Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күсе елы афәтләре

Дата написания: 
30 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
КҮСЕ ЕЛЫ АФӘТЛӘРЕ

Күсе елы җитә, дигәч, бик нык куркып,
И дусларым, киткән идем куырылып!

Кара ел килерен күңлем сизде алдан...
Хәер, минем сизенүдән нинди файда?!

Хәтта кисәттем дә әле киң челтәрдә:
Әзер булырга кирәк, дип, хәтәргә!

Күсе – ул таш-тимердән тыш, барсын ашый,
Калганнарын оясына көн-төн ташый.

Бар да: “Күсе елы килә!”, – дип сөенде,
Бәхет вәгъдә иткәннәрне күккә чөйде!

Элек күсе авылларда каза иде...
Хәзер алар ел билгесе... кызык инде...

Килде кинәт бу дөньяның асты-өскә...
Табынмыйбыз нинди генә хәшәрәткә...

...Мин авылда үстем, колак сала идем,
Барсын күңел дәфтәренә яза килдем:

Аксакаллар ни хакында гәпләр кора?
Бу дөньябыз нинди, ничә каттан тора?

Гасырлардан килгән акыл шул картларда –
“Эстафета” нәкъ аларда туктап калган;

Хикмәт бабалардан килгән тәҗрибәдә:
Эвфемия* ни икәнен белмәсә дә,

Кара көчләр уянмасын, дип сакланып,
Алар ишетә күрмәсен, дип каранып,

Аларны исеме белән атамады,
Тапты башка чит-ят исем, атаманы...

Кайчаннандыр, әйтә алмыйм чорын,
Мөселманда дуңгыз түгел – “катыборын”!

Комакка да (китапча шул күсе инде,
Алар күпләп үрчемәсен өчен инде),

Җисеменә туры килгән сүз табылган:
Халык “озынкойрык” диеп “олылаган”.

Ә хәзер без күселәргә һәйкәл куйдык**,
Булган ярты акылны да тәмам җуйдык!

Күсе – котырына, барсын ташый, ашый,
Кешелек башына җитәм, диеп ярсый!

Нигә котырмасын – кем иң өлгер, шуның
Авызында... синең бөтен мал, байлыгың!

Күсе – котырына, “йота” икъдисадны,
Иңләп килә, “сүтеп-корып”, бар Җиһанны!

“Ник мин генә өндә?!”, – диеп, күсәк тотып,
Кешеләрне өннәренә кертте куып...

Урысларның бар бит байтак әйтемнәре –
“Уятма...”**, ди, исемен әйтмим, кемне әле?

Уяттык та... хәзер ничек куып кертик,
Әмма инде сабак алып, яшәп китик?

Моңа кадәр дә булды бит төрле афәт,
Тик сабак алмагач, килде тагын хәсрәт...

Грипп белән авырды шул ук дуңгыз, кош та...
Инде килеп җиттек коронавируска...

Дөнья хакимнәре дөрес юл тапмаса,
Бөтен дөньяга тик мин баш, дип мактанса,

Уйнау урынына онык-варис белән,
Уйнаудан һич туктамаса вирус белән,

Килеп чыгар әле коровавирус та,
Ябырылыр әле воронавирус та...
30-31.03.2020.

*Эвфемизм – тупас сүзне әдәплесе белән алыштыру; кара көчләр баш калкытмасын өчен аларны яшерен исем белән атау; кимерүче җәнлекләргә (шул исәптән күселәргә), үрчемәсен дип, башка исем тагу.
** Одессада (Украина) күсегә һәйкәл, ә Швециянең Стокгольм шәһәрендә аңа чын зурлыгында скульптура урнаштырылган, күсе кергән композицияләр башка урыннарда да очрый...
*** “Не буди лихо, пока оно тихо”, “Не поминай черта всуе” һ.б. күз уңында тотыла.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Күсе елы афәтләре. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 331-333 бб.