Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
ЗАМАНЫНА КАРАП...
Совет чоры...
Кешеләр
Яшәделәр,
Эшләделәр
Кемнедер
Ал байрак итү өчен.
Бүген исә...
Кешеләр
Көн күрмиләр...
Эш эзлиләр
Кемнедер
Баерак итү өчен.
27.07.2024.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Заманына карап. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 263 б.