Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бәхиллек

Дата написания: 
18 апреля 2014
Заметка: 

Это было осенью 2014 года. Просто фотографировал березу... А вот что получилось. То ли какое-то явление воздушной массы, то ли у березы душа горела, что скоро холодная зима... Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Бәхиллек

Килер бер көн: бу дөньяда
Юлымны тәмамлармын.
Сорау туар: нәрсә кылдым,
Нәрсә эшли алмадым?
Шактый изге эшләрем бар...
Начарлык та булгандыр.
Матди гына түгел, рухи
Бурычым да калгандыр...
Тормышта бар төрле хәлләр,
Мин дә түгел фәрештә:
Яхшысын да, яманын да
Табып була һәр эштә.
Хаталардан хали түгел
Беркем дә бу дөньяда.
Үпкәләтсәм, гафу сорыйм,
Ярлыкау – сездән тора.
Әгәр белсәң яман эшем
(Монысы бары мисал) -
Изгеләрчә үт юлыңны,
Кабатлама, сабак ал.
Изгелекләр юлдаш булсын
Изге юл сайлаганга.
...Бәхиллегем биреп китәм
Бу Җирдә калганнарга.
18.04.2014.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бәхиллек. Шигырь. «Кызыл таң», №25, 3.03.2016.
2) Мөсәнниф Инсур. Бәхиллек. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 158 б.