Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Карт һәм егет

Дата написания: 
16 мая 2020

Инсур Мөсәнниф
Карт һәм егет

Көчле, гаярь бер яшь кенә егет
Хәлсез картны каты рәнҗетте:
Тизрәк алга үтү өчен аны
Этте, төртте һәм “дер” селкетте...
Усал сүзләр белән өркетте...

Әйтте шунда бабай тыныч кына
(Инде күпне күргән чал баш шул;
Хәер, туңбаш аны аңладымы –
Туңбашлардан туган туңбаш ул):

– Аллаһыдан күпме сорасам да,
И, егеткәй, бәлки, әй, балам,
Әйе, әйе, күпме үтенсәм дә,
Синең кебек инде булалмам.

Әмма әле синең барсы алда,
Күп хәлләргә анда тарырсың...
Мин яшәрмәм синең кебек... тик син
Менә минем кебек булырсың.
16.05.2020