Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әҗәл даруы

Дата написания: 
25 ноября 2020

Инсур Мөсәнниф
Әҗәл даруы
Шаяру

Беркайчан да булмаганча,
Яшәргә телим!
Эзләп әҗәл даруларын,
Кайларга җилим?!

«Андый дару бу дөньяда
Юк ул, юк, – диләр. –
Эзлиләр, тик табалмыйлар
Барлык галимнәр».

Бардыр атом бомбалары,
Гомерне өзәр.
Ә кайда соң дарулары
Үлемне җиңәр?

Инде шуны да тапмагач,
Кит инде, юләр,
Төшсен каты каһәрләрем
Сезгә, галимнәр!
25.11.2020

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Әҗәл даруы. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 41-42 бб.