Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ФИКУС

Дата написания: 
23 февраля 2023

ФИКУС
Безнең Яңавыл районында бик ихтирамлы шәхес - Фикус Нурихан улы Кәрамов бар иде, ул район Советы секретаре булып озак еллар эшләде. Гаять кеше җанлы, чын мәгънәсендә интеллигент (зыялы) иде, исеме чәнечкеле гөл исеменнән булса да, аңардан бер тупас сүз ишетмәдем, башкалар да ишетмәгәндер. Безнең район гәзите кураторы булды (өстән шулай кушканнар инде). Мөхәррир Римма Солтан кызы, тагын кемнәрдер (оныттым), 50 яше белән котларга йортына бардык (елын һич хәтерләмим, язып куймаганмын). Мин шигырьче бит инде, монда да кулым кычытты. Тиз генә яздым да, баргач, хәләл җефете белән икесенә укып ишеттердем. Көлә-көлә тыңладылар. Бүләк тә тапшырдык. Әле күптән түгел бер танышым (Татарстаннан!), аның хакында кызыксынып сорашты. Шул сәбәпле, теге шигырем искә төште. Компьютер киңлегемнән шуны эзләп таптым, ә бит бөтенләй оныткан идем!!!

Ф.Кәрамовка

Лампочкагыз «йөзле» икән,
Безнеке «бишле» генә.
Безнең җырлар матур түгел,
Үзебез ише генә.

Фикус, диләр, фикус, диләр,
Чәчәк микән, гөл микән.
Гәзитебез кураторы
Һай маладис ир икән.

Исемнәрең бигрәк матур —
Миңнемөхәммәтфикус.
Әгәр картлык килә калса,
Күрсәтербез зур кукиш.

Керсәң аның кабинетка —
Тезелгәннәр өстәлләр.
Яше әле кырык иде —
Тагын уны өстәлгән.

Быел уңыш бәйрәменә
Район суйган, ди, үгез.
Кемгә тигән, ди, тиресе,
Нуриханычка — мөгез.

Сәкат таулар бик биек тә,
Әмма ләкин ташы юк.
Сәкат тауның буйларында
Фикус кебек башлы юк.

Яңавылның урамнары
Туп-туры hәм дә тигез.
Хәләл җефет — хатын белән
Тигез гомер итегез.

Нинди төшләр күрдем бүген —
Түгел инде исемдә.
Начальство бирер әле
Бер мактаулы исем дә.

Үзе тыйнак, үзе җыйнак,
Килешәдер зур туны.
Холкың алтмыш яшьләрдә дә
Шулай калсын ыштубы.
***
Кинаясен эзләмәгез –
Шуклык өчен язылды.
Болар бары такмак кына —
Юктан гына бар булды.
Такмакларны Инсур
Шәңгәрәев язды.
2.04.2001.