Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Көзге кыш

Дата написания: 
21 ноября 2021

Инсур Мөсәнниф
Көзге кыш

Календарьда әле көз генә бит...
Ә иртәнгә яткан кар юрганы...
...Күрмәгәнмен, чигәмә дә көмеш
Кайдан килеп сарыганын...

Нигә яуды карлар шулай иртә,
Миңа әле ике утыз гына...
Ник учагым пыскый, кабыналмый,
Нигә чыга төтен утсыз гына?

Яшь чактагы кебек, йокламыйча,
Төнлә күктән йолдыз саныйм әле.
Ромашкадай, календарьны ертып,
Бераз яшьлек юрап карыйм әле.

Агачлардан йолдыз коелганда
Юш килерме икән юраганым?
Гафу итеп барлык гөнаһларым,
Бирер микән АллаҺ сораганым:

Календарьда әле көз генә бит,
Чын кышка бит байтак әле,
Тик беразга булсын, тиле, юләр
Яшьлегемә кире кайтыйм әле?
18-21.11.2021.