Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Билгесез ерак буынга хат. Поэма. Письмо неизвестному грядущему поколению. Поэма

Дата написания: 
07 ноября 2021

Инсур МӨСӘННИФ
Билгесез ерак буынга хат
Поэма

Сез бу хатны минем укыганда
Авыр еллар үткән булырлар,
Җирдә коммунизм булган булыр,
Безнең дәвер халкы онтылыр...
Безнең хисләр сездә кабатланмас,
Сез ул хисләр белән янмассыз,
Безнең бөек чорның каршылыклы
Кешеләрен аңлый алмассыз.
Һади Такташ*, “Киләчәккә хатлар”

Хатның тәгаенләнеше

Бу хат сиңа – киләчәкнең
Билгесез бер вәкиленә.
Исемеңне белмим, бәлки,
Яшисеңдер үз илеңдә;

Бәлки, инде күптән читтә
Тапкансыңдыр бәхетеңне.
Беләсең бит, без кайда юк,
Ай-һай, шунда рәхәт инде.

Шунлыктандыр, адресыңны
Белә алмам, тырышсам да...
Аптырамам, күптән инде
Туган телең онытсаң да...

Тагын шик бар, барып җитсә,
Укырсыңмы, аны ачып.
Инде минем заманда ук
Язучы юк каләм алып.

Барысында айфон хәзер,
Аңлашулар шуның аша.
Аралашу мөмкин түгел
(Белүче юк!) шуннан башка.

Ата-анаң, бәлки, әле
Алышкандыр хат-мазар да.
Сөю хисен белдергәндер,
Кулы белгәч хат язарга.

Хәер, моңа да шигем бар...
Инде безнең заманда ук
Хат язучы да калмады,
Мин дә күптән хат алган юк.

Дөрес, бар бер инспекция:
Салым түләү вак(ы)ты җитсә,
Хат-хәбәрләр килеп тора,
Чабам банкка, көттермичә,
Ялтырыйдыр бары үкчә!

Шулай... Башка заманалар,
Аңлаешсыз тормышыбыз.
Йөткеренә, тын алалмый,
Төчкеренә Җир шарыбыз –

Котырына пандемия,
Кырылалар, чебен кебек,
Җирнең барлык почмагында –
Ахырзаман килде кебек...

Аптыраудан, гаҗизлектән
Бәндәләрнең сыны каткан,
Әйтерсең лә, 1921** –
Тиф чорлары кире кайткан.

(Тиф, дигәннән. Бөек Такташ,
Тифтан, Казан шәһәрендә,
“Киләчәккә хатлар” язгач,
Бакыйлыкка күчеп киткән,
Җитми утыз бер яшенә...

Дөрес, хатлар тәмам түгел,
Калган, әйе, күп сүзләре,
Инде бүген без эзлибез
Ул эзләгән шул эзләрне...).

Без кичердек туксанынчы
Еллар кебек зур афәтне...
Инде килеп балаларга
Кичерергә кыямәтне.

Белмим (хәер, беркем белми),
Моның ничек бетәчәген.
Белсә, белер бары Аллаһ
Җирне нәрсә көтәчәген.

Хат язамын киләчәккә,
Олуг шагыйрь үрнәгендә.
Хәер, минем исем нәрсә,
Күпләр аны белмидер дә.

БЕРЕНЧЕ ҺӘМ СОҢГЫ (?) ХАТ

Күп сүз язу файдасыздыр –
Әйттем инде, белүче юк
Хатның нәрсә икәнен дә,
Димәк, хатны көтүче юк.

Әмма өмет итәм әле,
Шайтан гына өметсез, ди.
Арытаба дәвам итәм,
Күзегез бар, күрерсез, дим,

...Имин генә яшәгәндә
(Бу нәкъ Такташ фараз иткән
Шул коммунизм булды бугай),
Килде режим... Инде бүтән...

