Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
АЛЛО!
Их, күрергә иде сине бер, дип,
Ут-ялкыннар йоткан чаклар булды.
Инде, имеш, син телисең икән...
Әмма сабыр канатларым сынды.
Бу хәлләргә инде йөз ел тулды...
Җете кызыл озак, әмма уңды...
Ничә кышлар узды... Хисләр туңды.
Саф хисләргә инде тутык кунды.
...Янганына үрт салдым. Дөрләп янды.
Инде соры көле генә калды.
Ул көлне дә, күрдем – җил тузгытты.
Һәр нәрсәнең була үз вакыты...
...Кая соң шул кесә телефоны!..
– Алло!
23.04.2022.