-210 бб.
Әнгам Атнабаев
Матурларга тудым
Мин бу җирне матурларга тудым
Һәм күрергә тудым
Гүзәллекнең күккә үрләвен.
Законнан тыш дип игълан итәм
Гамьсезлекнең бөтен төрләрен.
Судка бирәм гаделсезлек дигән
Гасырлардан килгән гадәтне.
Үтерешнең үзен үтерәм дә
Тик калдырам җирдә әйбәтне.
Хезмәтне һәм тынычлыкны җирнең
Падишасы итеп калдырам.
Илдән-илгә йөрер визаларга
"Дуслык, туганлык" дип яздырам.
Кайгыларны каерып ыргытам да
Утка салам аның оясын;
Кеше бәхет белән йокласын да
Яңа бәхет белән уянсын.
Мин бу җирне матурларга тудым,
Тазартырга тудым
Җыен хәшәрәттән, шакшыдан,
Һәм төзергә аны мәңгелеккә
Тик гүзәлдән,
ныктан,
яхшыдан!
1961.
"Атнабай. Халык шагыйре" китабыннан (Башкортстан Республикасы, "Рухият" фонды, Уфа, 2000) үзгәртелмичә китерелә.