Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шахмат уены

Дата написания: 
13 августа 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Шахмат уены

Хакимнәр кулында без – пешкалар,
Ничек тели – шулай йөртәләр.
...Хаким башлы булса, пешкалар да
Җиңүгә зур өлеш кертәләр.
Әгәр акыл белән, уйлап йөртсәң,
Ат йә ладья сугып алмаса,
Ахыр чиктә пешка, ул – ферзь була,
Фил йә ладья һич тә булмаса.
Хакимнәрдән бик күп нәрсә тора:
Теләсәләр, күмә алтынга,
Әгәр инде башы эшләмәсә,
Сала илне утсыз ялкынга.
Тик хакимнең башы эшләвенә
Гаҗәпме ни, миндә шик туса:
Бер урыннан әле кузгалган юк,
Ә дошман һәр яктан ник кыса?
1.10.1994-13.08.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Шахмат уены. Шигырь. "Кызыл таң", 22.02.1995, №35.
2) Мөсәнниф Инсур. Шахмат уены. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 20-21 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Шахмат уены. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 85-86 бб.