Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
ТАГЫН БЕР КӨН...
Менә тагын бер көн үтте, диеп,
И шатлана бәндә, сөенә!
Нинди шатлык?! Кирәк үкенергә
Үткән шушы матур көнеңә.
Тормыш, каһәр, шундый аяусыз ул –
Бар бит анда туу, бар үлем...
Мин үкенәм: гомер кыскарды бит –
Менә тагын үлде бер көнем...
2.03.2025, 13.03.2025
1) Мөсәнниф Инсур. Тагын бер көн... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 285 б.