Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Зыян юк

Дата написания: 
11 сентября 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Зыян юк

Зур зыян юк кайчак бераз гына
Гаугалашып, шаулап алганнан.
Дөнья шулай алга бара инде,
Гауга белән дуслык ялганган.
Зур зыян юк, фани дөнья малын
Өлгеррәкләр тартып алганнан.
Әрсезләргә, кайчак аяк чалган
Дус, дошманга хәтер калганнан.
Зур зыян юк, җан, тән ләззәтләре
Татылмыйча торып калганнан.
Сакланганны Алла саклар, диләр –
Җибәр, Ходай, изге фәрештәләр
Саклар өчен нахак-ялганнан.
9-11.09.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Зыян юк. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 18-19 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Зыян юк. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 113 б.
2) Шәнгәрәев Инсур. Зыян юк. Шигырь. “Яңарыш” (Удмуртия), 28.09.2001, №40.