Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Балта һәм сап

Дата написания: 
24 мая 2022

Инсур Мөсәнниф
БАЛТА ҺӘМ САП
Мәсәл диярлек

И мактанды яп-яшь балта:
«Мин тиз һәм шәп ярам, әнә,
Күпме әзер утын ята!
Кышка җитәр бу әрдәнә!»

Хуҗа саксыз селтәндеме –
Сабы сынды яшь балтаның.
Җирдә ята сап һәм балта…
Утын түмәр килеш калды.

Сапны утка ташладылар.
Балтадан чөй ясадылар,
Тимер чукмар* белән төеп,
Баш-түтәсен дә ярдылар
Һәм… чыгарып ташладылар
***
Фәһем алып, моннан нинди
Нәтиҗәләр, я, чыгарыйк?
Эш бетмичә, оран салып
(Балта да юк, сабы да юк),
Каш төзәтеп, күз чыгармыйк…

Сапсыз балта яра алмый,
Сап балтасыз тора алмый,
Бердәм, тату булалмасаң,
Бер эш алга бара алмый.
* Тимер чукмар – кувалда.
6-24.05.2022.
Уфа-Яңавыл.