Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
ӨМЕТСЕЗМЕ, ШӘЙТАНМЫ?
“Шәйтан гына өметсез”, – дип,
Халык әйтә еш кына.
Әллә соң, дим, куркалармы –
Әйтәләр “чыш-пыш” кына.
Шәйтан, дисәң, шул каршыңа
Чыга, ди, бит, ышанам!
И, Ходай, син аралачы,
Араласаң, ялгышмам!
Әмма белмим, бу дөресме –
Кем икән ул өметсез?
Өметсез – ул диванамы,
Әллә инде хөсетме?
Шулай диеп әйтүчеләр,
Ялгышадыр, бу – ялган!
Дөресеме? Бу, минемчә:
Бер өметсез – шул шәйтан!
5.03.2025