Инсур МӨСӘННИФ
БЕЗ БҮГЕН ДӘ – ПИОНЕР!
Совет чорында гөр килдек –
Без дә пионер* булдык.
Бабай, әти түккән кандай,
Кызыл галстук будык**.
Басып байрак алларына,
Горурланып, ант иттек.
Аннан башны горур тотып,
Тормыштан атлап киттек.
Пионерсың икән, димәк, –
Барлык балага үрнәк.
Йөзгә кызыллык төшерми,
Гел “биш”кә уку кирәк!
Алдынгы булу кирәк!
Кулыбыздан бар эш килде,
Таң ату белән тордык –
Иске кәгазь дә тапшырдык,
Тимер-томыр да җыйдык.
“Пионер”ның аңлатмасы –
“Баручы алгы рәттә”!
Яуган утны, тәүге булып,
Кабул итүче хәтта!
Гомер буе биргән антка,
Валлаһи, тугры булдык!
Без бүген дә пионер бит,
Бу бит – гомерлек ярлык!
Балаларга, оныкларга
Кем тора үрнәк булып?!
Өйрәтәбез: нинди була
Кешедә әдәп, холык!
Хәер, дөнья бик катлаулы...
Тормыштан мисал алсак,
Кемнәргәдер безнең үрнәк
Кирәк буладыр кайчак.
Кайбер кеше “яр бутаса”,
Я китсә юлдан язып,
Без, кичәге пионерлар,
Торабыз үрнәк булып!
Аннан, тормыш чынбарлыгы –
(Әллә инде шуклыгымы,
Әллә инде кытлыкмы)
Искә алып шул чакны...
Тимер-томыр тапшырабыз –
Гаражда ул тау чаклы!
Пионерлар шундый алар –
Мәңгелектер бу исем!
Һәм, валлаһи, туры килә
Исемебезгә җисем!
* 1922 елның 19 маенда Комсомолның II Бөтенроссия конференциясендә РСФСРда (1922 елның 30 декабреннән СССР) барлык урыннарда пионер отрядларын оештыру хакында карар кабул ителә. Мөгаен, Пионерлар көне беренче тапкыр 1923 елда билгеләп үтелгәндер.
** “Галстук будык” сүзе сәер яңгырый кебек. “Бәйләдек” мәгънәсендә инде. Безнең якта кайчак халыкча: “Галстук тактыңмы?” – диләр. Әмма күкрәккә значокны, медальне тагалар, ә галстукны муенга, каешны билгә буалар, дип беләм, “буа” да шул “буу” (елганы) сүзеннән бит инде... Кызык, монголча “боо” – “буу, бәйләү”не аңлата. Татарга кайчандыр безнең яклардан яу белән узган, хәтта беразы биредә торып калган монголлардан калды микәнни? Аларны безнең якларда “мангут” дип атаганнар. Мангуткин фамилиясендә сакланган.
18-19.05.2024