Килде илгә бер җитәкче,...
Өйрәнгән, ди, икътисадны.
Тик лекция тыңламавы,
Каһәр... бик тиз ачыкланды.

Илем гөрләп торган чакта
“Үзгәрттеләр” һәм “кордылар”...
Шешә тотып кулларына,
Җимерделәр һәм кырдылар.

Ә айныган араларда
Мул калҗалар каердылар,
Ә калганын, мылтык тотып,
Талап, сатып баедылар.

Син боларны белмисеңдер,
Аккан инде байтак сулар...
Синең өчен үрнәк бүген
Олигарх һәм мульти-байлар.

Тишек кесә белән халык
Калды, ачы шалкан белән...
Барсы бетте: төзелгәннәр
Ачы тир һәм... ал кан белән.

Такташ яза «завод», диеп…
Нинди завод, нинди эшче?!
Алар хәзер сүзлекләрдә
Калды бары, укы, күрче!

Булганнары “шәхси” инде,
Беркем белми эшче хәлен.
Башын иеп, эшли мескен,
Туйдырыйм, дип, гаиләсен.

Чөнки илдә эшсезлек бит...
“Риза түгел?! Иртәгәдән
Бушат, фетнә, эш урының,
Көтә, әнә, дистәләгән!”

Заводлар һәм фабрикалар...
Алар инде хәрабәләр...
Алар ур(ы)нын әрем баскан...
Бары алар хәбәрдарлар...

Дистә меңләп кеше монда
Ил куәтен ныгыткандыр...
Яхшы тормыш төзим, диеп,
Ал-ялын да оныткандыр....

Алар ерак бабаңнардыр...
Сиңа гомер биргән буын!
Зомби түгел, ялкау түгел,
Булган алар корыч, чуен!

(Сездә хәлләр ничек, белмим...
Бармы завод, фабрикалар?
Булса, ниләр җитештерә?
Кем кулында бар(ы)сы алар?).

Мәгариф тә тезен чүкте,
Мәктәп бетте авылларда
(Калганы да җимерелә,
Түзә алмый давылларга).

Сездә хәлләр ничек, белмим...
Яңа мәктәп салалармы?
Әллә безләр төзегәнне
Тагын сүтеп аталармы?

Белем ягы ничегерәк?
Телдән куша аласызмы?
Әллә” ике икең”, диеп,
Шул айфонга язасызмы?

Сәламәтлек саклау, дисәк,
Калды бары исем генә...
Совет чоры табиблары
Кая булды? Исем китә...

Ун авылга бер пункт бар,
Бәлки укол ясыйлардыр...
Дәваханә йөз чакрымда...
Нинди шәһәр... кайсындадыр...

Юллар, юллар... Озын алар,
Озын да бит, һич рәте юк...
Бер елга да түзми алар,
Чөнки хуҗа “сурәте” юк.

Инде үлән, агач басты
Чиксез иген басуларын.
Игенчеләр эшсез ята,
Кемгә түксен ачуларын?

Колхоз-совхоз – тарихларда,
Калды китап битләрендә.
Ачып, укып кара әле,
Күз сал минем үткәнемә...

Хаклар... Хаклар!.. Хаклар!!.. Хаклар!!!
Атна саен үсә тора.
Җитәкчеләр, сорау бирсәң,
Йөзен чытып, каш җыера.

Ярый, власть пенсияне
Вакытында биреп бара:
“Яшәргә, – ди, – рөхсәт иттек”...
Һәм яртысын тартып ала.

Уналтылап квитанция
Ай саен килеп тора.
Кәгазь каян алалардыр
(Ун тонналык бик зур сорау)?..

Илебезнең ярты халкы
Себер йөри – акча “көри”.
Элек сөрген ур(ы)ны булса,
Хәзер халык үзе тели –
Үзен-үзе Себер сөрә.

Хәер, инде Себердә дә,
“Кысканнар”, ди, “зарплата”ны.
Капиталист бирми артык...
Шартлатасыңмы ни аны?

