Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Уфа чибәрләре

Дата написания: 
16 апреля 2019

Инсур Мөсәнниф
Уфа чибәрләре
Н.Нәҗмигә ияреп

Уфа студентлары...
Чиксез хыяллары,
Без — сөюгә туймас исәрләр.
...Уфа чибәрләре
Безне, сөйгәннәрен,
Кире кайта-кайта сөйләрләр.

Безнең йөргән чатлар,
Юллар, ерганаклар,
Соры тузан, соры үләннәр.
...Уфа чибәрләре
Безне, сөйгәннәрен,
Якты сагыш белән сөйләрләр.

Яшь чак ике килми,
Шәмнәр өрми сүнми,
Без язганны яшьләр көйләрләр!
...Уфа чибәрләре
Безне, сөйгәннәрен,
Инде онык сөеп сөйләрләр.
8-16.04.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Уфа чибәрләре. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 273-274 бб.