Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яхшыга өмет иткәндә...

Дата написания: 
26 февраля 2018

Инсур Мөсәнниф
Яхшыга өмет иткәндә...

Урамда, ну, тышта инде,
“Егерме биш” салкынлык.
Салкын гына түгел, җиле
Өтеп бара, чукынчык!

Ә тәрәзгә кояш карый,
Ике күзен мут кысып.
“Яз җитә бит, кабын әле,
Яшә, янма, – ди, – пыскып”.

Термометрга күз төшерсәм –
Тора плюс җидедә!
Хет күлмәктә йөг(е)реп чык,
Уйлап тормый ике дә!

Җылытучы өмет булса,
Нәрсә ул кыш мутлыгы!
Беркайчан да килмәсен тик
Салкыннарның утлысы...

Өмет җанга җылы бирсә,
Кояш чыкса кичекми,
Әгәр дә без бу дөньяга
Яши алсак үчекми,

Барысы да яхшы булыр,
Балкыр кояш күңелдә!
Язгы көннәр килеп җитәр,
Кыш мәңгелек түгел лә!

Әйе, тышта зәмһәрир кыш...
Прибор җәй күрсәтә...
Салкын – тормыш чынбарлыгы...
Әмма өмет – яшәтә...
26.02.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яхшыга өмет иткәндә... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 214-215 бб.