Бу хат сиңа – киләчәкнең
Билгесез бер вәкиленә.
Язам бары шушы хакта –
Ниләр суккан бәкәлемә.
Берүк, дустым, үпкәләмә.

Белә алмыйм, болар сиңа
Бәлки, әйе, барыбердер.
Әмма язам, болар – язмыш,
Ә ул безгә кадерледер.

...Әйе, болар – минем заман,
Бардыр сездә нинди хәлләр...
Кемнең ние авырта бит,
Гафу итче, яздым мәгәр...

Бәлки, сездә хәлләр инде
Яхшырактыр... Белә алмыйм.
Арабызда еллар ята,
Портал аша керә алмыйм.

Бәлки, күктән карап ятып,
Күрермен дә, белә Аллаһ.
Күрүлеккә күрермен дә,
Ни кырырмын тәнсез әрвах...

Безнең чорда йөргән лозунг:
“Кеше бәхет өчен туа”
Бүген исә бары АКЧА
Йөри алда, тик ул дуа***.

Үзгә “бәхет” мәгънәсе дә...
Заң башкадыр – катгый каты:
“Эшең булса, шул бәхеттер!” –
Менә заман хакыйкате!

Минем дә бар оныкларым...
Аларга мин телим бәхет!
Каршы төшеп, кемдер аны
Тартып алса, шул бәдбәхет!

Оныттырыр өчен илне,
Хәтта безнең бәйрәмнәрне,
Тартып алып, үзгәрттеләр,
Үзгәрттеләр әләмнәрне...

Әлегә без онытмадык,
Әмма инде алар сезгә
Барып җитмәс еллар аша –
Таныш булмас, белмәссез дә...

Милләт... Ай-һай, ул мәсьәлә
Апырадай күпертелә!
Шушы сорау кемнәргәдер
Бүген сират күпередәй...

Дәрәҗәләр алу өчен
Чит милләткә күченәләр;
Ата-ана, бабасының
Битләренә төкерәләр.

Бәлки, кискен бу мәсьәлә
Юктыр инде сезнең чорда.
Урыс булып язылгандыр
Кечесе дә, олысы да.

...Яза торгач, искә төште,
Мәктәптәге бер вакыйга.
Башкаларны белмим, әмма...
Әмма мине шаккатырган.

Укытучы абый (кайчак
Шаян иде, кайчак усал),
Нидер сөйли торгач, кинәт
Әйтеп куйды шундый мисал:

– Беләсезме, вакыт узгач,
Калмаячак бер милләт тә!
Без барыбыз – совет халкы,
Димәк, якын киләчәктә

Анкеталар тутырганда,
“Милләтең кем?” графасын
Татар, диеп, түгел, инде
“Совет” диеп тутырасың.

Әллә чын сөйләде, әллә
Шаяртты ул, кемнәр белсен...
Әйттем инде, шаян иде,
Мәрхүм инде, гүр иясе...

“Совет уты” сүнде инде,
Әмма милләт мәсьәләсе
Калкып чыкты, вирус кебек,
Бик зурдыр шул вәсвәсәсе.

Партия дә шундый хәзер,
Коммуннарны алыштырды.
Тик юктыр бер аерма да –
Коммуннардан калышмыйдыр.

“Шул фиркадә чутланмасаң,
Юктыр сиңа, абзый, урын
Президиум, кәнәфидә...
Языласың, хет син чукын!”

Хатым барып җиткән чорда
Партия дә булыр башка...
Мәңге кебек иде КПСС,
Хәзер кайда? Шулай, дускай...

Бу хат сиңа – киләчәкнең
Билгесез бер вәкиленә.
Язам бары шушы хакта –
Ниләр үткән үзәгемә.
Берүк, дустым, тотма кенә.

Язар нәрсә гаять күп ул,
Дөнья да бит гаять киңдер...
Барысы да сыймас монда,
Һич югында моны сеңдер.

