Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
ЧИШМӘ ЗАРЫ
Мин ирекле булып туган идем,
Ирегемне минем будылар:
Дөньям чикләп, бикләп, өсләремә,
Сарайсыман будка кордылар.
Хәзер барысы да битлек кия –
Үз ишләре кебек иттеләр.
Суларымны мактап сөйләп, мине
Дүрт диварга ябып киттеләр...
Ишетсәм дә моңлы кошлар җырын,
Күрә алмыйм алар очканын;
Иртән чыккан Кояш нурларының
Чәчәкләрне назлап кочканын...
Төнен тулган ай да, йолдызлар да
Чылтыравым минем ишетми.
Чылтырамыйм, бары ыңгырашам –
Ничек түзсен җаным, күшекми...
Инде чишмә түгел, бары
Җирдән
Су саркылып чыккан тишек мин.
Әйтерсең лә, асып куелса да,
Сабый тирбәтмәгән бишек мин...
2-22.09.2020.