Инсур МӨСӘННИФ
ХӘЛЛӘР НИЧЕК, ТУГАННАР?
Хәлең ничек, туганкаем,
Яшәргә көч җитәме?
«Ашауга карап», – дигән сүз
Җаннарыңны өтәме?
Хәлләр ничек, хәлләр ничек,
Хәлләр ничек, туганнар?
Уң аяктан торганнар һәм...
Сул аяктан торганнар?
Хәлләр ничек, хәлләр ничек,
Хәлләр ничек, туганнар?
Дөньялары түгәрәк һәм
Бәхетләре булганнар?
Хәлләр ничек, хәлләр ничек,
Хәлләр ничек, туганнар?
Салкында да тирләгәннәр,
Эсседә дә туңганнар?
Хәлләр ничек, хәлләр ничек,
Хәлләр ничек, туганнар?
Хатыннан уңмаганнар һәм
Хәләленнән уңганнар?
Син үзең соң ничек, дисәң,
Җавабым шул, туганнар:
Хәлем әйбәт, хәлләремне...
Сорашучы булганда!
Сорашучы булмаганда,
Хәлем шундый: әй, Алла,
Җир йөзләре яп-ялангач,
Мин юк кебек дөньяда!
20.06.2022, 28.08.2022, 8.08.2024.