Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ни кирәк соң тагын башка?

Дата написания: 
21 декабря 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Ни кирәк соң тагын башка?

Хезмәт итим әле халкыма, дип,
Төбәп җырлар язганым юк
(Язсам, йөрәгемә ут капканда),
Тумый икән – янганым юк.
Җыр килгәндә исә күңелемә
Каләм алмый калганым юк.
Шигырь һәм җыр үзең өчен генә
Языладыр ул, язылса.
Әгәр инде җырың укып халык
Рухы өчен нидер тапса,
Гомер бушка үтми, диеп уйла, -
Ни кирәк соң тагын башка?
20-21.12.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ни кирәк соң тагын башка? Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 11-12 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Ни кирәк соң тагын башка? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 98 б.