Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яңавыл җыры

Дата написания: 
15 февраля 2000
Заметка: 

Инсур Шәнгәрәев фотолары.

Инсур Мөсәнниф
Яңавыл җыры

Башларыңны горур тотып
Күкрәп яшә, Яңавыл.
Бер көнләшсен, бер уфтансын
Барлык кала, бар авыл.
Бер күрсәң син Яңавылны
Йөрәкләрдә кала ул,
Мәңгелеккә кала ул,
Кала ул, кала ул, кала ул
Яңавыл.

Яңавылым, Яңавылым,
Авыл түгел, кала ул.
Чишмәләре суын эчсәң,
Йөрәкләргә дәва ул.
Бер күрсәң син Яңавылны
Йөрәкләрдә кала ул,
Мәңгелеккә кала ул,
Кала ул, кала ул, кала ул
Яңавыл.

Яңавылым урамнары,
Төз hәм тигез юллары.
Баскан җирдә ут чыгара
Кызлары hәм уллары.
Бер күрсәң син Яңавылны
Йөрәкләрдә кала ул,
Мәңгелеккә кала ул,
Кала ул, кала ул, кала ул
Яңавыл.

Яңавылдан читкә китсәң
Сагыш уты баса ул.
Йөрәкләргә, күңелләргә
Сүнмәс ялкын сала ул.
Бер күрсәң син Яңавылны
Йөрәкләрдә кала ул,
Мәңгелеккә кала ул,
Кала ул, кала ул, кала ул
Яңавыл.

Ташлама, син, Яңавылны,
Ятим итмә кырларны.
Туган як ул, сөйгән ярдай —
Ташламыйлар ярларны.
Бер күрсәң син Яңавылны
Йөрәкләрдә кала ул,
Мәңгелеккә кала ул,
Кала ул, кала ул, кала ул
Яңавыл.

Яңавыл дип бер җырласам,
Киңәядер күкрәкләр.
Җырларыңны горур яңгырат,
Китсен дөнья күкрәпләр.
Бер күрсәң син Яңавылны
Йөрәкләрдә кала ул,
Мәңгелеккә кала ул,
Кала ул, кала ул, кала ул
Яңавыл.

Сиңа таба җилләр иссә,
Искә төшә җанашым.
Сөю уты бер кабынса
Мәңге-мәңге яна шул.
Бер күрсәң син Яңавылны
Йөрәкләрдә кала ул,
Мәңгелеккә кала ул,
Кала ул, кала ул, кала ул
Яңавыл.
15.02.2000.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яңауыл йыры. Шигыр. “Йыйын” гәзите, 2016-6.
2) Мөсәнниф (Шәңгәрәев) Инсур. Яңауыл йыры. Шигыр. “Курай” гәзите, 30.12.2016 йыл, 6-сы hан.
3) Мөсәнниф Инсур. Яңавыл җыры. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 141-143 бб.