Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БҮГЕН СИҢА АЛТМЫШ...

Дата написания: 
13 января 2021

Инсур Мөсәнниф
Бүген сиңа алтмыш...
(Тормыш иптәшем Зәйнәп Мәҗит кызы истәлегенә)

Бүген сиңа алтмыш яшь тулды… Сине Ходай алды да,
Әле булса йөрим томанда, кара пәрдә – алдымда:
Чыга алмыйм һаман җанымның Себер урманнарыннан,
Арына алмыйм кайгы дигән явыз ерткыч калдырган,
Һаман әле һич төзәлмәгән авыр яраларымнан.

Төшләремә дә кермисең син... Сәбәп нидә икән соң
(Ә бит уйламаган көнем юк)?.. Хәер, әйтәләр миңа:
Борынгыдан калган раслау бар (юанам, юләр, шуңа) –
Төшләремә кермисең, димәк, үпкәләми киткәнсең...
***
Янә борынгылар сүзедер: үлем юк – үкенечсез;
Җирдә дә бар Тәмуг... Улмы? Ул – аяусыз хәтеребез...
...Төрле бәндә бар бу дөньяда: киләдер я көләсе...
Тукта, син бит әле белмисең үзең ничек үләсең...
12-13.01.2021
Ссылка песни в исполнении З.М.Шангареевой.
https://ok.ru/video/407138339384