Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күпме Җирдә көннәрең?

Дата написания: 
16 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
Күпме Җирдә көннәрең?..

“Бары тик ул гына гаепле, ул гына!!!”
Булсын мәҗлес, яки гаетме* –
Әгәр хатын үлсә, ирне битәрлиләр,
Ире үлсә, хатын гаепле...

Кемдер бар гаепне эзли башкалардан,
Бары тик Ул түгел, Ул түгел!
Тик гаеп бүленә бар(ы)сына бертигез...
Шулай булган элек һәм бүген...

Нигә туа кеше ошбу гүзәл Җиргә?
Янә ничек таба үз парын?
Нигә гомер буе яши Туган якта,
Яки гизә барлык Җир шарын?..

Беркем берни әйтә алмый – нинди хәлләр,
Кемнәр очрый тормыш юлыңда...
Бары шуны әйтә алам, икеләнми –
Барысы да Аллаһ кулында.

Кат-кат әйтәм, мин дә белмим төгәл генә:
Ник киләләр Җиргә... китәләр...
Беләм бары: Аллаһ күпме гомер биргән –
Кеше яши Җирдә шулкадәр...
*Гает (гарәпчәдән) бәйрәм дигәне аңлата.
15-16.02.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Күпме Җирдә көннәрең? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 299 б.