Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БАШКАЛАРНЫ БЕЛМИМ!

Дата написания: 
05 февраля 2025

Инсур МӨСӘННИФ
БАШКАЛАРНЫ БЕЛМИМ!
Шаяру

Кеше шундый сәер инде –
Алда эшләр хәтәр, дип, –
Кемнәрнеңдер коты оча,
Соңгы көнем җитәр, дип;

Менә бүген, я иртәгә
Минем Кояш батар, дип;
Арытаба инде таңнар
Минсез генә атар, дип.

Курыкканнар – курыксыннар!
Башкаларны мин белмим
(“Син үзең дә тиздән...”, диләр,
И, әкият сөйлиләр!).
Минме?! Минме?! Мин – үлмим!
Сине белмим,
Мин – үлмим!
4-5.02.2025