Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

АШЫКМАГЫЗ

Дата написания: 
27 марта 2025

Инсур МӨСӘННИФ
АШЫКМАГЫЗ

Ашыктырса да бу фани дөнья,
Кабаланмаң! Ашыкмагыз!..
Зур юлларда күпме җан өзелгән...
Сабак алып, ашкынмагыз.

Ашыкканнар, әнә, ашка пешкән,
Туймагандыр тамагы да...
Торып калган җирдә, убырларча,
Гомер җыйган бар малы да.

“Акрын ашыгыгыз!” – дигән берәү...
Яки “уйлап ашыгыгыз!”...
Сезгә дигән дөнья малы бетмәс,
Сынмас муен... кашыгыгыз...

...Акыл өйрәтүе, ай-һай, җиңел...
Хәбәр килде (көтми идем):
“Бик ашыгыч, абый, тиз килеп җит!”
...Кабаланып, чыгып киттем...
27.03.2025