Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТАНЫШ КАРГА

Дата написания: 
24 апреля 2022
Заметка: 

Фото Инсура Шангареева (Мусаннифа).

Инсур Мөсәнниф
ТАНЫШ КАРГА

Әле таң да яңа гына атты,
Килеп җиткән тәрәз каршыма.
Әй, йөренә инде, һай, тәкәббер,
Казына да, үзе ашана.

Таныш карга – яз да, көз дә килә,
Җимле урын тапкан, ахрысы.
Җимле инде, мин бит күгәрченгә
Сибеп торам бодай, тарысын...

“Бер яхшыны күзәт, бер яманны”, –
Дия торган иде олылар,
Җим сипкәндә һич тә курыкмый ул,
Куа башкаларны – томшык бар!

Тәмуг кисәве бит, әй, тәкәббер –
Сәлам биргән идем, алмады...
Күз акайтып, кырын карады да,
Очып китте тагын каядыр.

...Кайбер кешеләр дә шулай, беләм,
Тумас борын синнән олыдыр...
Кирәк булсаң, сәлам бирә әле...
Кирәкмәсәң, син тик колсыңдыр...
24.04.2022.