Инсур МӨСӘННИФ
1 АПРЕЛЬДӘН СОҢ УЙЛАНУЛАР
Берсе әйтә – Көлке көне,
Икенчесе – Алдау көне...
Белмим кайсын сайларга да –
Аптырашта калган көнем...
Диваналар да шулай ук
Бәйрәм итә икән әле
Шук апрельнең тәү көнендә –
Һушкайларым киткән мәле!
Барысы да гади, ахры,
Бу бер көндә – өч халәттер:
Өстәгеләр алдый бирә,
Без көләбез – ни сәбәптер...
Алдаганга да көлгәнгә
Без барыбыз – диванадыр...
Дивана бит шундый инде –
Юк-барга да инанадыр...
Тик нигәдер... халык өчен
Көлке көне... бары бер көн...
Ә кемгәдер Алдау көне...
Өч йөз алтмыш
һәм биш көн-төн...
...Кемнәр нинди көнне сайлап,
Нинди халәт һәм сыйфатта
Үткәргәндер, мин күрмәдем...
Ә мин... сайлап өченчесен,
Үз көнемне билгеләдем!
1-5.04.2021
https://musanif.ru/page/1-apreldn-son-uylanular/1133
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. 1 апрельдән соң уйланулар. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 85 б.