Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Баштанаяк киендергән

Дата написания: 
24 декабря 2017

Инсур Мөсәнниф
Баштанаяк киендергән

Озак еллар читтә йөргәч,
Әсматтәйнең* улы кайткан.
Фырт киенгән, муенына
Озын алтын чылбыр аскан.

Ирләр белән сөйләшкәндә
Мактанып та торды әле.
– Газизем бит – баштанаяк
Киендердем мин әнкәйне...

Күрде халык – ялган түгел:
Афәрин, юк әйтәсе дә:
Матур яулык һәм оекбаш...
Кидергән ул әнкәсенә.
* Әсматтәй (халыкча) – Әсма түтәй.
23-24.12.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Баштанаяк киендергән. Шигырь. “Тулпар”, 2018, №1 (гыйнвар-февраль), 79 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Баштанаяк киендергән. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 202 б.