Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кагылмагыз

Дата написания: 
03 апреля 2015
Заметка: 

Тормыш иптәшем Зәйнәп Мәжит кызы Шәнгәрәева (13.01.1961-20.07.2017) истәлегенә. Вафатына кадәр күпкә алдан язылса да, аның үлеме сәбәпләрен бик ачык аңлата кебек.

Инсур Мөсәнниф
Кагылмагыз

Бураннарның була төрлеләре...
Урманнарда, басу-кырларда.
Урам, кырда алар – күз ачкысыз,
Урманнарда исә – тынгандай...
Кеше күңеле дә шуңа охшаш –
Тыштан тыныч, эчтән давыллый.
Давыллаган күңел сиңа тими,
Үтә алсаң әгәр кагылмый.
Кеше күңелкәе – пыяла шул,
Сез тимәгез аңа – уалмас.
Бар дөньяга ачу, үпкә тотып,
Бураннарга кереп югалмас...
2-3.04.2015.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кагылмагыз. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 162 б.