Бәлки, инде синең чорда
Космоска да юл салыныр,
Иртән китеп, кич кайтырсыз!
Булмас, димә, булыр, булыр!

Син яшәгән ул заманны
Китералмыйм күз алга да...
Кичә генә үзебез дә
Белми идек “ни черта" да.

“Сотик”-кесә телефоны,
Компьютер һәм айфоннар,
Төрле биржа, төрле фирма,
Биниһая**** бай фондлар...

Пирамида һәм интернет,
Кеше телен сындырырдай
Атамалы оешмалар,
Тагын башка "шырдый-бырдый"...

Ниләр генә пешерсәң дә,
Табалар да хәзер көйми!
...Акчалары күп булмаган
Егетләрне кызлар сөйми!

Кредитлар һәм ипотека...
Бихисап банк карталары...
Тагын – картлар йортындагы
Аналары, аталары...

Тагын бардыр наркотиклар...
Кешелекне сагалаган!
Мон(ы)сы бәлки хәтәрерәк
Хәтта төрле бомбалардан!

Бомба, дидем... Өметләнәм,
Алар Җиргә төшмәс, диеп...
Минем чорда, синең чорда
Илгә дәһшәт килмәс, диеп.

Хәмер исә, диңгез булып,
Җәелде киң илебезгә.
Шул ук вакыт: “Эчмә!” – диеп,
Тукыйдыр һәр тиле безгә...

Инде безнең заманда ук
Килеп туды су кытлыгы.
Эчәргә су бармы сездә?
Булса, мон(ы)сы бик шатлыклы.

Чутлап чыгу мөмкин түгел
Бу замана шаукымнарын...
Һәр заманның үзенә хас
Дарулары, агулары...

Бәлки, инде пандемия
Калыр, әйе, тарихта да...
Калыр да ул, тик яңасы,
Ярый инде, калыкмаса...

Җирдә халык санын-чутын
Калдырырга миллиардка
Чыгарылган, ди, ул. имеш...
Укын, карап, алга, артка!

Дөрес микән, ан(ы)сын белмим,
Халык сөйли имеш-мимеш.
Хәер, “зәңгәр тартма” раслый,
Тукый тагын кайбер җиңмеш.

Тагын ниләр языйм сиңа?
Барсын язу мөмкин түгел...
Бик язасым килгән иде...
Яздым... Инде булды күңел...

Тагын нәрсә калды, дисәң,
Хатым барып җитәр, дигән
Өмет калды...
Булсагызчы
Бәхетлерәк сез безләрдән.
Тордыгызмы, әй, тезләрдән?

***
...Чыгарылыш кичәсендә
(Тагын мәктәп искә төште...)
Киңәш бирде сыйныфыбыз
Җитәкчесе, өлкән кеше:

– Һәркөн иртән, тышка чыккач,
Нык тораммы җирдә, диеп,
Җиргә каты басып кара!
Һәм кояшка бакчы сөеп!

Кояш өчен бар(ы)сы тигез,
Кояш безгә сөеп карый,
Изгелеккә ит изгелек:
Аңа җавап булсын шундый!..

Бу хат сезгә – киләчәкнең
Билгесез бер буынына.
Язам бары җавап эзләп
Иң авырткан соравыма:
Сез исәнме?! Саулармы, ау!

* Һади Такташ (1.1.1901-8.12.1931) — татар шагыйре, татар совет поэзиясына нигез салучылардан берсе, тиф чиреннән үлгән.
** 1921 – 1917-1921 елларда Русия Совет Республикасында (1917-1918), РСФСРда (1918-1922) тиф чиреннән 3 млн кеше үлгән, арытабангы чорларда да СССРда (30.12.1922-22.12.1991) 1958 елга кадәр кабатланып торган.
*** Дуа – ниндидер эш башлар алдыннан Аллаһтан ярдәм сорап укыла торган дога.
**** Биниһая – иксез-чиксез.
5-7.11.2021.